

Районда инновацион мегаферма уңышлы эшли башлады, анда көн саен 80 тонна сөт җитештерелә
Ферма 3500 баш сыерга исәпләнгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча әлеге проект өстенлекле һәм илдә цифрлы терлекчелек флагманнарының берсе булып тора. Аңа салынган инвестицияләр күләме 6 млрд сумнан артык тәшкил иткән.
Калинин сөтчелек комплексындагы сөтчелек фермасы “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе кысаларында телекүпер режимында ачылды. Ул вакытта мегапредприятие җитәкчесе Николай Коваленко киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә сөйләвенчә, заманча сөтчелек фермасы инвесторы булып Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятен һәм шундый ук атамалы сөтчелек комплексын берләштерүче Калинин исемендәге компанияләр төркеме чыгыш ясый. Объект Русиядә заманча ясалма интеллект технологияләре кулланылган иң эре сөтчелек комплексларының берсе булып тора. Проект куәтенә чыккач, биредә сөт җитештерүне елына 34 мең тоннага кадәр һәм нәселле яшь малларны сатуны 1000 башка кадәр җиткерү планлаштырыла.
Шушы көннәрдә безнең редакция хәбәрчеләре районның баш зоотехнигы Р.Һ.Габдуллин белән яңа фермада булды. Территориягә һәм производство корпусларына без керә алмадык, чөнки предприятие ябык типтагы статуска ия, әмма Калинин сөтчелек комплексы начальнигы Антон Шульга сорауларыбызга бик теләп җавап бирде.
– Бүгенге көндә комплекста ничә баш мал асрала?
– Ул әле ахырына кадәр тулы түгел, таналар сатып алу дәвам итә. Илдәге катлаулы эпизоотик вәзгыятькә бәйле, билгеле бер кыенлыклар бар, әмма эш алып барыла. Кара-чуар төстәге голштин токымлы терлеккә өстенлек бирәбез. Бүгенге көндә корпусларда 5400 мөгезле эре терлек асрала, аларның 2560ы – савым сыерлар, калганнары – быелгы яшь маллар һәм зуррак таналар, тора-бара алар көтүне тулыландырачак.
– Сезнең фермада көн саен күпме сөт җитештерелә?
– Бүгенге көнгә бу күрсәткеч 80 тонна тәшкил итә. Өч тапкыр савабыз, “Карусель” тибындагы саву залы 90 урынга исәпләнгән, бер саву 5-6 сәгать дәвам итә. Сыерларны алты савучыдан торган смена хезмәтләндерә. Бер сыер уртача 30 литрдан күбрәк сөт бирә.
– Нибары өч-дүрт ел элек кенә безнең районда киләчәк фермасы төзелә башлый дип сөйлиләр иде, ә хәзер бу чынбарлыкка әверелде. Алдынгы технологияләр терлекчелекнең көнүзәк мәсьәләләрен хәл итәргә ничек ярдәм итә?
– Сөтчелек комплексында заманча технологияләрне кертү, ясалма интеллект, процессларны автоматлаштыру белән бергә цифрлаштыру тулы көчкә бара, бу билгеләнгән күрсәткечләргә омтылырга мөмкинлек бирә. Ясалма интеллект исәбенә сыерларны ашату, аларны асрау шартларын контрольләү системасы корылачак, ә көтү белән идарә итү системасы аны яңарту белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук “Карусель” – ул төгәл уйланылган система. Көтү белән идарә итү компьютер программасы малларны исәптә тотарга, аларның яшен, лактация чорын билгеләргә, орлыкландыру вакытын, савымнарны, сөтнең майлылыгын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә. Сыер азрак сөт бирә башлый икән, бу ветеринария хезмәтенә сигнал, өстәвенә ясалма интеллект авыруны тышкы билгеләре барлыка килгәнче үк “күрә”. Көтүне үрчетү технологиясе – ясалма орлыкландыру, максатлы рәвештә таналар алу өчен махсус орлык материалы кулланыла.
– Ясалма интеллект бер сыерны икенчесеннән ничек аера?
– Монда барысы да гади: һәр сыерда датчик яки “электрон паспорт” бар. Сыер саву залына керү белән шул датчик ярдәмендә таныла. Һәр конкрет сыердан күпме сөт савып алынуын шунда ук күрәбез, нәтиҗәдә малның билгеле бер чорга продуктлылыгы күрсәткечен алабыз.
Һәр сыердан алынган сөтнең күләме һәм сыйфаты, малның активлык һәм тынычлык чоры, сәламәтлеге торышы, диагнозы – шушы һәм башка җентекле мәгълүмат теркәлеп кенә калмый, ә барлык хезмәтләрне уйланырга да мәҗбүр итә. Алынган мәгълүматлар нигезендә савыктыру өчен кирәкле чаралар билгеләнә: лаборатор тикшеренүләр, дәвалау.
– Сыерлар асралган биналар бик зур вентиляторлар белән җиһазландырылган. Бу ни өчен кирәк?
– Сыерлар асрау өчен тәгаенләнгән корпуста кросс-вентиляция системасы көйләнгән – бу мәҗбүри механик система, ул саф һаваны, бер озын стенадан алып икенчесенә таба, бөтен бина аша горизонатль рәвештә йөртә. Ул контрольдә тотылучы һава алмашынуын тәэмин итә, үтәли җир йөрүне кисәтә һәм сыерларның югары продуктлылыгы өчен кирәкле оптималь микроклиматны саклый.
– Биохәвефсезлек ничек тәэмин ителә?
– Комплекста асралучы малларны йогышлы авырулардан саклауга юнәлтелгән бөтен санитария-ветеринария һәм оештыру чаралары үткәрелә. Яңа сатып алынган барлык маллар карантин һәм лаборатор контроль үтә. Терлеккә вакцинация үткәрелә, бактериаль һәм вируслы хәвефләрне иртә ачыклау өчен даими рәвештә кан, сөт анализга алына. Үзегез күрәсез, территориягә чит кешеләргә керү тыела. Территория киртәләп алынган, санпропускник эшли, дезковриклар һәм дезинфекцияләүче эремәле ялгашлар бар. Продукция артыннан килүче сөт ташый торган машиналар 15 минут дәвамында дезбарьерда эшкәртелә. Сменага килүче персонал бер тапкыр кулланыла торган киемнән файдаланырга тиеш, һәркайсы өчен алмаш аяк киеме бар.
– Зур масштаблар зур чыгымнарны күздә тота.
– Бүгенге көнгә безнең комплекс республикада иң эреләрнең берсе, әйе, мондый масштаблар шактый күп электр энергиясе, су, газ, мал азыгы таләп итә. Шуңа күрә предприятиедә әлеге ресурсларны оптимальләштерү буенча эш алып барыла. Мәсәлән, махсус бактерияләр белән чистарту исәбенә суны икенче кат куллану (техник су буларак) каралган. Тирес ике фракциягә аерыла: катысы аслык буларак кулланыла, сыегы – кырдагы азык культураларына сибү өчен. Электр энергиясе буенча шулай ук күп баскычлы система кулланыла, бер бүлү узелыннан ул арытабан азрак куәтле ун подстанциягә җибәрелә.
– Керү урыны нинди булуга караганда, сөтчелек комплексында эшләүчеләр өчен тиешле шартлар тудырылган?
– Кем әйтмешли, театр элгечтән башлана. Чыннан да, безнең территория төзек, караулы. Керү урыны алдында яшел чирәмлек, чыршылар утыртылган, барлык бу яшеллекне кечкенә су фонтаннары җанландыра. Читтән килеп эшләүчеләр өчен кунакханә тибындагы тулай торак бар. Андагы уңайлы номерлар 2-3 кешегә исәпләнгән, һәркайсында душ бүлмәсе һәм бәдрәф бар. Бөтен персонал өчен туклану оештырылган, иң мөһиме – белгечләр һәм эшчеләр лаеклы хезмәт хакы ала. Кыскасы, бар нәрсә дә киләчәккә ышанычлы караучы заманча предприятиедә хезмәт куюыбыз турында сөйләп тора.
Районның баш зоотехнигы Р. ГАБДУЛЛИН һәм
безнең хәбәрче Л. ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.