Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
6 ноябрь 2020, 13:45

РЕКОРДЛЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР – ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК

Ашлык җыю комбайннары операторы Илнур Инсаф улы Котлышин “Уңыш-2020” конкурсында җиңү яулады һәм “Лада-Нива” автомобиленә ия булды.

2020 ел уңышын урып-җыюда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл хезмәтчәннәре арасында үткән республика конкурсы тәмамланды. Ярышлар берничә номинация буенча узды, аларда Стәрлетамак районы хуҗалыклары вәкилләре дә аерылып торды.

Бүген аларның берсе – ашлык җыю комбайннары операторы Илнур Инсаф улы Котлышин турында сөйлибез.

Быелгы урып-җыю сезоны аның өчен чын-чынлап бәхетле булган. “CLAAS TUKANO 570” ашлык җыю комбайнында ул 1771 гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алган, 5102 тонна ашлык суктырган. Бу күрсәткечләр район күләмендә генә түгел, ә бөтен аграр республикада да рекордлы дип аталган.

“Уңыш-2020” конкурсы шартларына ярашлы, барлык җиңүчеләр дә “Лада-Нива” автомобиленә ия булды. Яңа автомобильләр ачкычларын алар республика башкаласында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткәндә алды.

- Мин, әлбәттә, шат һәм бәхетле, әмма минем җиңү – ул бөтен хуҗалык коллективының көйле һәм оешкан эше нәтиҗәсе, дип саныйм, - ди Илнур (без аның белән ул Уфага барыр алдыннан очраштык). – Биредә нәтиҗәле хезмәт өчен барлык шартлар да тудырылган. Минем комбайнга әле өченче генә ел, һәм бу уңайлы кабиналы, тиз һәм катлаулы булмаган көйләнешле менә дигән заманча техника.

Илнур Котлышин тумышы белән Стәрлебаш районыннан, бишенче ел инде Калинин исемендәге хуҗалыкта эшли. Тәҗрибәле механизатор, башкаручан һәм җаваплы хезмәткәр ул, мондыйлар турында “техника белән балачактан дус” диләр. Урып-җыюда ул үзйөрешле чапкычта һәм комбайнда, язгы һәм көзге чәчү вакытында аның кулларында “Борго” тракторы белән чәчү комплексы тынмый. Тәҗрибәле игенче икмәк басулары бушагач та эшсез тормый, “Т-150” тракторына күчеп утыра һәм салам ташуга керешә, кирәк булса, төягечтә дә эшли, фермада терлекчеләргә ярдәм итә.

Хуҗалык коллективында Илнур Котлышинны хезмәт сөючәнлеге, ярдәмчел һәм сайлаган эшенә битараф булмаганлыгы өчен хөрмәт итәләр.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: