Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
24 ноябрь 2020, 17:40

БЕЛОВЛАРНЫҢ ВИТАМИНЛЫ “ГРЯДКА”СЫ

Быел яз Уфада республика Хөкүмәте һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган 30 нчы Халыкара “Агрокомплекс” күргәзмәсендә Косяковка авылыннан “Грядка” авыл кулланучылар кооперативы төргәкле яшелчә продукциясе өчен II дәрәҗә дипломга һәм көмеш медальгә лаек булды.

Быел яз Уфада республика Хөкүмәте һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган 30 нчы Халыкара “Агрокомплекс” күргәзмәсендә Косяковка авылыннан “Грядка” авыл кулланучылар кооперативы төргәкле яшелчә продукциясе өчен II дәрәҗә дипломга һәм көмеш медальгә лаек булды.

Кооператив Беловларның гаилә фермер хуҗалыгы һәм берничә шәхси ярдәмче хуҗалык нигезендә оештырылган. Көчләрен һәм җирләрен (аларның бер өлеше районнан арендалана) берләштереп, авыл эшкуарлары яшелчә продукциясен – кәбестә, бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, тәмләткеч үләннәр – үстерү, фасовкалау, саклау һәм сату белән шөгыльләнә. Үткән елда кооператив табыш китерүче проектлар программасы буенча грант алуга конкурс сайлавын үтте, 3 миллион сум күләмендә бүленгән акчалар матди-техник базаны ныгытуга юнәлтелгән.

Дәүләт ярдәме авыл эшкуарларына иртәгәсе көнне ышанычлырак планлаштырырга мөмкинлек бирә, дип исәпли кооператив рәисе Павел Белов.

- Элекке склад бинасына янкорма ясый алдык, анда суыткыч камера җиһазладык, эшне күпкә җиңеләйтүче төягеч сатып алдык. Хәзер үстерелгән продукцияне яңа уңышка кадәр саклый һәм сата алабыз. Сатып алучыларыбыз даими, экологик яктан чиста, үз җиребездә үстерелгән яшелчәләрне алуларын беләләр. Шуңа яхшы бәя дә бирәләр.

Фермер Белов яшелчә үстерү белән күп еллар шөгыльләнә. Бу эшне перспективалы, кешеләр өчен киркәле дип исәпли. Шуңа да аны үстерү өчен средстволар экономияләми. Хуҗалыкта йөкләр ташу өчен барлык кирәкле техника бар, яшелчәләрне беренчел эшкәртү һәм сортировкалау линиясе эшли, шулай ук төгәл чәчү чәчкече сатып алынган, кыр сезонында ул орлыкларның артык китүенә юл куймый.

Яшелчәчелек беренче карашка гына гади шөгыль кебек тоела. Чынында исә, ул бик күп белемнәр таләп итүче зур хезмәт. Павел Степанович белгечлеге буенча инжнер-механик, кайчандыр колхозда эшләгән. Ләкин бер көн килеп гаилә сайлау алдында калган: арытаба ничек яшәргә. Өстенлек күнегелгән һәм

мәңгелек җир эшенә бирелгән. Элек әти-әнисе белән дә күпләп бәрәңге, башка яшелчәләр үстерүләре, аларны базарда сатулары турында сөйли. Шулай булгач өйрәнелгән эш, ә инде күп нәрсәгә эш барышында өйрәнергә туры килүе – монысы, Белов фикеренчә, табигый процесс. Үз предприятиеләре үсешсен һәм алга таба бару теләге сүрелмәсен өчен.

Гадәтләнелгән борщ җыелмасыннан башка бүгенге көндә 100 гектардан ким булмаган бакчаларында Беловлар кыяр, ташкабаклар, суган, башка яшелчәләр үстерәләр. Заманадан артта калмый, сәламәт туклану өчен файдалы яшелчәләр белән шөгыльләнү нияте дә бар. Беренче тәҗрибәләре булган, дөрес, бигүк уңышлы түгел – “Айсберг” салаты көйсез культура булып чыккан. Тик менә Косяковка яшелчәчесе, күренүенчә, өметен өзми – арытаба да эш итәчәк, сортлар сайлаячак, уйланачак.

Быелгы авыл хуҗалыгы сезоны нәтиҗәләре буенча “Грядка” кооперативына һәм Беловларның гаилә предприятиесенә Стәрлетамак районының Мактау грамотасы тапшырылды.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: