Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
15 декабрь 2020, 14:40

ТЕХНИКАНЫ ЯҢАРТАЛАР

Кыр эшләре сезоны тәмамланды. Аграрийлар өчен киләчәк уңышны хәстәрләү өчен хәзер иң кулай чор. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең техник яктан җиһазландырылуы авыл хуҗалыгы производствосы үсешен тәэмин итүче төп факторларның берсе булып тора.

Кыр эшләре сезоны тәмамланды. Аграрийлар өчен киләчәк уңышны хәстәрләү өчен хәзер иң кулай чор. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең техник яктан җиһазландырылуы авыл хуҗалыгы производствосы үсешен тәэмин итүче төп факторларның берсе булып тора.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, быел техника паркын яңарту буенча зур эш башкарылган. Милекнең төрле формаларындагы хуҗалыклар тарафыннан 280 миллион сумга авыл хуҗалыгы машиналары һәм аларга тагылма инвентарь сатып алынган: 147 миллион сумга – лизинг аша, шул исәптән 77 миллионга – “Росагролизинг” җәмгыяте аша, 133 миллион сумга – үз акчаларына.

“Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте эшчәннәре техниканы яңартуны үзләренең өстенлекле бурычы дип саный. Быел алар 40 миллион сумга якын суммага техника сатып алган, ел ахырына кадәр янә 10 миллион тотарга планлаштыра. Бу сан үткән сезонда техниканы яңартуга тотынылганнан өч тапкырга артык.

Фрунзелыларның паркы “Клаас” фирмасының “Ягуар” азык җыю комбайны, “Хорш тигр” культиваторы, “JCB” төягече, “Крон” пресс-җыйгычы, үзйөрешле “Кейс” чапкычы, шулай ук ындыр табагы һәм терлекчелек өчен җиһазлар белән тулыланды. Техниканың бер өлеше үз акчаларына алынган, нигездә – лизинг аша. Шулай, фрунзелылар “Росагролизинг” җәмгыятенең льготалы программасыннан файдаланып “Акрос-550” ашлык урып-җыю комбайнын һәм тагын ике берәмлек техника сатып алган. Әйткәндәй, “Хорш тигр” культиваторы өчен беренче түләү кертелгән, аның бер өлешен субсидия төрендә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы компенсацияли.

- Кыр эшләренең тизлеге һәм сыйфаты күп өлештә кулланылучы техникадан тора, - дип уртаклашты хуҗалык инженеры Фәнзил Гыйзәтуллин. – Аның торышын ничек карап торсак та, детальләрнең тузуы ватылу ихтималын арттыра, ә техниканың туктап торуы эш темпына һәм сыйфатына кире тәэсир итә.

Кагыйдә буларак, яңа техниканы иң тәҗрибәле механизаторларга ышанып тапшыралар. “Фрунзе”да Дмитрий Вихляев сынатмас дип исәплиләр: өр-яңа “Беларус-82,1” ышанычлы кулга эләккән. Авыл хуҗалыгында ул утыз елга якын хезмәт сала, техниканы бик яхшы белә. Шундый кадрлар аркасыда киләсе авыл хуҗалыгы сезоны уңышлы булыр дигән ышаныч бар хуҗалыкта.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: