Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
4 декабрь 2020, 18:30

ТЫЛ ЭШЧӘННӘРЕНӘ ҺӘЙКӘЛ КУЕЛДЫ

Түбәнге Усылы авылында “Тәгаен эшләр” программасы кысаларында Стәрлетамак районының барлык тыл эшчәннәренә һәйкәл ачылды. Аның Бөек Ватан сугышы фронтларында кан койган авылдашлар һәйкәле янында урнашуы символик булып тора. Яугирләр кебек үк, хатын-кызлар, картлар һәм балалар көчләрен кызганмый заводларда, басуларда һәм фермаларда эшләп фашист илбасарларын тар-мар итүгә өлеш керткән. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” – авыр канкойгыч сугыш еллары дәвамында эшчәннәрнең уйлары һәм эшләре уртак омтылышка буйсынган була.

Һәйкәлне ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, район ветераннар Советы рәисе Н.А.Миронов, Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары Р.Г.Кантимиров, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү идарәсе начальнигы П.Н.Шорохов катнашты. Алар мемориалга чәчәкләр салды һәм бер минутка тын калып якташларны хөрмәт белән искә алдылар.
Усылы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ю.Н.Вахитов авыл кешеләренә күркәм инициативалары һәм Җиңү өчен үзләрен аямаган данлыклы ата-бабаларыбызның батырлыгы турында истәлек саклаулары өчен рәхмәт белдерде.
Хәтерегезгә төшерәбез, бу елның башында Җиңү хакына тылда хезмәт салган якташларның истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Түбәнге Усылы авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Гөлзадә Гариф кызы Вахитова чыгыш ясады.Чарада ул да катнашты һәм идеясен хуплаган һәм тормышка ашырырга ярдәм иткән кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләре әйтте. Ул сугыш елларында авылдашларының фаҗигале язмышлары турында, чәчү өчен ашлык орлыгы артыннан Стәрлетамак элеваторына җәяү йөргәндә кешеләрнең юлда үлүләре хакында сөйләде. Үзенең педагогик эшчәнлеге вакытында Гөлзадә Гариф кызы ветераннар белән очрашкан, үзләре турында онытып, ал-ял белми, көне-төне эшләгән тыл эшчәннәре турында мәгълүмат җыйган. “Хәзер аларның истәлеге лаеклы рәвештә мәңгеләштерелгәч, минем күңелем тыныч булачак”, - ди Г.Г.Вахитова.
Стәрлетамак районында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларның истәлеген мәңгеләштерү буенча актив рәвештә даими эш алып барыла. Әмма Җиңүнең 75 еллыгы елында истәлекле урыннарны реконструкцияләү яңа импульс алды.
Бөек Җиңү өчен сугыш фронтларында каһарманнарча сугышкан яугирләр, шушы бөек көнне якынайту хакына тылда фидакарь хезмәт салган кешеләр турында онытмыйбыз һәм хөрмәт белән истәлек саклыйбыз!
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.
Читайте нас: