Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
13 ноябрь 2020, 13:10

ГАИЛӘ БӘХЕТЕНЕҢ СЕРЕ НӘРСӘДӘ

Авылда һәр гаилә күз алдында. Барысы да диярлек бер-берсен яхшы белә: кайчан өйләнешкәннәр, әти-әнисе кем, ничә балалары бар. Первомайский авылында яшәүче Ивановларның зур, тату гаиләсе турында бары тик яхшы яктан гына сөйлиләр.

Авылда һәр гаилә күз алдында. Барысы да диярлек бер-берсен яхшы белә: кайчан өйләнешкәннәр, әти-әнисе кем, ничә балалары бар. Первомайский авылында яшәүче Ивановларның зур, тату гаиләсе турында бары тик яхшы яктан гына сөйлиләр. Гаилә башлыгы Игорь Анатольевич ике айдан 50 яшьлек юбилеен билгелиячәк. Авылдашлары аңа исем-шәрифе белән эндәшә, акыл белән эш итә белүе, тыныч холкы, хезмәт сөючәнлеге һәм җитди тышкы кыяфәте өчен хөрмәт итәләр. Аңа күпләр мөрәҗәгать итә - кемгәдер автомобильдәге төзексезлекне ремонтлау буенча киңәш кирәк, ә кемдер өй яки каралты төзү яисә ремонтлау буенча тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорый. Һәм беркемне дә җавапсыз калдырмый ул, чөнки И.А.Иванов зур

хезмәт стажына ия профессиональ водитель. Ул техниканы яхшы белә, гаиләсе өчен үз куллары белән өй төзеде, ихатада мал асрау һәм бакча үстерү эшләрен дә яхшы белә.

Ивановның тормыш иптәше Әлфия Рәфкать кызын йорт “директоры” диләр. Ул бик яхшы хуҗабикә һәм тугыз бала әнисе, аларның икесе – тәрбиягә алынган. Гаилә менә инде 22 ел тату гомер итә. Бу вакыт эчендә балалары үсеп җиткән: хәзер өйдә җиде хуҗабикә һәм өч ирегет. Игорь белән Әлфия гаилә учагы җылысын саклап-яклап яши, бер-берсенә терәк-таяныч булып, балаларын тәрбияли һәм аларны бик ярата.

Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә соң? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер. Кемдер яхшы эш һәм лаеклы хезмәт хакы барда гына уңыш була дип исәпли, кемдер бәхетне көйле барган көнкүрештә яки хезмәт карьерасында күрә. Ивановлар кеше ныклы гаиләсе, иртәгәсе көн турында уртак мәшәкатьләр, балалар һәм оныклар уңышлары белән бәхетле дип исәпли.

Зур гаиләләрне хәзер еш очратып булмый. Ә Ивановларныкы кебек, мәхәббәт һәм бер-береңне ихтирам итү хакимлек иткән, хезмәт һәм кушылган эш өчен җаваплылык тойган гаилә бигрәк тә сирәк очрый. Ивановларның балалары барына да әти-әнисеннән өйрәнә. Егетләр, әтиләре кебек, техниканы ярата һәм аның белән идарә итә белә. Шәхси хуҗалык зур тырышлык таләп итә - әле мал-туарга азык әзерләргә, әле ныклы аран эшләргә кирәк. Ихаталарында авыл хуҗалыгы эшләрен башкару өчен сабан һәм чапкычтан башлап пресс-җыйгыч белән автомобильгә кадәр барлык кирәк-яраклар да бар. Өйдә кызлар ярдәмләшә - әниләре белән бергә алар икмәк пешерә, сөт эшкәртә, шулай булгач өстәлләреннән каймак. эремчек, май өзелми. Һәр гаилә әгъзасына бакчада да эш җитәрлек, анда үзләре өчен кирәкле барлык яшелчә-җимеш үстерелә.

Алты ел элек Яшьләр урамы буенча яңа кирпеч йортта 11 кешедән торган Ивановлар гаиләсе өй туйлады. Монда барысы да уйлап эшләнгән – барлык уңайлыклар, балаларның үз бүлмәләре, зур өстәл торган иркен аш бүлмәсе, көнкүреш җиһазлары бар.

Тату яшәргә, мәктәптә өлгәшергә, хуҗалыкны бердәм алып барырга – зур гыйлем, һәм моңа Ивановларның балалары шулай ук әти-әниләреннән өйрәнә.

- Мәктәптән соң мин Первомайский совхозында авыл һөнәрчелек училищесына укырга кердем, - дип искә ала Игорь Анатольевич, - аннары армиядә хезмәт итеп кайттым да, водитель булып эшли башладым. Тормыш иптәшем сәүдә-кулинария училищесын тәмамлады, сатучы һөнәрен алды. Эшләде, әмма җиденче балабыз тугач, өй хуҗабикәсе булып калды. Ул бик тәмле пешерә, йорт хуҗалыгын алып бара, безнең барыбызны да игътибары һәм хәстәре белән уратып ала. Балаларның яхшы укулары, хезмәт сөючән булып үсүләре һәм барлык хуҗалык эшләрен белүләре – шулай ук безнең әниебәзнең тырышлыгы аркасында.

Ивановларның өлкән балалары зур инде, Себер тарафларында эшлиләр, әти-әниләренә оныклар да бүләк иттеләр – кызлары Диананың ике кызы бар. Уллары Олег – студент, ул БДУда укый һәм эшли дә. Калган дүртесе мәктәптә укый, әмма һәркайсының үскәч кем булачагы турында уй-ниятләре бар.

Ирле-хатынлы Ивановларның әти-әниләре турында әйтеп үтмәсәң, дөрес булмас, бит шушы яхшы гаилә парын алар үстергән. Игорьнең әти-әнисе гади авыл эшчәннәре булган. Әнисе Феня Николаевна әле дә Бәгәнәш авылында яши, аңа 75 яшь. Әлфиянең дә әнисе генә калган. Роза Хаҗим кызы күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, күренүенчә, аның балаларга карата мәхәббәте, аларны аңлый һәм аларга шатлана белү кызына да күчкән. Ивановлар туган йортларында еш булалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Оныклары да картәниләрен хөрмәт итеп тора.

Ивановлар гаиләсе үрнәгендә гаилә бәхете рецепты шундый була дип уйлыйм. Ул бик гади: ярата белергә, бер-береңне ихтирам итәргә, кирәк булса, гафу дә итәргә, бер-береңне саклап-яклап яшәргә. Шуңа өстәп – гаилә кыйм- мәтләрен сакларга һәм якыннарың белән горурланырга, авылча гади һәм ачык булып яшәргә.

Р.ВЛАСОВА.

Первомайский авылы.

Ю.НЕСТЕРЕНКО

фотолары.

Читайте нас: