Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
27 гыйнвар 2021, 01:10

СӘҮДӘ ФОРМАТЫ – АТНА САЕН

Шәхси һәм фермер хуҗалыклар ияләре үз продукцияләрен кулай бәяләр буенча сата алган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узган елның көзеннән башлап Башпотребсоюзның Стәрлетамак районара сәүдә базасы территориясендә (Ходайбирдин урамы, 85) үтә.

Шәхси һәм фермер хуҗалыклар ияләре үз продукцияләрен кулай бәяләр буенча сата алган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узган елның көзеннән башлап Башпотребсоюзның Стәрлетамак районара сәүдә базасы территориясендә (Ходайбирдин урамы, 85) үтә.

Элек авыл кешеләре сайлау алдында тора иде: итне, сөтне арзан бәягә алып сатарларга бирергәме, яисә вак товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә теләмәгән (аларга зур күләмнәр кирәк) сәүдә челтәрләренә үтеп керергә тырышыргамы, колхоз базарында да крестьянга бик шат түгелләр – анда үз сатучылары бар, кагыйдә буларак, шул ук алып сатарлар.

Хәзер башкача. Стәрлебаш районыннан шәхси хуҗалык иясе Зинфира, без аның белән үткән шимбәдә ярминкәдә сөйләштек, үзгәрешләргә бик шат. Районара сәүдә базасында сату җайлап җәелдерелә бара, дип исәпли ул, сатып алучылар арта, хәтта даими клиентлар да бар. Тормыш иптәше белән алар 15 башка кадәр мөгезле эре терлек асрый, сыер ите яхшы үтә, бигрәк тә бәйрәмнәр алдыннан. Бәяләр дә сатып алучыларга ошый – бер килограммына 330-350 сум.

Сәүдә итү белән Авыргазы районнынан килгән сатучы Юрий да канәгать. Менә инде 14 ел ул Стәрлетамакка ярминкәләргә үзе үстергән уңышны алып килә. СК мәдәният сарае мәйданында да, “Стәрлетамак-Арена”да да саттым, ди. Бар җирдә дә үз плюслары һәм минуслары бар. Районара базада ярминкәләрнең һәр шимбә үткәрелүе, урынның түләүсез булуы җәлеп итә. Сатып алучы бит үзебезнең шартларда үстерелгән табигый продукциягә өстенлек бирә. Бу юлы Юрийның өстәлендә тулы борщ җыелмасы иде – кәбестә (килограммы 20 сум), кишер, чөгендер (35 сум). Тозланган кәбестә дә бик яхшы үтә – аның бер килограммын ул 80 сумга бирә иде.

Янәшәдә туңдырылган каз түшкәләре (1 кг – 380 сум), бройлерлар – 280 сум. Дуңгыз итен 100 сумнан башлап (мотолыжкасына) алырга була иде, фарш өчен – 190 сум, сум ите – 250 сум.

Һәрвакыттагыча, ярминкәдә бал күп иде: юкә балын 500 сумга тәкъдим итәләр, чәчкә һәм карабодай балы өчен 100 сумга кимрәк сорыйлар иде.

Без сатып алучыларның берсенең фикере белән кызыксындык. Наилә Ширгазина: “Мин пенсионер, районара база янында яшим һәм һәр шимбә диярлек бирегә әйберләр сатып алырга киләм. Бәяләр ошый, иң мөһиме, үз акчама табигый продукция сатып алуыма ышанам. Авыл кешеләре намуслы, ярминкәгә сыйфатлысын гына алып килә, алар белән сатулашырга да була. Үткән килүемдә 330 сум белән ат ите сатып алдым, бүген 900 сумга 3 литрлы банка белән бал алдым, 1,5 литр сөткә 70 сум бирдем. Тик алып сатарлар йокламый – аларда бәяләр югарырак һәм хакларны төшермиләр. Авыл хуҗалыгы продукциясендә нәкъ менә аны үстерүчеләр акча эшләсен өчен, бу халык өчен кирәкле булган чараны оештыручыларга ярминкәләрнең ничек үтүен күбрәк контрольләргә кирәк”.

Үткән шимбәдә узган ярминкәне ит ярминкәсе дияргә була иде – 12дән ким түгел сатучы дуңгыз, сыер, кош-корт ите тәкъдим итте. Алар Авыргазы, Стәрлебаш, Ишембай, Әлшәй, Миякә районнарыннан килгән иде. Ә менә үзебезнең район вәкилләрен прилавкалар артында без күрмәдек диярлек. Бәлки башка вакытта килерләр, бит районара базада авыл хуҗалыгы ярминкәләре уңышлы урнашып китте һәм фермер хуҗалыкларыннан сәламәт табигый продукцияне үз итүчеләр дә арта бара.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: