Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
7 ноябрь 2020, 15:45

КЫШКА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНӘСЕҢ, АНЫ ШУЛАЙ ҮТКӘРӘСЕҢ

Уңыш турындагы көндәлек мәшәкатьләре белән җәй үтеп тә китте. Әмма аңардан соң авыл халкы өчен шулай ук мөһим булган чор җитте. Бүгенге көндә аларның төп бурычы – салкын кышкы айларда терлекләрне асрау өчен тиешле шартлар тудырып, шуның белән тотрыклылыкны тәэмин итүдән тыш, ит һәм сөт җитештерүне үстерү дә. Икенче төрле әйткәндә, бөтен авыл хуҗалыгы циклының уңышлы тәмамлануы терлекләрне кышлатуга әзерлекнең ничек оештырылуына һәм аның ничек узуына бәйле.

Уңыш турындагы көндәлек мәшәкатьләре белән җәй үтеп тә китте. Әмма аңардан соң авыл халкы өчен шулай ук мөһим булган чор җитте. Бүгенге көндә аларның төп бурычы – салкын кышкы айларда терлекләрне асрау өчен тиешле шартлар тудырып, шуның белән тотрыклылыкны тәэмин итүдән тыш, ит һәм сөт җитештерүне үстерү дә. Икенче төрле әйткәндә, бөтен авыл хуҗалыгы циклының уңышлы тәмамлануы терлекләрне кышлатуга әзерлекнең ничек оештырылуына һәм аның ничек узуына бәйле.

30 октябрьдә Без “Салават” агрофирмасы җәмгыятендә булдык, хуҗалык терлекчеләренең бу җаваплы чорга ничек әзерләнүләрен карадык. Баш ветеринария табибы, баш зоотехник вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Х.Вахитов гид ролен башкарды.

- Терлекчелек мәсьәләләрен хәл итү белән без көзге-кышкы сезонга кергәч кенә шөгыльләнә башлыйбыз, дип уйлау дөрес түгел, - дип аңлатты ул. - Хуҗалыкта бу эш ел әйләнәсенә алып барыла. Җәйге чорда терлекчелек биналары актив әзерләнә, сөт җиһазларына, су белән тәэмин итү һәм тирес чыгару системаларына ревизия һәм ремонт ясала. Азык әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Хуҗалыкта барлыгы 1073 баш мөгезле эре терлек бар. Быелгы кышлатуга маллар өчен җитәрлек сусыл һәм тупас азык әзерләнде: печән – 5 460 центнер, салам – 10 710 ц, сенаж – 36 680 ц, силос – 44 757 ц, фураж – 14 695 центнер.

Үрге Усылы ферма мөдире И.А.Әбдрәхимов сөт ташлаган терлекләр асралучы бинаны күрсәтте: “Тиздән алар бозауларга тиеш, шуңа күрә сыйфатлы ашатуга басым ясыйбыз. Алар рационында печән, концентрацияләнгән азык, фураж, сенаж бар. Ә сыерлар бозаулагач, утлыкларда сөтне арттыручы ингредиентлар өстенлек итәчәк”.

Бу корпуста 2012 елда зур реконструкция ясалган – стеналар күтәрелгән, түбә яңартылган, яктылык вентиляция конегы җиһазландырылган. Тәүлекнең караңгы вакытында өстәмә яктырту бар. Тирес чыгару өчен скрепер урнаштырылган, ул автоматик рәвештә кабына һәм сүнә – болар барысы да корпуста кирәкле микроклимат тудыра, биредә якты һәм чиста. Терлекчеләр Азат Идиатуллин һәм Алексей Фролов миксер белән әзерләгән азык терлекләргә тигез бүленүен, сыерларның туйганчы ашавын һәм һәрвакыт тук булуын күзәтә.

Түбәнге Усылы сөтчелек фермасында бозаулар абзары каралды. Ферма мөдире, тәҗрибәле терлекче Ф.Ф.Таипов әлеге вакытта малларның күпләп бозаулау чоры бара, дип сөйләде. Үрчем алу һәм аны саклау – мөгезле эре терлек көтүен арттыруга юнәлтелгән мөһим һәм җаваплы эш. Әле бинада быелгы 58 баш бозау бар (хуҗалык буенча барлыгы 120 бозау алынган). Аларны 6 ай дәвамында алдынгы бозау караучы Рәсимә Гыймалова тәрбияли, аңа Артур Фәсхетдинов, Әдһәм Мөхәррәмов (фотода) ярдәм итә – барысы да тәҗрибәле, үз эшләрен белгән терлекчеләр. Барлык мөгезле эре терлек фермада “урын буш-буш түгел” системасы буенча асрала: бозаулар, мәсәлән, профилакторийдан, түбәле һәм инфракызыл лампалы бүлеккә күчерелә, үсә төшкәч маллар арытаба күчә. Бушаган читлекләр чистартыла, дезинфекцияләнә һәм чираттагы яшь партия белән тутырыла. Бозаулар абзарында яшь терлекләрне тиешле күләмдә сөт эчертергә мөмкинлек бирүче сөт таксилары бар. Бозаулар бик теләп арпа фуражы, печән ашый, азык өстәмәләре алалар. Тиешле карау һәм дөрес ашату аркасында, Түбәнге Усылы фермасында бозауларның тәүлеклек артымы 1000 граммнан артык тәшкил итә.

Савым сыерлары асралучы корпуста сөтүткәргеч урнаштырылган. Дүрт төп һәм бер алмашчы савучы 198 сыерны хезмәтләндерә. Бүген уртача тәүлеклек савым югары түгел, чөнки сыерларның күп өлеше ташлаткан. Бәйдәге

малларны терлекчеләр Рөстәм Фәхретдинов, Зиннур Хисамов, Илдар Сәйфетдинов карый.

Сөт цехы кышкы чорда эшләргә әзер, анда барысы да санитар нормаларга ярашлы җиһазландырылган. Сыерлардан сөт торбалар буенча 3000 литрлы танкер-суыткычка бара, аннары озатуга китә.

Аранда асрау чорының уңышлы үтәчәгенә ышаныч бармы, дигән сорауга Р.Х.Вахитов уңай җавап бирде.

- Безнең җәмгыятьнең учредителе алышынгач та терлекчелеккә игътибар кимемәде, – диде ул. - Зооветеринария чараларын үткәрүгә, җиһазлар, инвентарь сатып алуга акча бүленә.

Фермаларда персоналга эшләү өчен барлык шартлар да бар - бу уңайлы көнкүреш бүлмәләре, җылы санузеллар, сыер савучыларны, мал караучыларны эш урыннарына һәм кире өйләренә илтеп куялар. Тупас азык, узган еллардагы кебек үк, фермаларга китерелгән, карлы кыш булган очракта, аларны малларның утлыкларына кертү кыен булмаячак. Керү юллары һәм ян-як территорияләр авыл хуҗалыгы предприятиесе техникасы белән һәрвакыт чистартыла.

Баш зоотехник вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренә караганда, хәзер хуҗалыкта нигездә симменталь терлек асрала, һәм 100 баш кына – кара-чуар. Терлекчеләрнең планнарында – малларны тулысынча сөтле токымга алыштыру. Моның өчен кирәкле база бар – саву залы эшли, корпуслар сөтүткәргечләр белән җиһазландырылган, ә иң мөһиме, тармакта тәҗрибәле кадрлар хезмәт сала. Түләмә, бруцеллез, лейкоз, котыру кебек йогышлы авыруларны булдырмау өчен, эпизоотик иминлекне тәэмин итү буенча башкарылучы эш мөһим роль уйный.

“Салават” агрофирмасы җәмгыяте фермалары буенча экскурсиядән алган тәэссоратлар начар түгел. Биредә малларны кышлатуга әзерлек башкарылганлыгы күренә. Әмма җитешсезлекләр дә бар – барлык кардалар да тирестән чистартылмаган, Түбәнге Усылыда ферма территориясенә вак таш түшәлмәгән. Хуҗалык терлекчеләренә савымнар кимәле, терлекләрнең баш саны кимүе һәм аны саклау буенча да сораулар бар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 ноябренә хуҗалыкта сөт җитештерү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9 процентка кимегән, ит үстерү күрсәткече 11 процентка төшкән. Мөгезле эре терлекнең гомуми саны 162 башка кимегән, шул исәптән 67 башка савым көтүе кимегән.

Сораулар бар, димәк, алда эш тә аз түгел. Кыенлыкларга карамастан, фермаларда хезмәт салучы гади эшчеләрнең кәефе өмет уята. Без сөйләшеп өлгергән кешеләрнең күбесе хуҗалык терлекчелегенең киләчәге бар һәм алар эшсез калмаячак дип өметләнә. Моның өчен кешеләр тырышып эшләргә һәм куелган барлык бурычларны үтәргә әзер.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: