Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
5 март 2021, 16:00

СӨТ РЕЙТИНГЛАРЫ РЕКОРДСМЕННАРЫ

Әле күптән түгел генә бер фураж сыердан елына 5 мең килограмм сөт савып алган савучыларны мактап “бишмеңчеләр” дип йөртәләр иде. Мондый күрсәткечләргә ирешү өчен чыннан да зур тырышлык күрсәтергә кирәк. Әмма Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятенең сөтчелек фермаларында бу чикне күптән үткәннәр.

Әле күптән түгел генә бер фураж сыердан елына 5 мең килограмм сөт савып алган савучыларны мактап “бишмеңчеләр” дип йөртәләр иде. Мондый күрсәткечләргә ирешү өчен чыннан да зур тырышлык күрсәтергә кирәк. Әмма Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятенең сөтчелек фермаларында бу чикне күптән үткәннәр. Николаевка авылы сөтчелек фермасында машина белән сыер саву операторлары бүгенге көндә бер сыердан җиде, сигез, хәтта тугыз мең литр сөт савып ала. Әгәр дә бер төркем сыердан еллык тулай савымны исәпләсәң, шунда ук күз алдына “сөт елгалары” килеп баса. 2020 елда иң югары күрсәткечләр осталар Зөһрә Рәшитова һәм Любовь Бауковада – һәркайсы 500 тоннадан ашу сөт сауган. Ел йомгакларына караганда ханымнар хуҗалык буенча беренче урынны хаклы рәвештә үзара бүлешкән. Алардан соң Анна Идиатуллина килә, аның еллык күрсәткече якынча 400 тонна тәшкил иткән.

Аңлашыла ки, монда яхшы эшләү теләге генә җитми. Производство бурычларын үтәү өчен, фермада барлык шартлар тудырылган, дип билгели савучылар. Сүз яхшы азык базасы һәм малларны тукландыру культурасының югары булуы турында бара. Сөт производствосының автоматлаштырылу дәрәҗәсе дә әһәмиятле роль уйный.

- Бу фермада 25 ел эшлим, - дип уртаклашты Любовь Баукова, - шушы вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрде. Терлекчелек корпуслары яңартылды, барлык авыр эшне механизмнар башкара. Элек минем төркемдә 30 сыер иде, чиләкләргә сава, сөтне ялгашка бушата идек. Хәзер бар җирдә дә автоматика, без сыерлар җилененә аппаратларны тоташтырабыз гына һәм шуның белән бетте – сөт торбалар буенча суыткыч сыешлыкларга агыла. Ә менә малларны ярату, аларга карата мәрхәмәтле булу, сабырлык элеккечә таләп ителә - хәзер мотлак булган санлы биркаларга карамастан, һәр сыерның холкын яхшы беләбез һәм элгәречә аларга кушаматлары белән Ягодка, Малинка, Милая дип дәшәбез...

Әйткәндәй, Л.С.Баукова узган ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Любовь Зөһрә Рәшитова белән парлашып эшли, икәүләп алар күп кенә малларны сава – һәркайсының төркемнедә 72шәр сыер. Көненә ике тапкыр шул кадәре үк сыерны Анна Идиатуллина да сава, ул икенче корпуста эшли, анда 300гә якын савым сыеры һәм дүрт кенә савучы.

Анна бу фермада чагыштырмача күптән түгел генә эшли. Аның гаиләсе ике ел элек Усылыдан Николаевкага күченгән. “Анда бозау караучы булдым, 20 көнлектән алып 3 айгача бозауларны карадым, - дип сөйли ул. – Җаваплылык зур, карамагымда 100 башка якын бозау була иде, һәр малкайны сабый баланы караган сыман карарга күнектем”.

Яңа урында Аннага машина белән сыер саву операторы эшен тәкъдим иткәннәр, берсүзсез ризалашкан. Тормыш иптәше Зөлфир дә фермада эш тапкан, Усылы сөтчелек фермасындагы кебек үк слесарь булып эшли, барлык механизмнарның көйле эшләвен күзәтә.

Ирле-хатынлы ике ул үстерәләр, ә торакны аларга хуҗалык биргән. Яшьләр, тырышлар, Калинин терлекчеләре коллективында үзләрен яхшы яктан күрсәтеп тә өлгергәннәр, биредә барысы өчен дә бер кагыйдә: намуслы эшләргә, билгеләнгән бурычларны үтәргә. Шул вакытта хөрмәт тә, төрле тормыш хәлләрендә хуҗалык ягыннан ярдәм дә була.

Алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы савучылары исәбенә керергә нәрсә мөмкинлек бирде, дигән сорауга Анна гади җавап кайтарды: “Эшем ошый, яхшы нәтиҗәләргә ирешәсем килә, бит никадәр сөт күбрәк һәм продукциянең сыйфаты яхшырак, шул кадәр хезмәт хаклары әйбәтрәк”.

Фермада кул эше юк диярлек, барлык процесслар механикалаштырылган, дип уртаклашты Анна. Иң мөһиме – коллектив яхшы. Хуҗалыкта барлык районга билгеле сөт производствосы осталары хезмәт сала, алар үз эшләрен яраталар һәм бар тырышлыкларын салалар, ярдәм турында нинди дә үтенечкә җавап бирәләр, киңәшләре белән булышалар. Бу Октябрь бүлекчәсеннән Зәүреш Ялгасова, Ирина Юлдашева һәм Лилия Ситдыйкова (Южный бүлекчәсе), Ульяна Рахмангулова (Северный бүлекчәсе), Рима Кононова (Веселый бүлекчәсе), терлекчеләр Юрий Юдин, Алексей Тянутов, Андрей Гуз һәм башкалар да сынатмый.

Күпчелек хатын-кызлар кебек үк эштән соң безнең героиняларыбыз йорт мәшәкатьләренә чума. Ике укучының әнисе Аннага өйдә күп нәрсә эшләп өлгерергә – тәмле аш әзерләргә, өйне җыештырырга, керләр юарга, балаларына дәресләр карашырга да кирәк. Любовьның да хуҗалыгында эш-мәшәкатьләре аз түгел – ихатасында мал асрый, димәк, иртән дә, кич тә эш җитәрлек. Шулай булгач, бер савудан соң икенчесенә кадәр аларның ял итү өчен вакытлары бик аз кала. Ә иртәгәсе көнне янә таң белән торып фермага ашыгырга кирәк, бит савучыларны анда түземсезлек белән малкайлары көтә.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: