Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
3 февраль 2021, 13:00

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ КООПЕРАЦИЯСЕ ГАМӘЛДӘ: РАЙОНДА СӨТ ЦЕХЫ ЭШЛИ

Стәрлетамак районында менә инде дүрт ай сөт эшкәртү буенча цех уңышлы эшләп килә. Ул Талалаевка авылында урнашкан. Җитештерүче – “Молочный дворик” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы. Сөт альянсына 11 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм Галина Егорованың фермер хуҗалыгы кергән. Кооператив 2020 елның 1 сентябрендә теркәлгән, рәисе – Егоров Андрей Витальевич.

Стәрлетамак районында менә инде дүрт ай сөт эшкәртү буенча цех уңышлы эшләп килә. Ул Талалаевка авылында урнашкан. Җитештерүче – “Молочный дворик” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы. Сөт альянсына 11 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм Галина Егорованың фермер хуҗалыгы кергән. Кооператив 2020 елның 1 сентябрендә теркәлгән, рәисе – Егоров Андрей Витальевич.
Цехта көн саен 500 литрга кадәр сөт эшкәртелә. Биналар һәм җиһазлар сөт продуктларын җитештерүгә куелган заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә. Шулай, озак пастерзацияләү ванналары, сәгатенә 1000 литр җитештерүчәнлекле сепаратор бар. Сүз уңаеннан, соңгысы район хакимияте биргән грант акчасына алынган. Ә икенче җиһазны сатып алуга средстволар дәүләт тарафыннан өлешчә субсидияләнгән.
Сөт цехын чимал белән төп тәэмин итүче булып Егорованың крестьян-фермер хуҗалыгы тора, анда 100дән артык савым сыеры асрала. Цех үзе – Егоровлар гаиләсенең казанышы. Анда идән ясау, плитка түшәүдән башлап җиһазларны урнаштыру белән тәмамлап, барысын да Галина һәм аның тормыш иптәше Андрей үз куллары белән эшләгән. Балалары һәм туганнары да бик нык ярдәм иткән.
- Җитештерү процессы сөт кабул итүдән һәм анализ өчен пробалар алудан башлана, - дип таныштыра цех белән Галина. – Арытаба пастеризация, аерту бара. Бүгенге көнгә җиде төр сөт продукциясе чыгарабыз: пастеризацияләнгән сөт, 3,2% майлылыктагы кефир, табигый йогурт, “снежок” эчемлеге, каймак (20% майлылыктагы), сөт өсте (60% майлылыктагы), эремчек (5% майлылыктагы).
“Молочный дворик” маркасы астындагы барлык продукция сертификацияләнгән, ясалма өстәмәләрсез һәм консервантларсыз, фәкать табигый сыйфатлы сөттән классик рецептлар буенча эшләнә, шуңа да срогы кыска. “Безнең бренд” V продуктлар ярминкәсе кысаларында “Иң яхшы продукт-2020” конкурсы йомгаклары буенча “Молочный дворик” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы пастеризацияләнгән сөт һәм каймак өчен алтын медаль һәм беренче дәрәҗә диплом яулаган.
Цех продукциясе пластик шешәләргә һәм контейнерларга тутырыла. Этикетка һәм төргәкнең стильле һәм инде танылып торучы дизайны
кооперативның аерым горурлыгы булып тора. Аны Егоровларның өлкән кызы Анна эшләгән. Кыз РФ хөкүмәте каршындагы Мәскәү финанс институты филиалында икътисадчы булырга укый. Икенче кызлары, Наталья, лаборант, ул “Молочный дворик” маркасы астында чыгарылучы продуктлар сыйфаты өчен җаваплы. Цехта Егоровларның бертуганының кызы Анна Мусатова да эшли, аның бурычы – әзер продукцияне фасовкалау.
Цехның сөт продуктлары Стәрлетамак районы территориясендә һәм Стәрлетамак шәһәрендә 20 сәүдә ноктасында сатыла. Арытаба кооператив сату итү географиясен киңәйтергә планлаштыра, чөнки “Молочный дворик” продукциясе сатып алучыларда кызыксыну уята һәм сорау белән файдалана.
▲ Сулдан уңга: Анна һәм Галина Егоровалар, Анна Мусатова

А.САРЫ.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: