Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
9 февраль 2021, 15:00

ЯХШЫ КӨНГӘ ӨМЕТ БЕЛӘН

Ничек яшисең, фермер?

Фәйзулло Зарифовның Кырмыскалы авылы читендә урнашкан фермер хуҗалыгында без Яңа ел бәйрәмнәреннән соң булдык. Билгеле ки, фермада ял көннәре юк: малларны көн саен саварга, ашатырга, карарга кирәк.

КФХ башлыгы сүзләре буенча, бүгенге көнгә мөгезле эре терлек саны 220 баш тәшкил итә, шул исәптән 80 савым сыеры, шуның белән бергә кара-чуар һәм симменталь токымлы маллар да бар. 100 баштан торган ат көтүе һәм үз ихтыяҗлары өчен бераз сарыклары бар.

- Кышлату әйбәт үтә, - дип аңлата фермер, - мал-туар ике корпуста урнаша, 4 карда җиһазландырылган. Төп кыенлык – азык базасын булдыру. Җир участогы булмау сәбәпле, мал азыгын сатып алырга туры килә. Ләкин бу мәсьәләне хәл итәргә өйрәндек. Быелгы кышка безгә 2,5 тонна сенаж, якынча 6 мең рулон печән һәм салам кирәк булды. Күрше хуҗалыклар басуларында урак тәмамлангач азык “рулонлыйбыз”, аны ферма янына китерәбез. Үзебезнең азык цехыбыз бар, анда ике сәгать эчендә арпа һәм бодайдан бер тоннага якын концентрацияләнгән азык алабыз. Кышкы чорда фермага шәһәр эшкәртү предприятиесеннән калдыклар китерелә.

Зарифов Ф.Ш. крестьян-фермер хуҗалыгы район территорриясендә 2011 елдан бирле эшли. Ул вакытта фермер үз акчасына 30 тана сатып алган, аларны Явнов исемендәге хуҗалыкның элекке ындыр табагы биналарында урнаштырган. Тора-бара мал саны арткан. Фермер хуҗалыгы нормаль эшләсен өчен кирәкле техника да – “МТЗ-82” һәм көрәкле “ДТ-75” тракторлары, шулай ук “ЗИЛ”, “КамАЗ”, йөк ташучы “Газель” автомобилләре сатып алынган.

Үсешкә даими күз төбәп, 2015 елда Зарифовның крестьян-фермер хуҗалыгы “Гаилә терлекчелек фермасы” программасы буенча грант откан, аның барлык средстволары, шуңа өстәп үз акчалары мөгезле эре терлекнең баш санын арттыруга һәм техник паркны киңәйтүгә юнәлтелгән – ул вакытта хуҗалык тагын бер “Беларус” һәм өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы инвентаре сатып алган.

КФХда дүрт эш урыны булдырылган, шул исәптән ике савучы даими эшли. Сезон вакытында килешүгә ярашлы көн саен түләү белән өстәмә эшчеләр җәлеп ителә. Ферма сөтүткәргеч белән җиһазландырылган, танк-суыткыч бар. Көн саен монда 900 килограммга кадәр сөт савыла, ул шәһәргә сөт комбинатына озатыла. КФХ башлыгының беренче ярдәмчесе һәм бригадир Хуршед Зарифов эшне оста оештыра һәм, фермада эшләүчеләр малларны ярата һәм балачактан алар белән эшләргә өйрәнгән, ди.

- Үгез елын лаеклы каршылыйбыз, - дип йомгаклады Фәйзулло Зарифов. – Бурычларыбыз юк, кредитлар алмыйбыз. Халыкның үтенечләренә җавап бирергә тырышабыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Безнең зур булмаган коллектив малларны яхшылап карауны тәэмин итә, моңа КФХда эшләгән һәр эшченең бер-берсен алыштыра алуы һәм югары җаваплылыгы булышлык итә. Бүгенге көнгә фермада якынча 40 бозау алынган, алар барлык кагыйдәләргә ярашлы яшь төркемнәре буенча клеткаларда асрала. Бу безнең ферманың иртәгәсе, ул бездә уңышлы булыр дип өметләнәбез.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: