

Аграрийларда кызу чор дәвам итә – хуҗалыкларда сенаж хәзерләүгә керештеләр
Дүшәмбе, 8 июньдә, “Рощинский” җәмгыятенең “Усылы” бүлекчәсендә күргәннәргә караганда, бу хуҗалыкта эшли беләләр, иң мөһиме – заманча куәтле техника һәм алдынгы игенчелек технологияләрен кулланып, заман белән бергә атлыйлар.
Бүлекчә управляющие Юрий Спиридонов сөйләвенчә, июнь башыннан хуҗалыкта мал азыгы хәзерли башлаганнар. Быел үлән яхшы уңган – кыйммәтле азык культурасы булган люцерна бер гектардан уртача 200 центнерга кадәр яшел масса бирә. Шуңа күрә басуларда эш киң җәелдерлегән һәм көйле бара. Темпларны бер нәрсә генә тоткарлый ала – ул явым-төшемнәр, ә бу сезонда алар артыгы белән.
Сыерлар өчен туклыклы азык
Люцерна – ул терлеккә мал азыгы базасы җитештерү һәм төрләндерү өчен тәгаенләнгән кузаклы культураларның берсе, дип аңлатты Юрий Валерьевич. Ул сенаж хәзерләү өчен киң кулланыла һәм, кышлату чорында малларны витаминнар белән тәэмин итү өчен, аны вакытында хәзерләргә кирәк. Мәгълүм булганча, савымнар һәм җитештерелүче сөт сыйфаты күп өлештә аннан тора.
– Люцерна – бик файдалы күпьеллык культура. Аны берничә тапкыр чабып алырга була, иң мөһиме – яшел массада туклыклы матдәләрне мөмкин кадәр күбрәк саклап калу өчен, чәчүлекләрне биш елдан артык файдаланмаска, – ди управляющий.
Шактый күп мөгезле эре терлек асралган хуҗалыкта сенаж хәзерләү төгәл оештырылган. Хәзерге вакытта чабылган һәм бераз киптерелгән массаны җыялар. Басуда ике “Ягуар” азык урып-җыю комбайны эшли. “КЛААС” немец фирмасының әлеге техникасы дөньяда иң уңышлысы дип исәпләнә. Мондый комбайннар җыелучы массаның дымлылыгын автоматик рәвештә билгели, үсемлекне ваклау зурлыгын шулай ук автоматика көйли. Өстәвенә “Ягуар”лар шактый югары җитештерүчәнлекле техника – нибары берничә минут эчендә шундый бер машина куәтле “КамАЗ” әрҗәсен тутыра ала. “Ягуар”лар белән Александр Фёдоров һәм Марс Биктимеров идарә итә. Бер сменада икәүләп 800 тоннага кадәр үлән җыеп ваклыйлар.
– Быелгы җәй мал азыгы хәзерләү өчен бик үк уңайлы түгел. Яңгыр яуганда туктап торасызмы?
– Юк, чөнки яшел масса 55-60 процент дымлылыкта булырга тиеш. Аз да түгел, күп тә түгел, бу азык сенаж чокырында яхшы саклансын өчен кирәк. Басудан, әлбәттә, кайтып китмибез, яңгыр туктаганны көтәбез, шунысы яхшы – кояш һәм җил барын да тиз киптерә. Мал азыгын уңышлы хәзерләү яхшы һава торышыннан, техниканың өзлексез эшләвеннән генә түгел, ә механизаторларның һөнәрманлыгыннан, автомобиль водительләренең оперативлыгыннан да тора. Безнең мал азыгы хәзерләүчеләребез эшлекле кәефтә: кичә яңгырдан соң чыктылар һәм 10нан 16.00 сәгатькә кадәр 350 тонна яшел масса озаттылар.
Хуҗалыкның көче – хезмәт династияләрендә
Без килгән көнне Усылыда һава торышы тотрыксыз иде. Тәүдә кояшлы булды, шуңа да ике “Ягуар” басу буйлап бик җитез йөри иде. Яшел массаны чокырга ташып торучы техника – 25 тонна сыйдырышлы “Флигель” тагылмалы “Кейс”, “Джон Дир”, “Кировец” маркалы тугыз трактор һәм ике “КамАЗ” – алар белән бер көйдә эшләде. Вакланган яшел масса агымы әрҗә артыннан әрҗәне бик тиз тутыра иде.
Менә “Ягуар” яныннан ике тулы тагылмалы “КамАЗ” кузгалып китте, ул Түбәнге Усылы терлекчелек фермасына таба юнәлә. Руль артында тәҗрибәле водитель Рим Гыйзәтуллин. Безнең сорауларга җавап бирү өчен ул бер минутка туктап торырга ризалашты. Мал азыгы хәзерли башлаганчы чәчү кампаниясендә катнашуы, кыр агрегатларына орлык һәм ашлама ташып торуы, ә иртә яз белән уҗым чәчүлекләренә азотлы ашлама тараткыч РУМны хезмәтләндерүе турында сөйләде.
Инженер Винер Таймасов басуда эшләүче техника яныннан китми. Рим Рузалин улының автомобиле һәрчак тәртиптә, ел әйләнәсенә эш белән мәшгуль, дип өстәде ул. Басуда яки терлекчелектә булсынмы, бу водитель нинди дә эштә иң җаваплы һәм ышанычлылар арасында. Гомумән, Гыйзәтуллиннар – авыл эшчәннәре нәселеннән. Римнең бертуганы Римир “Джон Дир” тракторында эшли, әле ул да яшел масса ташый һәм шулай ук бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Әтиләре, Рузалин Зиннәт улы, күп еллар Салават исемендәге колхозда бригадир булган. Уллары да аларның үрнәгенә ияргән – Илнар Римир улы, мәсәлән, БДАУда укуын тәмамлый, “Максимовка” бүлекчәсе управляющие булып эшли, ә Эльдар Рим улы – Стәрлетамак тармакара колледжы механика бүлеге студенты. Бүген авыл хуҗалыгы шундый хезмәт династияләренә таяна дип, юкка гына әйтмиләр.
Безнең хәбәрчеләр сенаж чокыры янында да булды. Николай Заплахов идарә иткән авыр “SEM” төягече һәм Илнур Нургалиевның “Кировец-739” тракторы тыгызлату белән мәшгуль иде. Егетләр Чуртан авылыннан һәм шулай ук механизаторлар нәселеннән. Икесе дә күп еллар “Авангард” колхозында эшләгән, шуңа да зур тәҗрибәгә ияләр. Мөгезле эре терлек өчен кыйммәтле азыкның сакланышы тыгызлату сыйфатыннан торуын әйтте алар, шуңа да бу эшне намуслы башкаралар.
Җаваплы урында
Трамбовщикларны эштән озакка аерып тормадык, бит һәр минутлары кадерле. Көйле барган процессны да туктатасы килмәде, өстәвенә яшел масса белән техника өзлексез диярлек килеп торды. Әйткәндәй, Усылыда үлчәү хуҗалыгы да тик тормый. Бу бик җаваплы урын. Анда эшләүче Фәридә Йосыпова әлеге мөһим эш белән өченче сезон шөгыльләнә. Һәр машина яки тракторның ничә рейс ясавы, яшел массаның авырлыгы турында ул төзегән отчетларның төгәллегенә мал азыгы хәзерләүчеләрнең хезмәт хакы бәйле. Шуңа күрә ханым барысын да төгәл башкара: үлчи, язып куя, махсус журналга тутыра. Күпме яшел масса китерелгән, егетләрнең һәркайсында нинди күрсәткечләр – ул теләсә кайсы вакытта җавап бирә ала…
Рощинскийда күпьеллык үләннәр ике бүлекчәдә чәчелгән: 8 июньдә Усылыда сенаж хәзерләү төгәлләнеп килә, 90 гектардан 30ын җыеп аласы калган иде, аннары азык урып-җыю техникасы “Первомайский” бүлекчәсендә юлланачак.
Әле кояш, әле яңгыр
Усылыдан кайтканда без көчле яңгырга эләктек. Димәк, әлегә техника басуда эшли алмаячак. Шунысы куанычлы, үләннәр тагын да үсәчәк, һәм мал азыгы хәзерләү янә тулы көчкә җәелдереләчәк.
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотолары.
Агросәнәгать бүлеген үстерү идарәсе мәгълүматлары буенча, июнь башында сенаж хәзерләүгә районның ике хуҗалыгы – “Рощинский” һәм Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятьләре керешкән. 9 июнь иртәсенә “Усылы” бүлекчәсендә эш тулысынча тәмамланган, анда барлыгы 1250 тонна сенаж хәзерләнгән.