Ринат Хәйруллинның зур булмаган предприятиесе көнбагыш маен җитештерү белән ике дистә ел диярлек шөгыльләнә. Бу продукция һәрвакыт сорау белән файдалана, бу исә бизнесны тәртиптә тотарга, ярдәмчеләрнең хезмәте өчен түләргә, кыскасы, планнар төзергә һәм үсешергә мөмкинлек бирә. Барысы да авырлыклардан курыкмый, максатлар куеп, аларга ирешә белгән башка күпләрнеке кебек үк башлана.
Техник училищены тәмамлаганнан соң Ринат Хәйруллин Стәрлетамакта машиналар төзү заводында токарь булып эшли. Предприятие гамәлдә булудан туктагач, арытаба ничек яшәргә һәм нәрсә эшләргә дип уйлана башлый. Бу хосусый фирмалар һәм вак индивидуаль предприятиеләр чәчәк аткан чак була. Фермерлык идеясын Ринат шунда ук кире кага, чөнки үзен игенче итеп күрми, әмма эше авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән бәйле булачак дигән карарга килә. Шулай 2002 елда көнбагыш эшкәртүдә махсуслашкан ИП Хәйруллин Р.Н. теркәлә.
Туганы Әнвәр белән туры килгән бина табалар (район Авыл хуҗалыгы химиясе территориясендә гараж итеп төзелгән бина), анда реконструкция үткәрәләр, җиһазлар урнаштыралар, шул исәптән төп җиһазларны – өч май сыгу прессын Украинадан кайтарталар. Башта бинаны арендалыйлар, соңрак аны сатып алалар. Тора-бара эшчеләр коллективы да арта. Хәзер биредә җиде кеше эшли, нигездә авыл егетләре – Яңа Отрадовкадан, Загородныйдан һәм Яңа Федоровкадан.
Үткән елда шәхси предприятие нигезендә авыл кулланучылар кооперативы оештырылган, аңа “Кояш тамчысы” (“Капля солнца”) дигән исем биргәннәр. Үз акчаларын да өстәп, дәүләт ярдәме кысаларында откан грантны производствоны камилләштерүгә юнәлткәннәр, көнбагыш орлыкларын киптерү өчен җиһазлар сатып алганнар.
Чималны урындагы фермер хуҗалыкларыннан алабыз, күрше районнардан да тәэмин итүчеләр бар, - дип сөйләде яңа булдырылган авыл кулланучылар кооперативы рәисе Р.Н.Хәйруллин. – Безнең производствода кулланылган процесс бер тапкыр салкын сыктыру дип атала. Май һуш исле һәм химиясез, файдалы килеп чыга, анда барлык витаминнар һәм аминокислоталар сакланып кала. Безнең продукциянең даими сатып алучылары бар, моннан тыш, көзге ярминкәләрне калдырмаска тырышабыз.
Ринат Нурлыгаян улы тагын бер мөһим нәрсәне билгеләде. Кайбер эшкуарлар үз эшләрен ачканда акча эшләүне төп максат итеп куя. Аның карашына, эш башлаучы өчен беренче урында хезмәтенең нәтиҗәсеннән канәгатьлек тою торырга тиеш. Яраткан эш күңелдә шатлык хисе тудырырга, кешеләргә файда китерүеңне аңлауны бирергә тиеш. Шуннан соң гына исемлектә акча эшләү билгеләнергә мөмкин.
Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.