Ә төгәлрәк әйткәндә: “Кешелекнең икътисади һәм экологик иминлеге буларак бал корты” – “Апимондия” Халыкара умартачылык ассоциацияләре федерациясенең чираттагы 47 нче конгрессының темасы шулай яңгырый, ул 2021 елда Уфада үткәреләчәк дип планлаштырылган иде. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр аркасында чара 2022 елга күчерелде.
Алдагы форумның әһәмиятен ничек бәяләве һәм гомумән алганда бүгенге көндә авыл хуҗалыгының бу өлкәсе вәкилләренең ничек эшләве турында без профессиональ умартачы, төбәктәге иң эре бал җитештерүче, эшкуар Р.Т.РЕЗБАЕВ белән сөйләшәбез.
- Рөстәм Таһирович, дөньяның 82 иленнән ким дигәндә 120 умартачылар ассоциациясен берләштерүче “Апимондия” Халыкара ассоциациясе үзенең чираттагы җыелышын Башкортстан башкаласында үткәрергә карар итүе факты безнең төбәк өчен нәрсәне аңлата?
- Мондый масштабтагы нинди дә профессиональ чара кемнең мәйданчыгында үтә, шулар өчен бик мөһим. Безнең өчен бу үзебезне күрсәтергә, бал җитештерү һәм эшкәртү, бал кортларын асрау һәм дәвалау буенча яңа технологияләр белән тәҗрибә уртаклашу барышында казанышларыбызны күрсәтергә яхшы мөмкинлек. Билгеле ки, конгресс кысаларында традиция буенча ApiEXPO масштаблы күргәзмәсе үтәчәк, ул ким дигәндә 200 катнашучыны җыярга планлаштыра; 100 номинация буенча бал чемпионаты узачак. Делегатлар Башкортстан Республикасы умартачылык объектлары буенча техник турне ясау мөмкинлеге алачак.
Форум алдыннан республикада умартачылыкны үстерү ягыннан күп нәрсә эшләнә. Шартларның бәхетле туры килүе зур роль уйнады, дип әйтергә була – әлеге вакытта авыл хуҗалыгы министры булып энергияле, прогрессив фикерләүче кеше тора. Илшат Илдус улы Фазрахманов умартачылык белгечләре белән очраша һәм әлеге тармакны үстерү перспективасын ничек күрүләре, алга таба хәрәкәт булсын өчен беренче чиратта нәрсә кирәклеге турында фикерләрен тыңлый. Бу зур җентекле эш, чөнки 90 нчы еллардан бирле Авыл хуҗалыгы министрлыгында нигездә үсемлекчелеккә һәм терлекчелеккә исәп тоттылар, ә авыл хуҗалыгы тармагы буларак умартачылык дәүләт инстанцияләре игътибарыннан төшеп калды. Аппаратта умартачылык буенча белгечләр калмады – кыскасы, хөкүмәт ягыннан әлеге өлкә проблемаларына күп еллар игътибар булмады. Хәзер хәл үзгәрә, үткән ике елда республикада умартачыларга дәүләт ярдәме программасы эшләнде һәм гамәлдә, аның исәбенә умарталыклар яңа үсеш импульсы ала.
- Умартачылыкта, шул исәптән чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итүдә зур тәҗрибәгә ия булган белгеч буларак тармакның перспективасын Сез нәрсәдә күрәсез?
- Сүз бар гомеремнең эше турында барганда, мин битараф кала алмыйм. Республика умартачылыгын сәнәгать масштабында үстерергә кирәк дип исәплим. Сату һәрвакытта да умартачыларның төп проблемасы булганга күрә, бүген алынган продукцияне экспортлауга ориентир тотарга кирәк. Бу турыда үзмнең барлык элекке тәҗрибәмә таянып сөйлим. Бал кортлары безнең гаиләдә һәрвакыт булды, әтиемнең бәләкәй умарталыгы бар иде. Яшь чактан ук бал кортлары белән эшләп, мин умартачылыкны төп һөнәрем итеп сайладым.
- Үзегез турында сөйләгез әле.
- Уфада, студент-медиклар гаиләсендә тудым, вузны тәмамлаганнан соң гаиләбез Стәрлетамак районы Төрешле авылында төпләнгән, аннары Стәрлетамакка күченгән. Әтием СК дәваханәсендә табиб-травмотолог булып эшләде, әнием “Сода” производство берләшмәсе медсанчастендә терпавет булды. Мин исә, күрәсең, балачактан ук бал кортлары белән “авыр- гангадыр”, мәктәптән соң Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем һәм 1985 елда умартачылык буенча специализация белән зоотехник дипломы алдым.
Аннары барлык елларда да шушы өлкәдә эшләдем – башта Олы Теләк тәҗрибә станциясендә бал кортлары селекциясе буенча гыйльми хезмәткәр булып. Анда беренче тапкыр сәнәгать умартачылыгы проблемалары белән кызыксына башладым. Безнең тәҗрибә станциясе Рязань өлкәсе Рыбное шәһәрендәге Бөтенрусия умартачылык институтына буйсына иде. Мин тагын бер югары белем алырга карар иттем, шушы вузны тәмамладым һәм 90 нчы еллар ахырында Стәрлетамак районына кайттым. Шунда ук үземнең умарталыгымны үстерү белән шөгыльләнә башладым. Башта 10 умарта куйдым, кыска гына вакыттан соң алар якынча 60 булып китте. Минем предприятие төп үсешен 2007 елдан, умарталыгым 300 умарта гаиләсенә кадәр җиткәч алды.
Әлбәттә, җиңел булмады, һәм күпсанлы бал кортлары гаиләләрен сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәтләндерүне ничек оештырырга дигән төп сорау әледән-әле алдыма килеп басты.
- Аңлавымча, сәнәгать умартачылыгының нәрсә икәнлеген аңлату мизгеле килеп җитте.
- Әйе, сынаулар һәм хаталар юлы белән мин тәҗрибә тупладым һәм тиздән аңладым, безнең эштә иң гади нәрсә – һәвәскәр умартачылык (10-50 гаилә). Шуның белән бергә бал кортларын карауда гомуми методлар куллану да җитә. 20 гасыр башында АКШта һәм Канадада беренче тапкыр барлыкка килгән сәнәгать умартачылыгы югары хезмәт җитештерүчәнлегенә нигезләнгән эре умартачылык хуҗалыгын оештыруны күздә тота. Минем хуҗалыкта төп производство процесслары хезмәт җитештерүчәнлеге буенча АКШ һәм Канада фирмаларыннан калышмый. Мәсәлән, умарталарны паллетларда 4әр данә урнаштыру һәм төягечне куллану ике хезмәткәргә бер төн эчендә 400гә кадәр умарта күчерергә мөмкинлек бирә. Бүлү рәшәткәсе һәм һава өрдергеч куллану ярдәмендә бал алганда алты кеше бер эш көне эчендә 1000гә чаклы магазин алала. Авырлыкка күчереп исәпләгәндә – бу 15 тоннага кадәр бал.
Бал суырту линиясендә сменага 4 тоннага кадәр бал җитештерелә. Хәзерге вакытта минем хуҗалыкта 700гә якын умарта гаиләсе исәпләнә. Яхшы производство базасы булдырылды, экспортка бал эшкәртү һәм төргәкләү цехы төзелде. 2020 елда бал Канадага, Кытайга җибәрелде.
Экспорт партияләрен формалаштырганда, үзебезнең балдан тыш, безнең команда башка умартачылар белән дә эшли. Тәэмин итүчеләрдән бал сатып алганда төп шарт –импортер ил таләпләренә, беренче чиратта, продукциядә антибиотиклар калдыклары буенча туры килү. Алынган балның барлык үрнәкләрен без QSI немец лабораториясендә тикшерәбез.
70-80нче елларда кабул ителгән бал кортлары авыруларын дәвалау һәм профилактикалау алымнары инерция буенча әлеге вакытта да кулланыла, әмма хәзерге заманның үзгәргән шартлары исәпкә алынмый. Әгәр умартачы үз балын экспортка сату өчен тәкъдим итә икән, ул, беренче чиратта, үз умарталыгында антибиотиклар кулланудан баш тартырга тиеш.
Минем хуҗалыкта умарта кортларының йогышлы авыруларын профилактикалау зоотехник алымнарны җаваплы куллануга нигезләнгән.
Беренче чиратта, бу – иртә язда үрчем алу зонасын (оя зонасы) кыскарту һәм җылыту, умарта кортларының азык белән тәэмин ителүен контрольдә тоту, билгеле бер авыруларга бирешүчән имин булмаган бал кортлары гаиләләрен бракка чыгару (соңгы елларда минем хуҗалыкта бу барлык гаиләләр саныннан 1 проценттан артык түгел).
- Узган ел умарталарның күпләп һәлак булуы мәсьәләсен дә читләп узып булмый.
- Әйе, хәзер чәчүлекләрне химик эшкәрткәндә умарта кортларының һәлак булуы проблемасы беренче планга чыга. Аграрийлар яңа технологияләргә актив күчә, аерым саклау чаралары һәм пестицидлар таләп итүче югары табышлы авыл хуҗалыгы культураларын (рапс, горчица, көнбагыш) үстерүгә керешә. Яңа препаратлар составына керүче матдәләрнең күпчелеге бал кортлары өчен зыянлы булуы, умартачылар өчен генә түгел, ә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр өчен дә көтелмәгән хәл булгандыр бәлки. 2019 елда без шундый рентабельле культуралар чәчелгән басулар янында урнашкан авылларда җирле халык умарталыклары үлүе белән очраштык.
Хәзер яклар арасында үзара аңлашу һәм үзара хезмәттәшлек механизмын эшләү мөһим – аграрийлар умарталык хуҗаларын чәчүлекләрне эшкәртү вакыты турында кисәтергә, кулланыла торган препаратлар, аларның составы һәм зарарлы йогынтысы сроклары турында хәбәр итәргә, ә умартачылар, үз чиратларында, бу чорда үз бал кортларына хәвефсез шартлар тәэмин итү буенча чаралар күрергә тиеш.
– Бал кортлары – ул кешеләр сәламәтлеге өчен куркынычны күрсәтә алган лакмус кәгазе, диләр.
- Тулысынча килешәм. Бизнес бизнес белән, әмма шуны онытмаска кирәк, без барыбыз да имин мохиттә яшәргә тиеш.Умарта кортлары кешегә монда синең гомерең өчен куркыныч дигән сигнал биреп һәлак була.
Бу бик зур проблема. Монреальдә узган “Апимондия”дә, әйтик, бал кортларына пес- тицидларның йогынтысы, аларның авыруларга каршы торуга селекциясе, талпаннарга каршы торучанлыгы, шулай ук умартачылык продукциясен сату өлкәсендә фальсификацияне ачыклау һәм булдырмау кебек темалар тикшерелгән иде инде планлаштырыла. Бал кортларына пестицидларның йогынтысы – Русия һәм бөтен дөнья умартачылары өчен дә бик мөһим тема.
- Рөстәм Таһирович, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә шундый файдалы предприятиедә уңышлар, барлык планнарыгызның чынга ашуын телим.
Сорауларны Л.ПЫЛАЕВА бирде.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.