

Лошак фермер хуҗалыгында язгы чәчү тәмамланып килә
Бераз булып торган яңгырлы чордан соң, район хуҗалыкларында кыр эшләре куәтләнеп китте. 4 май дүшәмбе көнне без Даниил Лошакның Константиноградовка авыл биләмәсе Боголюбовка авылында урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгында булдык.
2013 елда теркәлгән әлеге хуҗалык авыл хуҗалыгы культураларын җитештерүдә ирешкән уңышлары белән билгеле. Үзенчәлекле туфракка һәм климатка (Дәүләкән-Өршәк һава коридоры дип йөртәләр) карамастан, биредәге аграрийлар, 7 мең тоннага кадәр үсемлекчелек продукциясе җитештереп, ел саен мул уңыш җыеп ала. Биредә тәҗрибәле коллектив тупланган, төрле авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазлары белән тәкъдим ителгән техника паркы ел саен югары технологияле машиналар белән тулылана.
- Чәчү кампаниясен авралларсыз, оптималь агротехник срокларда башкарып чыгарга безгә алдан әзерләнү мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Даниил Иванович. – Ашламаларда экономияләмибез (бер гектарга 150 кг), куәтле техника сатып алабыз, фәкать элиталы орлык кулланабыз. Иң мөһиме, әлбәттә, механизаторларның осталыгы. Егетләр барысы да тәҗрибәле игенчеләр һәм хуҗалыкта тәүге генә ел эшләмиләр. Бу Василий, Сергей, Александр һәм Евгений Пилипенколар, шулай ук Илья Мамонов, Владимир Филонов, Александр Зверев – һәркайсы төрле техникада эшли ала, аларны яхшы белә һәм карап, саклап тота. КФХ составында берничә ел улым Александр да эшли. Ул нефть колледжын тәмамлады, бөтен техник мәсьәләләр бүген аның карамагында.
Иртә язгы кыр эшләрен тәмамлап, Лошак командасы районда беренчеләрдән булып (20 апрельдә) сабан чәчүенә төште. Хуҗалыкта сөрүлек җирләрнең гомуми мәйданы якынча 4 мең гектар тәшкил итә, 1 мең гектардан артыграгы – безнең районда, калганы күрше Әлшәй районында урнашкан. 4 майга хуҗалыкта сабан бодае мәйданы тулысынча чәчелеп беткән, арпа һәм солы чәчү дә тәмамланып килә иде (якынча 300 га чәчәсе калган иде). Аннары агрегатлар – рапска, аннан соң көнбагыш белән борчакка күчәчәк.
Даниил Иванович әйтүенчә, мондый расписание кадрлар яки техника җитешмәгәнлектән түгел – чәчү агрегатлары басуларда җир өлгерә барган саен һәм конкрет авыл хуҗалыгы культураларының характеристикасына карап эшкә керешә.
Бөртекле һәм сызма культураларны чәчү өчен Лошак хуҗалыгында “Борго” һәм “Хорш Маэстро” тибындагы биш чәчү комплексы бар. Аларның берсе – өр-яңа, шушы сезонга сатып алынган гына. РСМ тракторы белән бергә (әйткәндәй, ул да фермерның техника паркын күптән түгел генә тулыландырган) аны Александр Пилипенкога ышандырганнар, тиздән ул рапс чәчүгә чыгачак. Әлегә ул басуда тоташ химик утау үткәрелә – монда заманча игенчелек системасы No-till элементлары кулланыла. Бу система җиргә механик эшкәртү үткәрмичә (сөрмичә), орлыкны туры камыл калдыклары белән капланган, эшкәртелмәгән җиргә чәчүне күздә тота.
- Ләкин без “классика”дан бөтенләй баш тартмадык, - дип аңлата Лошак. – Күрәсезме, шулай ук рапс өчен тәгаенләнгән икенче басуда хәзер тырмалау агрегаты эшли, чәчү алдыннан җирне эшкәртә. Соңыннан чагыштырып карарбыз һәм безнең җирләрдә отышлырак булган технологияне сайларбыз.
Һәм тагын экономия турында, ашламага, техникага, химиягә хәзерге бәяләрдә ансыз берничек тә булмый. Бу елда Лошак хуҗалыгы Кытайда җитештерелгән ике йөк ташучы “FAW J6” машинасы сатып алган. Хәзер җитештерелгән продукцияне эшкәртүче предприятиеләргә ташу өчен читләргә түләргә туры килмәячәк – бу куәтле машиналарда үзләренең егетләре эшләячәк. Тагын бер яңалык: басуларны эшкәртү һәм ашлама кертү өчен Лошак тәүге мәртәбә агродрон куллана. Әлеге техниканы сатып алганчы, фермер, әлбәттә, барысын да исәпләгән, чагыштырган һәм тәвәккәлләгән: сиптергечкә һәм агродронга чыгымнар шактый гына аерыла, бит дрон дизельдә түгел, ә аккумуляторда эшли, димәк, хуҗалыкта ягулык экономияләнә. Яңгыр яуганда трактор басуга чыкмый, ә дрон үз бурычын уңышлы үти – эшкә киткән вакыт экономияләнә. Моннан тыш, оча торган ярдәмчене кулланганда, үсемлекләрне саклау чаралары һәм минераль ашламалар 30-40 процентка кимрәк сарыф ителә. Дронның тизрәк эшләве дә мөһим – бер чыгуда ул 3-5 гектар җирне эшкәртә ала.
- Без әле яңа технологияне сынап карыйбыз, өйрәнәбез генә, - дип уртаклашты Даниил Иванович, - актив файдаланганда әлеге техника үзен бик тиз аклар дип өметләнәбез.
Агродрон белән идарә итүне Стәрлетамак тармакара колледжының 2 нче курс студенты Тимофей Плетка ышандырганнар. Ул КФХ башлыгының туганының улы һәм җиңел булмаган игенче эше белән яхшы таныш, чөнки балачактан фермер басуларында ярдәмләшкән. Лошак крестьян-фермер хуҗалыгында җирдә эшләү ысуллары булачак агрономның күңеленә хуш килгән, һәм ул авыл хуҗалыгында заманча технологияләрне киңрәк кулланырга кирәк дип исәпли.
Фермер Лошак басулары буйлап экскурсия ахырына якынлашты. Күргәннәрдән бик яхшы тәэссорат калды. Даниил Иванович фаразлавынча, май уртасына язгы чәчү хуҗалыкта төгәлләнергә тиеш. Һәрхәлдә, коллектив моның өчен кирәк булганның барын да тырышып эшли.
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотолары.
Безнең белешмә. Даниил Лошак фермерлар нәселеннән, аның крестьян-фермер хуҗалыгы 2013 елда Стәрлетамак районы Боголюбовка авылында теркәлгән.
Эшне мөгезле эре терлек үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнгән әтисе, районның тәүге фермерларының берсе (“Ладья” КФХ) Иван Мефодьевич Лошактан калган 45 гектардан башлап җибәргән.
Бүген Лошак Д.И. крестьян-фермер хуҗалыгы милкендә 4 мең гектарга якын җир бар, коллективта 16 кеше исәпләнә. Хуҗалык бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм майлы культуралар орлыгы җитештерүдә махсуслашкан.
2019 елда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасын хуплау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Д.И.Лошак республика конкурсы җиңүчесе дип танылды һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өлкәсендә “Ел эшкуары” исеменә ия булды.