Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
12 март 2021, 12:00

ОСТАЛЫКЛАРЫ ҺӘМ ИЗГЕЛЕКЛӘРЕ БЕЛӘН СОКЛАНДЫРАЛАР

Районда ферма эшчәннәрен хөрмәтләделәр

Гадәттәгечә, яз бәйрәме алдыннан районның гүзәл затлары котлаулар кабул итте. Бу көннең героинялары –әниләр, картәниләр, ветераннар һәм яшьләр. Мондый матур бәйрәмдә ферма эшчәннәренә аерым хөрмәт күрсәтелде, быел чараның форматы машина белән сыер саву операторларының гадәти слетыннан бераз аерылып торды. Бу юлы хөрмәтләү хуҗалыкларда узды, аларның һәркайсында район Советы һәм Хакимияте вәкилләре котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Муниципалитет башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков 5 мартта “Авангард” җәмгыятендә булды. Машина белән сыер саву осталары хуҗалык ашханәсенә җыелды. Җитәкчелек тырышкан, гүзәл затларга игътибар күрсәткән – алар өчен табын корылган, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт программасы әзерләнгән иде.

“Прогресс сезнең хезмәткә нинди генә җиңеллекләр китермәсен, ул барыбер авыр эш булып кала, - дип мөрәҗәгать итте авыл эшчәннәренә Ә.Р.Әбдрәфыйков. Сыер саву вакыты үзгәрми, һәрберегез хезмәтләндергән сыерлар саны арта. Әмма сез үзегезнең намуслы хезмәтегез белән һөнәри үрләрне яулый алуыгызны исбатладыгыз, шул ук вакытта сез гаилә учагын саклаучы булып каласыз, җәмәгать тормышында актив катнашасыз”.

Хакимият башлыгы җыелучыларны иң матур яз бәйрәме белән котлады, хезмәттәге уңышлары өчен машина белән сыер саву осталары Роза Клочковага, Ирина Герасимовага, Татьяна Степановага, Галина Патраевага һәм ясалма орлыкландыру буенча техник Маргарита Патраевага чәчәк бәйләмнәре һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Савучы Роза Клочкова, фермага эшкә урнашканчы күп еллар повар булып эшләгән, башта мәктәп ашханәсендә, аннары колхозныкында. Вакыт үтү белән яңа эшенең күңеленә хуш килүен аңлаган. Якыннарга, йорт хуҗалыгына күбрәк игътибар бирү мөмкинлеге туды, ди ул, кыскасы, һөнәрне алыштыруына үкенми. “Ферма коллективы җылы каршы алды, хуҗалык җитәкчелеге дә безнең турыда кайгырта: сменада өчәр кеше эшлибез. 110 сыерны хезмәтләндерәбез, көнгә 800 литр һәм аннан да күбрәк сөт савабыз. Җәен малларны көтүлекләргә чыгаргач, саву җәйге лагерьда уза. Югары күрсәткечләргә ирешү өчен фермада бөтен шартлар да бар”, - дип сөйләде “Авангард”ның алдынгы сыер савучыларының берсе булган Клочкова.

4 мартта бәйрәм чарасы Явнов исемендәге хуҗалыкта узды. Авыл эшчәннәрен котларга район башлыгы урынбасары С.В.Кизина килде. Ул авыл эшчәннәренә, машина белән сыер саву операторлары С.Ф.Дрюцкаяга (аңа Хакимиятнең Мактау грамотасы тапшырылды), М.Г.Шәңгәрәевага, С.Н.Максимовага хезмәтләре һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ферма мөдире В.И.Федоровага, бозау караучы Л.К.Фәхриевага да җылы сүзләр әйтелде. “Сез заманча шартлар булмаган җирдә дә уңышка ирешә алуыгызны раслаучы осталар гына түгел, ә якыннарына күңел җылысын өләшүче, тормышка ямь бирүче ягымлы һәм кайгыртучан әниләр дә. Сәламәтлек, шатлык сезгә һәм күңелегездә һәрчак яз булсын!” - диде котлау чыгышында районның баш зоотехнигы Р.Х.Габдуллин.

Явнов исемендәге хуҗалык эшчәннәрен котларга чәчәкләр һәм бүләкләр белән Казадаевка авыл биләмәсе башлыгы С.А.Чугунова килгән иде: “Кадерле хатын-кызлар, 8 Март бәйрәме белән! Төшенкелеккә бирелмәгәнегез өчен рәхмәт сезгә – нинди дә һава торышында, яңгырда да, буранда да сез үз малкайларыгыз янына ашыгасыз, намус белән эшлисез. Сезгә иң мөһиме – сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телим!”

Җитәкче Р.Т.Насыйров эшчәннәрне котлап, хатын-кызларның хуҗалык эшенә керткән өлеше бәяләп бетергесез, дип билгеләп үтте. Ферма, ындыр табагы, бухгалтерия, ашханә, производствоның башка участоклары хезмәткәрләре уңышлы нәтиҗәләргә ирешү турында кайгыртып, зур тырышлык белән эшли, моның өчен аларга зур рәхмәт.

Чара М.Аллабергенова җитәкчелегендә авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгатендә катнашучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Моңлы һәм шаян җырлар, матур шигырьләр тантана сәбәпчеләренең күңеленә хуш килде.

4 март көнне “Дружба “авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә дә (Пестровское бүлекчәсе) ферма хезмәтчәннәрен җылы тәбрикләделәр. Тантана хакимият башлыгы урынбасары Р.Б.Нигъмәтуллина котлавыннан башланды, ул хатын-кызларга җиңел булмаган хезмәтләре өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерде. Машина белән сыер саву операторлары И.Г.Айгулевага, О.Ф.Афанасьевага, Е.Н.Боевага, Т.Н.Григорьевага роза чәчәкләре бәйләмнәре һәм хакимиятнең Мактау грамоталарын тапшырылды. Бозау караучы Л.В.Степаненко һәм ферма мөдире А.А.Трубицина лаеклы рәвештә котлаулар кабул итте. Хуҗалыкның баш зоотехнигы П.Н.Никитин билгеләп үткәнчә, терлекчеләрнең тату коллективы катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ниятли, һәм инде алга китеш бар: бүгенге көндә фураж сыеры тәүлегенә уртача 23 литр сөт бирә, ә агымдагы елның беренче ике аенда – 1200 литрдан артык.

8 Март алдыннан хатын-кызларга ихлас котлау сүзләре районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында яңгырады. Чәчәкләр һәм бүләкләр, бәйрәм табыннары, үзешчән артистларның концертлары авыл эшчәннәренә шатлыклы елмаюлар һәм чын язгы кәеф бүләк итте.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: