Авыл тормышы
-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
19 декабрь , 09:33

Пони да ат бит

Ат спорты белән шөгыльләнү кешегә нәрсә бирүе турында “Фаворит” ат спорты клубы тренер-преподавателе Оксана Гыйльмиярова сөйли Безнең район территориясендә 2016 елдан бирле “Фаворит” ат спорты клубы эшли. Монда бер тапкыр булса да килгәннәр, әлеге гаҗәеп игелекле атлар патшалыгына кабат киләчәк.

Пони да ат бит
Пони да ат бит

Ат спорты белән шөгыльләнү кешегә нәрсә бирүе турында “Фаворит” ат спорты клубы тренер-преподавателе Оксана Гыйльмиярова сөйли

Безнең район территориясендә 2016 елдан бирле “Фаворит” ат спорты клубы эшли. Монда бер тапкыр булса да килгәннәр, әлеге гаҗәеп игелекле атлар патшалыгына кабат киләчәк. Чөнки биредә сезгә атларның тормышы ничек корылганын күрсәтәчәкләр, атларны сыйпарга, хәтта иярдә утырып йөрергә һәм алар белән фотога төшәргә рөхсәт итәчәкләр, ә тагын алар белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырачаклар һәм атта утырып йөрергә өйрәтәчәкләр.

- Оксана Александровна, безнең республикада ат спорты никадәр популяр?

- Бу Башкортстан мәдәниятенең мөһим өлеше, атлар төрле ярышларда, фестивальләрдә, сабантуйларда һәм фольклор бәйрәмнәрендә юкка гына аерым урын алып тормый бит. Өстәвенә ат үрчетүчеләр – мавыгучан халык, үз эшенең фанатлары дип әйтергә була. Мин, мәсәлән, өченче буында шундый кешемен. Әтием яклап картәтием ат абзарында бик шәп ат дагалаучы иде. Әти-әнием – күп кенә дәрәҗәле ат спорты ярышларында катнашучылар һәм җиңүчеләр: әтием “Агитатор” кушаматлы данлы орловский юртагында үз вакытында Бөтенсоюз дербиенда җиңде. Әнием Роза Гыйльмиярова – Башкортстанда атлы өч төр ярыш буенча беренче спорт мастеры, РСФСР җыелма командасына кандидат булган иде. Әйткәндәй, “Фаворит” клубын ул оештырды, һәм БДАУда укыганда биш ел чамасы мин аңа ярдәм иттем, ә хәзер үзем биредә тренер-остаз булып торам. Бөтен эшләремдә дә тугры ярдәмчем – ирем Антон.

- Клубның төп юнәлеше нинди?

- “Фаворит” клубы – ул Мариинский авылында 30 сотый җир. Анда ат абзары, ачык манеж һәм мал азыгы өчен склад урнашкан. Складта печән, солы, арпа, көрпә, витаминлы өстәмәләр саклана. Төп юнәлеш – атта йөрү. Бездә атлар күп түгел, ә шөгыльләнергә өлкәннәр генә түгел, бәләкәй балалар да килгәнгә күрә, зур булмаган (җилкә калкымына кадәр 155 сантиметрга чаклы), тыныч башкорт, уэльский токымнарына өстенлек бирәбез, понилар да бар. Әлеге кечкенә атлар экзотика өчен генә дип уйламагыз – пониларда йөрү ат спортының иң нәтиҗәле төре. Мәсәлән, соңгы ярышларда 15 стартның 10ысы безнең клуб спортчылары өчен призлы булды. Ат спорты ярышларын күзәтеп баручы һәвәскәрләр Мәскәүдә үткән “Пони-уеннар-2024” Бөтенрусия ярышларында безнең республиканы “Фаворит” клубының яшь җайдаклары тәкъдим итүен һәм 12 медаль алып кайтуын хәтерлидер. Иң кечкенә спортчы Эльза Сәлимҗанова кече төркемдә җиңүче булды, ул 3 нче урын яулады.

Быел октябрь аенда Мәләвездә “Тулпар” клубында ат спорты буенча Республика көненә һәм СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елына багышланган ярышлар узды. Призлы урыннар өчен 47 спорт пары (җайдак һәм ат) көрәште, шул исәптән Стәрлетамак районыннан. Аннан аз гына элегрәк Казанда пони классы атлары арасында конкур буенча Русия беренчелеге һәм Татарстан кубогы үтте. Анда без дә катнаштык – Юлиана Ярмөхәммәтова һәм Эльза Сәлимҗанова чыгыш ясады. “Изабелла” һәм “Пижон” кушаматлы атларда алар яхшы гына нәтиҗә күрсәтте.

- Ат спорты белән шөгыльләнү кешегә нәрсә бирә?

- Атлар белән эшләү – физик йөкләнеш кенә түгел, ә хайван белән эмоциональ бәйләнеш тә, һәм ул көннән-көн ныгый. Атларны тәрбияләп, балалар аның холкын аңларга өйрәнә, гомумән, ат спортында дисциплина төп роль уйный. Әгәр нәрсә дә булса дөрес бармый икән, моңа ат түгел, җайдак гаепле. Бу максатка омтылучанлыкны һәм оешканлыкны тәрбияли. Атка атланып йөргәндә мөмкин кадәр тупланган булу мөһим, бит ат белән идарә итү җиңел түгел: куллар да, аяклар да эшләргә тиеш. Бу спортта калучылар еш кына тормышта лидер була.

- “Фаворит”ка ничек язылырга һәм бу никадәр чыгымлы эш?

- Безнең клубка эләгү җиңел түгел. Бүгенге көндә чиратта икейөзгә якын кеше тора, ә көтү вакыты – ярты ел һәм аннан артыграк. Мәсәлән, шушы көннәрдә без 2024 ел декабрендә язылганнарны карадык. Балаларны 4 яшьтән башлап көтәбез. Әти-әниләргә шунда ук әйтәбез: клубта шөгыльләнү – озакка сузылган һәм гади булмаган эш, анда гамәли генә түгел, теоретик белемнәр дә каралган. Башта кешегә буена, авырлыгына туры килгән ат, амуниция сайларга, атларны асрау һәм ашату, ветеринария хисабы мәсьәләләре буенча консультация бирергә кирәк. Финанс өлешкә килгәндә, аңлашыла ки, бу арзанлы түгел. Сүз җайдак өчен экипировка (шлем, арканы саклаучы җайланма, перчаткалар, ботинкалр, краги һ.б.), занятиеләр өчен түләү турында гына бармый, бу тагын сәфәрләр, ярышлар да. Ата-аналарга без гадәттә копилка алып куярга һәм, мөмкинлектән чыгып, киләчәккә анда акча сала барырга киңәш итәбез.

- Азык сатып алудан, ветеринария хезмәтләндерүеннән тыш, клубка тагын нәрсәгә акча сарыф итәргә туры килә?

- Ат тәрбияләгәнне ярата. Һәр занятие алдыннан җайдак атны чистартырга тиеш. Бу җыештыру гына түгел, ә пычракны юк итү, амунициянең ышкылуын кисәтү, кан әйләнешен яхшырту һәм иң мөһиме – эш алдыннан ат белән җайдак арасында бәйләнеш булдыру өчен әзерлекнең мөһим өлеше. Бу процедура өчен махсус җайланмалар кирәк. Моннан тыш, безнең атларның стоматологы бар, тоякларын эшкәртү өчен даими рәвештә белгеч чакыртабыз – хайваннарның сәламәтлеге өчен маникюр һәм педикюр кирәкле.

- Атларның яраткан сыйлары нинди?

- Безгә экскурсиягә кайчак мәктәп укучылары, хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килә. Кайвакыт үзләре белән тәм-томнар алып киләләр. Шул сәбәпле һәрчак инструктаж үткәрәбез. Атлар рационы нигезендә тупас һәм концентрацияләнгән азык булуын, аларның печән, солы, үлән яратуын аңлатабыз. Кишер, алма, карбыз, банан яраталар. Иң мөһиме – колбаса яки шоколад ише аларга ярамаган ризыкны бирүдән тыелырга, ә яшелчә-җимешләрне төшләрен алып бирергә кирәк.

- Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, Оксана Александровна. Клубыгызга – уңышлар һәм чәчәк атуын, тәрбияләнүчеләрегезгә яңадан-яңа җиңүләр телибез!

Л.ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.

Фото “Фаворит” ат спорты клубыннан.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас