Авыл тормышы
+23 °С
Ясно
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
17 Июля , 07:10

Элеваторлар ашлык көтә

Республикада 2026 ел уңышын кабул итү сезонына әзерләнү актив рәвештә бара. Элеваторлар торышына аерым игътибар бүленә, анда җиһазларны техник яктан әзерләү һәм ремонтлау буенча кирәкле чаралар үткәрелә. Алар уңышны өзлексез җыюны тәэмин итүгә һәм мөмкин булган тоткарлыкларны кисәтүгә юнәлтелгән.

Илшат ФАЗРАХМАНОВ, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры:
- Бүген төп бурыч – уңышны җыеп алу гына түгел, ә, һәр фермер үзен җирдә хуҗа итеп тойсын өчен, территорияләрнең тотрыклы үсеше өчен нигез салу да.

Урак эшләре башланыр алдыннан төбәктә махсус комиссия эшли башлый, ул элеваторларның матди-техник базасы әзерлеген тикшерү белән шөгыльләнә. Инспекциянең төп максаты – агымдагы елда җыеп алынган уңышны вакытында һәм сыйфатлы кабул итүне һәм эшкәртүне тәэмин итү. Төбәк аграр ведомствосы хәбәр итүенчә, тикшерү кысаларында 34 предприятиегә бару планлаштырылган, аларның гомуми саклау куәте – 2 миллион тоннадан артык ашлык.

9 июльдә комиссия “Рощинский” җәмгыяте элеваторында булды. Ул ашлыкны кабул итү, эшкәртү һәм саклау, шулай ук катнаш азык җитештерү буенча эре автоматлаштырылган комплексларның берсе булып тора. Безнең гәзит хәбәрчеләре комиссия эшен күзәтте.

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Россельхозцентр”, Терлек сәламәтлеген саклау федераль үзәге, безнең муниципалитетның агросәнәгать комплексын үстерү идарәсеннән экспертлар биналар һәм корылмаларның техник торышына, саклагычларны һәм складларны дезинсекцияләү һәм дератизацияләү буенча чаралар комплексын үткәрүгә, шулай ук предприятиенең ашлык кабул итү һәм эшкәртү технологик циклын башкаруга әзерлегенә аерым игътибар бүлде. Инспекциянең төп миссиясе – ашлыкны саклаганда һәм урыннан урынга күчереп йөрткәндә югалтулар куркынычын киметү, бу аграрийларның уңышлы эшләвенә һәм төбәк икътисадының тотрыклылыгына турыдан-туры йогынты ясый. Комиссия әгъзалары предприятиенең әзерлеген берничә критерий буенча бәяләде: кирәкле норматив документлар, сынау лабораториясе барлыгы, хезмәтне саклау шартлары һәм кадрлар белән тәэмин ителгәнлек, лаборатор җиһазларны тикшерү даталарының үтәлүе, үлчәүнең, ашлык чистарту машиналарының, ашлык киптергечләрнең һәм башка җиһазларның техник төзеклеге тикшерелде.

Комиссия әгъзасы, “Россельхозцентр” ФДБУ филиалы технологик лабораториясе баш агрономы Зилә Шахморатова Рощинский элеваторы лабораториясенең әзерлеген югары бәяләде. “Бөтен кирәкле җиһазлар да тикшерелгән һәм калибрланган, журналлар шнурланган. Лаборатория коллективының яңа ашлыкны кабул итүгә ел саен шундый әзерлек күрсәтүе куандыра”, - дип билгеләде эксперт.

Тикшерүчеләр бөтен территориядәге чисталыкны һәм тәртипне билгеләде – үлән чабылып тора, билгеләр сызылган, бина эчендәге һәм тыштагы җиһазлар буялган. Элеватор начальнигы, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гөлназ Кузьмина әйтүенчә, әйдәүче белгечләр һәм бүлекләр җитәкчеләре – Павел Логунов, Фуат Әминов, Наталья Велегова, Светлана Мурсаикова, Наталья Дрожжина һәм башкалар хәзерләнү эшенә саллы өлеш кертә. Территорияне тәртиптә тотуда предприятиенең барлык хезмәткәрләре дә катнаша.

Комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча эш төркеме “Рощинский” җәмгыяте элеваторын яңа уңышны кабул итүгә әзер дип тапты. Объектның торышына “яхшы” билгесе бирелде, бу тикшерү актында чагылдырылды.

- Эксперт сыйфатында әлеге предприятиегә тәүге тапкыр гына килмим, һәм һәрчак яхшы тәэсир кала. Агымдагы ел җиңелдән түгел, шуңа карамастан, яңа уңышны тулы әзерлектә кабул итү өчен, “Рощинский” җәмгыяте элеваторы коллективы күп эш башкарган. Комиссия әгъзалары билгеләгән кечкенә җитешсезлекләр ашлык продукциясен саклау буенча зур потенциалга ия булган предприятиенең матди-техник базасын арытабан камилләштерү өчен стимул булсын, - дип йомгаклады комиссия рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, БашДАУ профессоры, Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитеты вәкиле Наил Гобәйдуллин.

Л. ПЫЛАЕВА.

Г. БИКМӘТОВ фотолары.    

Производство-технология лабораториясендәПроизводство-технология лабораториясендә
Производство-технология лабораториясендә
Комиссия эшкә тотындыКомиссия эшкә тотынды
Комиссия эшкә тотынды
Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас