Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
17 ноябрь 2020, 14:10

АВЫЛ ЭШЧӘННӘРЕ АЛЫНДА БАШ ИЯБЕЗ!

Быелгы ел җиңелләрдән булмады, әмма хуҗалыклар коллективлары куелган бурычларны лаеклы башкарып чыкты. Үткән җомгада үзләренең җаваплы хезмәтләре белән чираттагы авыл хуҗалыгы сезонының уңышлы тәмамлануына булышлык иткән производство алдынгыларын хөрмәтләделәр.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне безнең районда традиция буенча басуларда төп эшләр тәмамлангач, уңыш җыеп алынгач һәм маллар кышлатуга күчерелгәч билгеләнә. Нәкъ шушы вакытта авыл халкы бераз хәл ала һәм башкарылган эшләргә йомгаклар ясый, яңа перспективалар билгели ала.

Быелгы ел җиңелләрдән булмады, әмма хуҗалыклар коллективлары куелган бурычларны лаеклы башкарып чыкты. Үткән җомгада үзләренең җаваплы хезмәтләре белән чираттагы авыл хуҗалыгы сезонының уңышлы тәмамлануына булышлык иткән производство алдынгыларын хөрмәтләделәр.

Эпидемиологик хәлгә бәйле чара онлайн-конференция форматында узды – 20 авыл биләмәсе район Хакимияте белән элемтәдә булды, аларның һәркайсында тантана геройлары, хуҗалыклар җитәкчеләре җыелган иде. Җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре, җылы котлаулар белән җыелганнарга Хакимият башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, аның беренче урынбасары Л.С.Шәйхетдинова мөрәҗәгать итте. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең югары һөнәрманлыгы, аларның фидакарьлеге һәм сайлаган эшләренә тугрылыгы ихтирамга һәм танылуга лаек, дип билгеләнде.

Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте тракторчы-машинисты Александр Алексеевич Сморщек җирдә инде 38 ел хезмәт сала. Ул беренче генә буындагы игенче түгел – аның әтисе колхозда тракторчы булган, улына техникага карата мәхәббәтне, намуслы эшли белүне тапшырган.

Быелгы сезон Александр өчен уңышлы булган. Җиһазларны алыштырып, “Кейс” тракторында ул төрле кыр эшләрендә катнашкан – чәчкән, туфракны дисклаган, черемә тараткан, мал азыгы хәзерләгән. Һәм һәрвакыт алдынгылар исәбендә булган, һәр эшне билгеләнгән вакытта һәм сыйфатлы башкарырга тырышкан.

Тәҗрибәле механизатор кышкы чорда да эшсез тормый – башка маркалы тракторларда ул юлларны кардан тазарта, тирес чыгара. Коллективта аның турында: “Җаваплы хезмәткәр, ышанычлы кеше”, - диләр.

Александр Алексеевичның хезмәт бүләкләре дә күп – үзе эшләгән предприятиедән, районнан һәм төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан. Быел аның хезмәт дәфтәре тулыланды: агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен А.А.Сморщек Башкортстан Республикасы Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: