Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
20 ноябрь 2020, 13:40

ФЕРМАДА – КЫШКЫ КЫЗУ ЧОР

Маллар җәйге көтүлекләрдән фермалар түбәсе астына кышкы асрауга күчкән чор терлекчеләр өчен һәрвакыт җиңел генә түгел. Әмма кышлатуга барысы да әзер, азык җитәрлек булса, продукция җитештерү буенча күрсәткечләрнең үтәлүе өчен борчылмаска мөмкин.

Маллар җәйге көтүлекләрдән фермалар түбәсе астына кышкы асрауга күчкән чор терлекчеләр өчен һәрвакыт җиңел генә түгел. Әмма кышлатуга барысы да әзер, азык җитәрлек булса, продукция җитештерү буенча күрсәткечләрнең үтәлүе өчен борчылмаска мөмкин.

“Авангард” җәмгыятенең 2/2 санлы сөтчелек фермасы мөдире Геннадий Данилов әнә шулай фикер йөртә. Һәм бу гади генә сүзләр түгел. Фермада 10 ел эшләү дәверендә ул хуҗалыкта терлекчелеккә аерым игътибар бирелүенә инанды, чөнки аның продукциясе финанс чараларның тотрыклы чыганагы булып тора.

Быел да шулай булган, сыерлар иркен болыннарда йөргәндә, Услыбаштагы ферма биналарында эш кайнаган. Җәй эчендә савым сыерлар корпусы чистартылган, агартылган, андагы барлык металл конструкцияләр буялган, ветеринария-санитария чаралары үткәрелгән. Урындагы бозаулар абзары да тулысынча реконструкцияләнгән. Хәзер анда бозаулату бүлеге урнашкан, тирес чыгару транспортеры урнаштырылган, ә һәр яңа туган бозау өчен аерым уңайлы “бүлмә” җиһазландырылган.

– Безнең фермада 200дән артык савым сыеры бар, – дип сөйли мөдир, - аларның бер өлеше бозаулады инде, бүгенге көнгә 50 бозау алынды. Коллективыбыз зур түгел, барлыгы 15-16 кеше. Әмма һәркем үз эшен яхшы белә.

Иң югары күрсәткечләр, мәсәлән, машина белән сыер саву операторы Галина Патраевада булуын билгеләп үтте Геннадий Владимирович. Наталья Заплахова һәм башка савучылар да аннан калышмый – һәркайсының төркемендә 50шәр сыер. Терлекчеләр Геннадий һәм Леонид Кирилловлар, шулай ук бозау караучылар Зоя Кириллова һәм Валентина Патраева да яхшы эшли. Нәтиҗә буларак, үрчемнең сакланышы елдан-ел 100 процентка якын, бер сыердан уртача савым 6000 килограммнан кимеми.

“Авангард” җитәкчелеге бәяләвенчә, Г.В.Данилов тәҗрибәле хезмәткәр. Фер- мага эшкә килгәнче озак еллар җирдә эшләгән –

комплекслы бригада бригадиры булган. Ул җитәкләгән терлекчеләр коллективы быелгы кышлату чорын уңышлы үтәчәк, шуның белән җәйге азыкларда ирешелгән малларның продуктлылыгын, продукциянең сыйфатын киметмичә саклап калу бурычын үтәячәк.

Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы эшләгәне өчен һәм һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне уңаеннан “Авангард” җәмгыятенең 2/2 санлы сөтчелек фермасы мөдире Г.В.Данилов Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы

Читайте нас: