Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
3 ноябрь 2020, 16:35

ИГЕНЧЕЛӘР ДИНАСТИЯСЕННӘН

Төрешле авылыннан Стенниковлар гаиләсе ир-егетләрен ныклы ышаныч белән игенчеләр династиясе дияргә була, алар күп еллар дәвамында Фрунзе исемендәге хуҗалыкта эшли.

Төрешле авылыннан Стенниковлар гаиләсе ир-егетләрен ныклы ышаныч белән игенчеләр династиясе дияргә була, алар күп еллар дәвамында Фрунзе исемендәге хуҗалыкта эшли.

- Әтием колхоз тракторчысы иде, - дип сөйләде Олег Стенников, - сөрде, чәчте, җирдә оста эшли белде. Техниканы ярату, авыл һөнәренә ихтирам аннан миңа да күчте. Уйлавымча, авыл производствосында гади эшчәннәрдән күп нәрсә тора. Механизатор хезмәте һәрвакыт мактаулы булды. Әле дә шулай ук, өстәвенә бүгенге көндә басуларда һәм фермаларда эшләүче машиналар 10-15 ел элек булганнардан аерылып тора, алар белән идарә итү күңелгә рәхәт.

Монысы инде Олег Геннадьевич үзе турында сөйли. Соңгы 14 ел ул төягечтә - төрле төрдәге сибелүчән йөкләрне күтәрү, күчерү, транспорт чараларына төяү яки складка урнаштыру өчен тәгаенләнгән техникада эшли. Быел иске “DIECI” чит ил техникасына алмашка хуҗалык “JCB” фирмасының заманча машинасын сатып алган, ул шулай ук чит илдә җитештерелгән. Аны нәкъ менә Стеннкиовка ышанып тапшырганнар.

Без Олег белән очрашканда ул үзенең “корыч” атында ындыр табагында эш белән мәшгуль иде – автомобильләр басудан бер-бер артлы көнбагыш уңышын ташый, өлгереп кенә тор. Моңа кадәр ындыр табагына уҗым ашлыгы, аннары сабан бөртеклеләре һәм бөртекле-кузаклы культуралар китерелгән – бөртегенә кадәр барысы да водительнең оста куллары һәм тырыш төягече аша үткән.

Язын бу техникасыз шулай ук булмый: басуларга илтү өчен ничәмә тонна орлык, ашлама төялгән автомобиль әрҗәләренә! Монда водительнең эшлекле кәефеннән башка, техниканың тоткарлыксыз эшләве дә мөһим. Анысы өчен хуҗалыкта борчылмыйлар, чөнки беләләр: Олег Стенников нинди дә эшне тиешенчә башкарачак, бит ул авыл хуҗалыгы техникасында эшләүгә өч дистәдән артык ел багышлаган.

- Әти-әнием Төрешлегә күчеп килгәндә миңа бер генә яшь булган, – дип дәвам итте сөйләвен Олег. – Шулай булгач бу авылны мин бар күңелем белән яратам, аны үземнең кече туган җирем дип саныйм. Хуҗалыкта авыл һөнәрчелек училищесын тәмамлаганнан соң эшли башладым. Җитәкчелекнең ышанычын акларга тырыштым –“Т-150”, “МТЗ” тракторларында эшләдем, чәчүдә дә, урак эшләрендә дә катнаштым.

Стенниковларның ике кызы һәм улы бар. Уллары Стәрлетамак тармакара колледжында 4 нче курста укый. Әлеге вакытта Павел практикада, һәм техник-механик белгечлеге буенча теорияне “Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә, кайчандыр картәтисе хезмәт салган, хәзер әтисе эшләгән хуҗалыкта ныгыта. Күренә ки, Стенниковларның механизатор династиясе дәвам итә. Һәм бу бик мөһим, чөнки һәр кеше дә авылда эшли алмый. Бу хезмәт үзенчәлекле һәм үзенә аерым мөнәсәбәт таләп итә - очраклы кешеләр монда эшли алмый. Авыл кешеләренең үз җирләренә тугрылыгы, фидакарьлеге сокланудан тыш, тирән ихтирамга, һәм даими игътибарга лаек.

Ә алда эш белән тулы яңа көннәр – җыеп алынган уңышны уңышлы сату өчен тырышлык салырга һәм алдагы авыл хуҗалыгы сезонына әзерләнә башларга кирәк. Авыл эшчәннәренең һәр көне уңышлы булсын.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: