

Без Явнов исемендәге хуҗалыкта 15 майда булдык. Бу вакытта кыр агрегатлары бөртеклеләр һәм көнбагышның соңгы гектарларын чәчүне төгәлли иде. Хуҗалык җитәкчесе Руслан Насыйров әйтүенчә, басуда эшләр уҗымнарны тукландырудан, дым каплатудан һәм чәчүгә җирне эшкәртүдән башланган. Игенчеләр коллективы язгы кыр эшләре циклын оператив һәм сыйфатлы башкарып чыгуга алдан ук әзерләнгән.
Мәйданнар арта
- Бездә чәчү мәйданнары 500 гектарга артуга һәм җирне әзерләү өчен техник ресурслар һәм кешеләр таләп ителүгә карамастан, без шулай да оеша һәм быелгы язгы кыр эшләре стратегиясен дөрес кора алдык, - дип аңлатты Руслан Тимергалиевич. – Механизаторларыбызның осталыгы һәм универсальлеге аркасында, басуда эшләр өзеклекләрсез бара. Кыскасы, яхшы уңыш алуга өмет баглыйбыз: нигездә элиталы һәм суперэлиталы сортлы бөртеклеләр (бодай, арпа) орлыгы кулланабыз, бу елда дүрт төр көнбагыш гибриды сатып алдык. Алар югары уңдырышлы, корылыкка чыдам һәм вегетация чоры кыска – безнең җирлек өчен бу аеруча мөһим. Ашламаны экономияләмибез – бер гектарга тәэсир итүче матдәдә уртача 45 кг килеп чыга. Уҗымнарны тукландырган вакытта азотны бер гектарга кимендә 2 ц керттек. Гомумән, уҗымнарга аерым игътибар бүләбез: хәзер бездә 300 га чиста пар бар, аны шушы, һава шартларына бәйсез рәвештә тотрыклы уңыш бирүче культура өчен экшкәртәбез. Шул ук сәбәпле бу елда уҗым мәйданнарын 500 гектарга кадәр арттырырга карар иттек.
Техника яңартыла
Насыйров крестьян эшен яхшы белә. Ул җитәкчелек иткән хуҗалык ел саен яхшы уңыш җыеп ала. Тармакта күп еллар хезмәт салганы өчен аңа Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме юкка гына бирелмәде. Кешеләр аны ихтирам итә, ул үзе дә хезмәткәрләр өчен нормаль шартлар тудыруга күп игътибар бүлә. Мәсәлән, механизаторларга иске техника белән азапланырга туры килми – чагыштырмача зур булмаган хуҗалыкта барлык кирәкле заманча авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазлары бар. Өстәвенә техника паркы ел саен тулылана. Моның өчен үз акчаларын да кулланалар, “Росагролизинг” аша да. Быел 23 миллион сумга “К-739” тракторына тагыла торган яңа “Диас-8” дискаторы (хәзер алар хуҗалыкта ике), көнбагыш камыл калдыкларын ваклау өчен җиһаз сатып алганнар. Тиздән “Акрос-585” ашлык урып-җыю комбайны кайтып җитәчәк, ә киләсе язга быел көз “Amazone” фирмасының “Primera DMC” чәчү комплексын сатып алу планлаштырылган. “Югары җитештерүчәнлекле, туфрак өчен энергия саклагыч техника сатып алырга тырышабыз, - дип өстәде җитәкче, - шул ук вакытта комфорт турында да онытмыйбыз: хәзерге “Кировец” тракторлары кондиционерлар, “ГЛОНАСС” навигация системасы, механизаторларның эш шартларын шактый гына җиңеләйтүче автопилот белән җиһазландырылган. Моннан тыш, басуда эш иртәдән кичкә кадәр оештырылган – бернинди дә төнге сменалар юк, моның өчен һәр механизатор үзенә ышандырылган техниканы карап тотарга, вакытында техник хезмәтләндерү үткәрергә тырыша, кирәк икән, аны үз куллары белән ремонтлый ала”.
Хезмәтчәннәргә – лаеклы шартлар
Әйтелгәннәргә өстәп, чәчү һәм урак вакытында механизаторларга һәм водительләргә кайнар төшке һәм кичке ашлар туп-туры басуга китерелә. Һәр кыр сезоны нәтиҗәләре буенча иң яхшылар (Явнов исемендәге хуҗалыкта – барысы да) “Янгантау” шифаханәсенә юллама белән бүләкләнә. Хуҗалык үзенең хезмәтчәннәренә мал-туарлары өчен азык белән дә булыша, кирәк икән, техника бирә. Шуңа күрә биредә тотрыклы коллектив тупланган. Егетләр әйтүенчә, Насыйровта яхшы эшләсәң, читтәге бернинди зур акча да кызыктырмаячак. Мәсәлән, Ринат Тахтагулов үзенең “МТЗ-82” тракторы һәм “СЗ-5,4” чәчкече белән арпа чәчүне тәмамлап килә. Аннан соң чапкыч тагачак һәм печән хәзерләүгә чыгачак, аны рулон ташыгычта басулардан фермага ташыячак, ә кышын терлекчелектә тырышып эшләячәк. Аның белән бергә икенче “универсал” – тәҗрибәле һәм җаваплы механизатор Назыйр Ямлиханов эшли. Орлык белән ашламаны “КамАЗ”да Рәзил Хаматов ташып тора. Хуҗалыкта ул дүртенче ел эшли, әмма үзенең тырышлыгы һәм зур җаваплылыгы белән кыр эшләрендә катнашучыларның ихтирамын яуларга өлгергән. Чәчү тәмамлангач, автомобиленә зур сыешлык урнаштырачак һәм басуларда химик утау белән шөгыльләнүче агрегатларны су белән тәэмин итеп торачак. Ул бар җирдә дә өлгерә һәм бервакытта да сынатмый: урак вакытында көндез ындыр табагына ашлык ташый, ә төнлә уңышны элеваторга илтә.
30 гектар мәйданлы басуда без Рәмзис Шахмаевның агрегатын күрдек – “К-739” тракторында дискатор ярдәмендә ул көнбагыш чәчү өчен җир эшкәртә иде. Бу кешене дә безгә тәҗрибәле, үз эшен яхшы белән, күпкырлы белгеч буларак тасвирладылар – ул дым каплатканда, дисклаганда, сөргәндә трактор белән дә оста идарә итә, кирәк булганда, кулына эретеп ябыштыру аппаратын да ала. “КПМ-12” культиваторы тагылган “К-739” тракторында Илдус Шахмаев арпа чәчү өчен 60 гектарлык басуны эшкәртә иде. Кызу эш вакытында ул механизатор, ә гомумән – хуҗалыкның баш инженеры. Без аны эшеннән бүлдереп тормадык – агрегат бертуктаусыз басу буйлап эз артыннан эз үтә иде. Көнбагыш чәчү барган басуда “МТЗ-1221” тракторында Андрей Иванов һәм зур тәҗрибәгә ия водитель Сергей Ефимов шулай ук җаваплы эшли иде. Кыр эшләрендә катнашучыларның бөтен тырышлыгы бер максатка юнәлдерелгән – язгы чәчүне бүген-иртәгә төгәлләргә.
Перспективалар бар
- Шундый ышанычлы кадрлар белән быелгы кыр сезонының уңышлы үтәчәгенә тулысынча ышанырга була, - ди Явнов исемендәге хуҗалык җитәкчесе. – Шуңа да техниканы яңартабыз, игенчелекнең яңа технологияләрен кертәбез, кыскасы, бер урында тормыйбыз, алга атлыйбыз.
Әйтелгәннәрне раслап, Руслан Насыйров шушы көннәрдә хуҗалыкның яңа орлык чистарту комплексын төзүгә керешүе турында уртаклашты. Җитештерүчәнлеге сәгатенә 100 тонна товарлыклы ашлык булган заманча ЗАВны кыска вакытта – 2026 ел урагы башлануга корырга планлаштыралар. Явновлыларга хас ныкышмалылык һәм киләчәккә омтылыш белән, билгеләнгән максатларга алар һичшиксез ирешәчәк.
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотолары.