Аппаратчы һәм төзүче ничек яшелчәчегә әйләнгән һәм атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә ия булган?
Иртә яз яки кыш теплицага килеп кергәч, чын-чынлап гаҗәеп тойгы туа: биредә һава шактый гына җылына, ул июнь аендагы яңгырдан соң кебек җылы һәм дымлы.
Үрге Усылыдан шәхси эшкуар Зинур Вәлиев әйтүенчә, аның теплица хуҗалыгы инде 25 елдан артык эшли, кешеләрне яңа өлгергән витаминлы яшелчә продукциясе белән сөендерә. Һәм мондагы җир ниндидер үзенчәлекле булганга түгел, ә Вәлиев хезмәт сөючән һәм тырыш кеше булганга, фән буенча эшләгәнгә. Ел саен үзенең хуҗалыгында ул нәрсәнедер үзгәртә, камилләштерә һәм, барлыкка килүче кыенлыкларга карамастан, ирешелгәннәрдә туктап калмаска тырыша.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зинур Мөхтәр улы Вәлиев эшкуар сыйфатында тәүге адымнарын хәзер елмаеп искә ала. Ә башта, әлбәттә, бераз курку да булган. Гадәти эш кебек тоела: безнең җирлектә һәр хуҗабикә кыяр үстерә белә. Тик кыярларның бакчада түтәлдә үсүе бер эш, ә яшелчәчелекне гаиләң иминлеген тәэмин итүче һәм якташларга экологик яктан чиста, файдалы продукция бирүче төп эш итеп сайлау бөтенләй икенче нәрсә. “Шул вакытта тәүге банк кредитым барлыкка килде, 300 мең сум, - дип сөйли эшкуарлык эшчәнлеге ветераны. – Ул заманда бик зур акча. Бурычны вакытында каплатып бару зарур, ә моның өчен эшләргә дә, эшләргә кирәк иде. Җирле хакимиятләр ярдәм итте, үземә дә күп нәрсәгә өйрәнергә туры килде. Тәҗрибә үзләштерергә Туймазыга теплица хуҗаларына бардым, хәтта анда берникадәр вакыт эшләдем һәм алар белән әле булса элемтәдәмен, аларда үткәрелүче семинарларда катнашам”.
Гаилә эше
Эшкуарга, бигрәк тә авыл хуҗалыгында махсуслашканга, һәрвакыт ныкышмалылыгы, табигый тапкырлыгы һәм гаилә традицияләре ярдәм итә. Зинур Вәлиев авыл эшчәннәре гаиләсендә туган. Әтисе Мөхтәр Габит улы гомере буе Салават исемендәге колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләгән, әнисе дә колхозчы булган. Мәктәптән соң шәһәрдә һөнәри-техник училищеда укып чыгып, химия заводында эшләгән, аннары читтән торып төзелеш техникумын тәмамлаган булса да, улларының җирдә эшләргә теләвен әти-әнисе хуплаган. Эш башлаучы фермерга яңа эштә тормыш иптәше Ләйлә Әнвәр кызы да ярдәм иткән. Ул үзләре ачкан кибеттә мөдир булган. Аны ир белән хатын Үрге Усылыдагы ашханә бинасын сатып алып һәм ремонтлап, 2000 еллар башында кафе белән бергә ачкан. Вәлиевларның кече уллары Илдар үсмер чагыннан ук гаилә бизнесы белән кызыксынган, хәзер ул теплицада яшелчә җитештерүдә күп кенә мәсьәләләрне үзе хәл итә.
Вәлиевлар егерме сотый җирдән башлаган булган, үсемлекләргә шлангтан су сипкәннәр. Тора-бара теплица мәйданы арткан – бүген ул гектар ярым тәшкил итә. Тышкы яктан да барысы да үзгәргән. Элекке полиэтилен тарттырылган агач конструкцияләр урынына арка тибындагы тимер терәкле заманча теплицалар корылган: икесендә кыяр үстерелә, икесендә – томатлар. Тамчылап су сибү оештырылган. Мондый зур реконструкцияне сорау белән файдаланучы яшелчә продукциясен җитештерү күләмнәрен һәм уңдырышлылыкны арттыру максатында үткәрергә карар иткәннәр. Теплицалар газ белән җылытыла, моның өчен Италиядә җитештерелгән газ генераторлары урнаштырылган. Шулай ук чит илдә җитештерелгән, 7 ел эксплуатацияләү гарантиясе булган пленка кулланалар. Газ һәм электр челтәрләре алмаштырылган, үзләренең трансформатор подстанциясе төзелгән. Аңлашыла ки, сөйләве генә җиңел, ә модернизация үткәрүгә күпме көч һәм тырышлык салынган.
Гидропоникада үстерелгән кыярлар
Үрге Усылыда без 26 февральдә булдык. Вәлиевлар хуҗалыгында эш үз чираты белән бара иде. Зинур Мөхтәрович улы Илдар белән тәүдә кыяр теплицасына керергә тәкъдим итте, анда беренче тапкыр гидропоникада үстерү технологиясе кулланыла. Бу ысул теплицада яшелчә үстерүчеләрдә популярлык алганнан-ала, чөнки тамырларны билгеле бер һава температурасында һәм дымлылыкта туклыклы эремә белән тәэмин итү хисабына ел әйләнәсенә югары уңыш алырга мөмкинлек бирә. Ә корткычлар һәм авырулар белән ничек? Гидропоникада кыярлар контрольдә тотылучы мохиттә һәм туфраксыз үстерелә, бу үсемлекләрне авырулардан һәм гөмбәчекләрдән коткара, димәк, пестицидлар куллану минимальләштерелә яки бөтенләй кулланылмый.
Быел кыяр үстерү осталары бераз соңлаган, рассадага орлыкны тугыз көн элек кенә чәчкәннәр. Башта – минераль мамыклы пробиркаларга, ә без килгән вакытта бераз үскән рассада минераль мамык шакмакларына күчерелгән һәм дымны яхшы саклый һәм тамырларга кислород үткәрә торган минераль матларга урнашытырлган иде инде. Тамчылап сибү системасы һәр тамырны туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Бу теплицада барлыгы 5,5 мең төп бар, икенчесендә дә шул кадәр үк. Барлыгы 11 мең төп “Берн” сортлы кыяр утыртылган. Ямь-яшел яфраклы сабаклар шпагат шпалер буйлап өскә үрмәли, ә үсемлекләрнең нормаль үсеше өчен барлык параметрларны да компьютер көйли. “Гидропон ысул кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, - ди Илдар Зинур улы. Температура тиешледән югарырак яки түбәнрәк булганда, дымлылык дөрес билгеләнмәгән очрактагы кебек үк, үсемлекләр үсүдә калыша һәм корый башлый. Тамчылап су сибү, автоматик рәвештә ачыла-ябыла торган форточкалар – боларның барысы да яхшы, әлбәттә. Әмма кеше факторы барыбер саклана. Безнең теплицаларда сигез кеше эшли – барысы да бик тырыш. Узган ел ике теплицадан Стәрлетамак һәм якын-тирә шәһәрләрнең сәүдә челтәрләренә, шулай ук “Усылы” кибетенә 120 тонна кыяр озатылды, томат та сынатмады - 145 тонна җыеп алдык”.
- Яңа технология буенча уңыш тагын да югарырак булыр дип көтелә, тәүге кыярлардан кайчан авыз итәрбез?
- Гадәттә кыярның беренче уңышын 3-5 мартта, нәкъ хатын-кызлар бәйрәме алдыннан җыеп ала идек, - дип җавап бирә Зинур Мөхтәр улы. - Быел җылыту җиһазлары белән проблемалар аркасында бераз соңгарак калдык, 15-20 мартка өлгерәчәк.
Теплица хуҗасы үзен яхшы яктан таныткан брендны кулланучы намуссыз сәүдәгәрләргә зарлана: “Усылы кыярлары” этикеткасы астында еш кына чыгышы билгесез һәм сыйфаты шикле булган продукция саталар. Мондый факт Вәлиевнең кәефен кыра, чөнки бу конкуренция түгел, ә мошенниклык, ул теплицаларда бернинди химия һәм нитратлар кулланмаган, ә бары тик органик минераль ашламалар гына кулланган намуслы эшкуар репутациясенә суга.
Помидорны Вәлиевлар башка технология буенча үстерә. Үсентеләр минераль мамыктан торган шакмакларга күчерелә, аларны 50/50 пропорциясендә торф һәм карабодай кабыгы тутырылган озын капчыкларга урнаштыралар. Помидор үстерү – күп көч таләп итә торган процесс, монда кул хезмәте күбрәк. “Мануза” сорты 7 метрга кадәр үсә, шуңа күрә һәр куакны өскә сузылмасын өчен, рәт арасына сузып салырга кирәк, чөнки җимешләр авырлыгы астында (23 тәлгәшкә кадәр барлыкка килә) төп сабакка зыян килергә мөмкин. Теплицада помидорлар инде чәчәк ата, ә беренче уңыш 10-15 апрельдә көтелә. Бу теплицадагы помидорлар алсу төстә – эре һәм сусыл.
Муллык - үз хезмәтең белән
Планнар турындагы сорауга Вәлиев, әлбәттә, алар бар, дип җавап бирде, чөнки эшләү дәверендә ул җирле яшелчә продукциясенең кешеләргә ел әйләнәсенә кирәк булуына инанган, ә хәзерге катлаулы шартларда, базардан чит илнекеләр киткәч, ул тагын да күбрәк таләп ителә. “Без зур күләмдә сыйфатлы яшелчә үстерүче үзебезнең сәнәгать теплицаларына тиңләшергә генә түгел, ә алар сафына басарга омтылабыз, - дип уртаклашты Зинур Мөхтәр улы. – Хәтта энергия чыганакларына бәяләр арту, чит илнеке түгел, ә үзебездә җитештерелгән ышанычлы җиһазлар, дәүләт ярдәменең ныклы гарантияләре булмавы, ә еш кына нигезсез тикшерүләр булуы да үсешергә комачаулаган шартларда”.
- Әти-әниегез кебек үк, Сез дә җирдә эшлисез. Улыгыз яшелчәчелек эстафетасын кабул иткән, ә оныкларыгыз гаилә эшенә ничек карый?
- Оныкларымның бу эшкә чумуын теләмәс идем, - дип көлә Зинур Мөхтәр улы, - эшебез җиңел түгел һәм мәшәкатьле. Теплица даими рәвештә анда булуны, күп күнекмәләр һәм белем таләп итә. Тик нишлисең, Илдарның улы – ун яшьлек Марсель тәрәзә төбендә инде үсентеләр үстерергә маташа. Медицина системасы ярдәмендә тамчылап су сибүне оештырган. Малайның киләчәге нинди булыр, кем белә, әмма шунысы ачык аңлашыла: җирдә эшли белү кешегә үзен һәм гаиләсен туендыру мөмкинлеге генә түгел, ә яшәү көче һәм иртәгәсе көнгә ышаныч та бирә. Гаиләбезнең үз урынын табуына мин бик канәгать. Без “алып-сату” белән шөгыльләнмибез, эшлибез, муллыкка һәм иминлеккә үз көчебез белән ирешәбез.
Кече бизнеска, кагыйдә буларак, зур кыенлыклар юлдаш. Вәлиевлар моның белән бәхәсләшми, алар бу сүзләрнең дөреслегенә үз тәҗрибәләрендә инанган инде. Авыл эшкуарлары үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләсәң, даими рәвештә яңага өйрәнсәң һәм кешенең үз тамырлары белән көчле булуын онытмасаң, нинди дә кыенлыкларны җиңеп була, дип ышана. Асылда, Вәлиевлар теплица бизнесын туган төякләре хакына алып бара – азык-төлек иминлеген тәэмин итә, дәүләт казнасын тулыландыра, кешеләргә һәрвакыт эш бирергә әзер һәм авылда җәмәгать чаралары үткәргәндә иганә ярдәме күрсәтүдән, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына булышудан беркайчан да баш тартмый. Балаларының һәм оныкларының киләчәге турында уйлаган кеше башкача булдыра да алмый.
Л.ПЫЛАЕВА.
Г.БИКМӘТОВ фотосы.