

Үткән сишәмбедә без Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятендә булдык. Анда сөтчелпек комплексы өчен сенажга люцерна урып-җыялар иде.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Наил Нәҗметдинов әйтүенчә, әлеге кыйммәтле азык культурасын инде икенчегә чабалар. Беренче тапкыр озакка сузылган яңгырларга кадәр чабып өлгергәннәр. “Быел урып-җыю һава торышы буенча шактый катлаулы шартларда уза, - дип уртаклашты Наил Фәнүс улы. – Аяз көннәрне көтеп алырга туры килә, кайчак оптималь срокларга зыян белән килеп чыга. Үләннәрне сенажга чабуга июнь башларында керештек. Берьеллык үләннәрдән (барлыгы 831 га чәчелгән) 12 мең тонна, люцернадан (849 га) 7 мең тонна сенаж хәзерләргә өлгердек. Хәзер люцернаны икенчегә чаба башладык. Һава торышы әйбәт. Кичә чапкан үлән кипшегән, дымлылыгы 60 проценттан югары түгел – сыйфатлы азык салу өчен тиешенчә генә”
Николаевка авылы янындагы люцерна басуында кешеләр һәм техника җыелган. Монда берьюлы чапкычлар һәм “ROK” тезем ясагычлары, “Ягуар” азык урып-җыю комбайннары эшли. Һәм бернинди буталчыклыксыз – бөтен операцияләр дә билгеләнгән план буенча төгәл үтәлә. Басудагы эшне яхшы оештыру, заманча куәтле техника куллану һәм мал азыгы хәзерләүчеләр – механизаторлар һәм водительләрнең күпьеллык тәҗрибәсе аркасында калининлыларның һава торышы көйсезлекләренә каршы тора белүе билгеле.
Кояш нурлары һәм акрын гына искән җил, аннан инде әйләндергечләр белән тезем ясагыч чабылган үләнне тиз арада тиешле дымлылыкка җиткерә. Аннан соң “Ягуар”лар эшкә тотына. Алар яшел массаны ваклый һәм “Т-150” тракторы һәм “КамАЗ”ларның күтәртелгән әрҗәсенә төйи. Сигез берәмлек техника яшел массаны сөтчелек комплексының сенаж чокырларына ташып тора. Һәр шофер аңлый: аның гаебе белән булган нинди дә тоткарлык яшел конвейерда өзеклеккә китерә.
“КЛААС” фирмасының күбәләкне хәтерләткән киң алымлы роторлы чапкычлы куәтле “Аксион” тракторында механизатор Юрий Әнвәр улы Әминов эшли.
- Ни өчен “күбәләк”? – дип сорыйбыз игенчедән.
- Бу югары җитештерүчәнлекле агрегат үз эченә фронталь чапкычны һәм ян як секцияне кертә. Алар күбәләк канатлары рәвешендә өскә каратып җыела, урыннан-урынга күчереп йөртү өчен бик уңайлы. Мондый чапкычның алымы 10 метрга кадәр җитә, ул кыска вакытта зур мәйданнны эшкәртергә сәләтле. Махсус җайланма ярдәмендә чапкыч басу рельефын төгәл кабатлый. Шуңа да сабак тиешенчә киселә. Кичә кулдашым Батырҗан Ермеккалиев белән 40ар гектар чаптык. Тагын да чабар идек, тик безне туктаттылар, бит үлән ныграк кибәргә мөмкин, сенаж хәзерләү технологиясе буенча бу һич кирәкми.
Әйтергә кирәк, моны белгечләр генә түгел, бу көнне аралашырга туры килгән барлык диярлек механизаторлар да белә. Сенаж хәзерләүнең бер кыенлыгы да юк дип тоела гына: чап та, яшел массаны чокырга илт кенә. Ул арада сенаж салу технологиясен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Шуның белән бергә күп нечкәлекне, шул исәптән, кояш, температура йогынтысын, үсемлекнең дымлылыгын, хәтта җилнең көчен исәпкә алу зарур – чөнки люцернаны урып-җыйганда барысы да булачак сенажның сыйфатына йогынты ясый.
Николай Сементеев тезем ясагычлы трактор белән идарә итә. Аның агрегаты басу буйлап бик җитез бара, чабылган өч рәт люцернаны бер зур теземгә берләштерә. Үтенечебезне тыңлап, туктады. “Басу тигез, машина чит илнеке, югары җитештерүчәнлекле. Сәгатенә 15-18 км тизлек белән бара ала. Чабылган өч рәт – ул якынча 20 метр: эш тиз бара”, - дип уртаклашты ул.
Мал азыгы хәзерләү – мәшәкатьле эш, аның каравы нәтиҗәсе яхшы: люцерна сенажы – югары аксымлы, туклыклы азык. Сөт җитештерүдә, бозаулар үстерүдә һәм яшь малларны симертүдә махсуслашкан терлекчеләр нәкъ менә шушы культураны юкка гына сайламый бит. Мәсәлән, протеинга бай азык терлекләрнең аш кайнатуын нормальләштерергә, рационнарында концентратлар өлешен бик нык арттырмыйча аларның продуктлылыгын күтәрергә һәм шуның белән сөт җитештерүнең үзбәясен киметергә мөмкинлек бирә.
Куәтле “Ягуар” янәшә баручы йөк техникасы әрҗәсен бик тиз тутыра. Бүгенге көндә басуда шундый ике комбайн эшли – машиналар белән ветеран игенчеләр Идеал Мөхәммәдиев һәм Вячеслав Баранов идарә итә. Һәркайсы көненә 100 гектарга кадәр эшкәртә ала. Яшел массаның дымлылыгын әлеге “акыллы” машина үзе билгели – кабинада махсус датчик бар. Бик уңайлы, бит хәзер бу мөһим параметрны элекке кебек кулдан үлчәргә туры килми.
Менә комбайн яныннан хуш исле яшел масса төялгән чираттагы автомобиль кузгалып китә. Руль артында тәҗрибәле водитель Станислав Брух. Бер минутка да туктап тормыйча, ул яхшы тизлек белән сенаж чокырына юллана. Аның урынына комбайн янына икенче “КамАЗ” килеп туктый. Руль артында – Анатолий Панченко. Ә Дмитрий Спиридоновның йөк машинасы басу читендә әзер тора.
Наил Нәҗметдинов белән исәпләп чыгардык: һава торышы яхшы булса һәм техника тоткарыкларсыз, көйле генә эшләп торса, хуҗалыкта люцернаны урып-җыюны сигез-ун көндә тәмамлаячаклар...
Сәламәтлек һәм һәм аяз көннәр сезгә, мал азыгы хәзерләүчеләр!
Л. ПЫЛАЕВА.
И. ГОЛУБЕВА фотолары.