Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
27 гыйнвар 2021, 16:00

КЫЮЛАРНЫҢ ХЫЯЛЫ ТОРМЫШКА АША

Андриан Михайлович атлар белән күптәннән кызыксына. Аның хуҗалыгында бу хайваннар һәрчак була. Тик бу эш белән җитди, сәнәгать масштабында диярлек шөгыльләнергә дәүләт ярдәме мөмкинлек биргән – узган елның июлендә авыл эшкуары 300 мең сумлык муниципаль грант откан. Бүлеп бирелгән акчага үзенекен дә өстәп, ул пресс-җыйгыч, ат үрчетүне үстерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алган. Бүгенге көндә Андриан Гавриловның крестьян-фермер хуҗалыгында 55 ат исәпләнә, ике нәсел айгыры бар.

Иксез-чиксез башкорт далалары. Безнең җирлек атлар үрчетү өчен бигрәк яхшы. Хәер, тарих күрсәткәнчә, биредә ат үрчетүчелек белән йөзләгән ел элек тә шөгыльләнгәннәр. Бүген дә атлар белән мавыгучы кешеләр юк түгел. Абдрахман авылында шәхси эшкуар Андриан Гаврилов бар, ул нигез салган фермер хуҗалыгы нәкъ менә ат үрчетүдә махсуслаша.

Андриан Михайлович атлар белән күптәннән кызыксына. Аның хуҗалыгында бу хайваннар һәрчак була. Тик бу эш белән җитди, сәнәгать масштабында диярлек шөгыльләнергә дәүләт ярдәме мөмкинлек биргән – узган елның июлендә авыл эшкуары 300 мең сумлык муниципаль грант откан. Бүлеп бирелгән акчага үзенекен дә өстәп, ул пресс-җыйгыч, ат үрчетүне үстерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алган. Бүгенге көндә Андриан Гавриловның крестьян-фермер хуҗалыгында 55 ат исәпләнә, ике нәсел айгыры бар.

- Мин һәрвакыт зур ат көтүе турында хыялландым, - ди Андриан Михайлович – бу грацияле, көчле һәм матур хайваннарны яратам, өстәвенә, хәзерге вакытта республикада атлар үрчетүгә аерым игътибар бирелә. Район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйковка аңлавы һәм ярдәме өчен рәхмәтлемен, бит ялгызың гына планнар төзеп, ә бигрәк тә аларга ирешеп булмый. Документаль озатуны Р.Р.Газизова җитәкчелегендә мәгълүмат-консультация үзәге белгечләре башкара. Авыл эшкуарларына битараф булмаган мөнәсәбәтләре өчен аларга рәхмәт.

Программа шартларына ярашлы, Андриан Гаврилов 2022 елга кадәр кымыз һәм ит җитештерүне оештырырга тиеш. Мондый перспектива фермерны эшкә көйли. Аның малларга азык әзерләү мөмкинлеге бар, моның өчен техник паркы – “МТЗ-80” тракторы, культиваторы, чәчкече, роторлы чапкычы, төрле төрдәге тырмалары, хәзер пресс-җыйгычы да бар.

Гавриловның уңышында шик юк. Ул җаваплы, хезмәт сөючән, бөтен гомерен туган авылына багышлаган кеше. Хәзер ул Абдрахман авылында староста, авыл Советы депутаты. Күп еллар Первомайский совхозында эшләде, терлекче, ат караучы, бригадир булды. Ул терлекләрне ярата һәм карый белә, чөнки хуҗалыкларында һәрвакыт мал-туар асралган, ә авыл кешесенә ул балалар үстерү, укыту, аларны тәэмин итү өчен яхшы ярдәм. Монда авыл тормышына тартылу гына түгел, ә авыл хуҗалыгы техникумында алган белемнәре дә ярдәм итә, Андриан анда зоотехник белгечлеге алган.

- Әти-әнием дә терлекчелек белән шөгыльләнде. Икесе дә Первомайский совхозының Октябрь бүлекчәсе сөтчелек фермасында эшләде, йорт хуҗалыгында да һәрвакыт мал-туар булды. Безнең гаиләдә сигез бала. Әти-әни безне хезмәттә тәрбияләде, һәркайсыбызның үз бурычлары бар иде. Шулай менә, барыбыз да гади крестьян эшенә хөрмәт белән яшибез.

Әйтергә кирәк, мәрхәмәтлелек, бер-берсенә ярдәмләшү – Гавриловлар гаиләсенә хас сыйфатлар. Ольга Родионовна һәм Михаил Артемовичның балалары чыннан да барысы да хезмәт сөючән, аларның үз зур гаиләләре бар, Людмиладан башка, барысы да туган Абдрахман авылында яшиләр, зур эшләрдә дә, кечеләрендә дә бер-берсенә булышалар. Кайсысы нәрсә төзесә дә, янәшәдә, һичшиксез, якын туганнары. Менә фермерлык эшендә дә Андрианга өлкән абыйсы Николай беренче ярдәмче булды. Ул совхозда механизатор булып эшләде, хәзер аңа 62 яшь. Көч бар әле, тәҗрибә дә җитәрлек, ди, ничек инде энесенә игелекле эштә ярдәм итмәскә.

Тормыш иптәше Айсылу Мансур кызы белән Андриан Гаврилов 32 ел бергә яши. Ул фермада сыер савучы булып эшләгән, ә соңгы берничә елда сәүдә бизнесында, төгәлрәге, шәхси “Лакомка” кибетендә эшли. Чит ил машинасы руле артында үзе товарлар алып кайтара, сәүдә итә - кыскасы, гаилә бюджетына үз өлешен кертә. Ике кызлары, Наталья һәм Лена, юристка укып, белгечлекләре буенча эшли, үзләре дә әни булдылар, әти-әнисенә оныклар бүләк иттеләр. Аларның берсе, 9 яшьлек Никита картәнисе белән картәтисе янында яши, урындагы мәктәптә укый һәм йортта йөргән кош-кортлары, мал-туары, бигрәк тә атлары булган Абдрахман авылын бик ярата.

Муниципаль грантның рәсми исеме түбәндәгечә яңгырый: “Бизнес үсешенең башлангыч стадиясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының планлаштырылган чыгымнарының бер өлешен финанс тәэмин итү максатларында субсидияләр бирү”. Грант буенча тиешле түләүне алу өчен, катгый шартларны үтәргә кирәк: кимендә 4 эш урыны булдырырга һәм ике ел дәвамында отчет биреп, аларның эшләвен тәэмин итәргә.

Безнең янәшәбездә шундый кыю, инициативалы кешеләр яшәве ничек әйбәт дигән уй килде. Тәвәккәл булу һәм сайлаган эшеңдә җайлап алга таба хәрәкәт итү өчен үз көчеңә күпме ышаныч, үз дигәнеңдә нык булу кирәк бит.

Р.ВЛАСОВА.

Автор фотолары.

Читайте нас: