Авыл тормышы
+14 °С
Облачно
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
31 Июля , 06:36

Табынны икмәкле итәләр

Хуҗалыклардан алынган көндәлек сводкаларга караганда, “Рощинский” җәмгыяте районда тулаем ашлык суктыру буенча алдынгылар рәтендә – 29 июльгә 26 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.

Александр Герасимовның 46 нчы урак сезоны
Яшь механизаторлар Эрик Заплахов, Альфред Юлдашев, Ринат Галиев
Александр Герасимовның 46 нчы урак сезоны

Агросәнәгать комплексын үстерү идарәсе мәгълүматлары буенча, районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлык урып-җыю агрегатларын кырга чыгарган, көзге бөртекле культураларны – беренче чиратта бодай җыю бара. Районда барлыгы 20 мең гектар җыеп аласы бар. 29 июльгә суктырып алынган игеннең тулай күләме 52 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – 42,2 ц/га.

Узган дүшәмбедә без “Рощинский” җәмгыяте басу-кырларында булдык. Көн эссе, кояшлы иде. Кузьминовка авылы янындагы 480 гектар мәйданда комбайннар һәм зур йөк ташучы КамАЗлар – берьюлы 12 “Акрос” һәм “Ростсельмаш” та җитештерелгән дүрт берәмлек Т-500 басуны әйләнеп йөри иде. Урып-җыю ритмын тоткарламыйча диярлек, йөк техникасы комбайннардан яңа уңышны тәүге эшкәртү урынына илтә.  Аларга хәзер йөкләнеш зур: машиналар көне буе яңа уңышны кырдан Чуртанга (ә кайчакта Усылыга да) ындыр табагына ташый, ә икенче көнне иртән иртүк, комбайннар кырга чыкканчы, кыйммәтле йөкне Стәрлетамакка элеваторга илтергә булышалар. Ара якын түгел, димәк, вакыт та күбрәк сарыф ителә.

Әмма, “Усылы” бүлекчәсе агрономы Игорь Патраев билгеләвенчә, егетләр тырыша һәм, гомумән алганда, бик яхшы эшли: тоткарлыклар булган очракта да, алар зур түгел, шуңа күрә кырда эш өзеклексез бара. Тагылмалы бер КамАЗ берьюлы 20-27 тонна икмәк ташый, ә биредә мондый 10 берәмлек техника эшли. Водительләр барысы да тәҗрибәле һәм ышанычлы – Валерий Фролов, Илдар Хисамов, Игорь Михайлов, Ринат Сәйфетдинов, Марат Маннанов һәм башкалар. Алар инде бер-ике генә түгел, ә дистәләгән кыр сезонын үткәргән. Валерий Кирилов урак эшләрендә өченче сезон, ләкин ул да тәҗрибәлерәк иптәшләреннән калышмый – көненә КамАЗда 8-9 рейс ясый.

- Уҗым бодае безнең бригадада өч мең гектарга якын, - дип сөйли арытаба агроном, - берничә ел перспективалы “Скипетр” сорты белән шөгыльләнәбез, узган ел “Льговская” сорты өстәлде. Урып-җыюны 21 июльдә башладык, турыдан-туры комбайнлаштырабыз. Хәзер инде соңгы гектарларны җыеп аласы калды. Уңыш быел сынатмады: төрле басуда ул төрлечә, әмма тулаем алганда күрсәткеч былтыргыдан түбән түгел. Уҗым бодае безнең җирлектә стратегик бөртекле культура булып кала, дип исәплим: аңа язгы корылык та, җәйге дымлылык та куркыныч түгел, сезон саен тотрыклы уңыш алабыз. Бөртекле сабан культуралары: бодай (1692 га), арпа (1035 га) һәм рапсны (1282 га) җыярга вакыт. Комбайннар уҗым кырларын җыеп бетерү белән бу культураларны суктырырга керешәчәк, ә аннан инде кукурузга (силос өчен), көнбагышка чират җитәчәк.

Кешеләр – алтын фондыбыз

Урып-җыюда катнашучыларның кайберләрен район гәзитенә фотога төшәргә күндердек. Александр Герасимов, мәсәлән, хуҗалыкның “алтын фонды”на кергәннәр исәбеннән. Ничә ел инде кырда хезмәт итәсең, дигән сорауга: “Ул чаклы яшәмиләр!”, - ди шаярып. Ә чынлап әйткәндә, атаклы комбайнчы өчен быелгы урак сезоны кырык алтынчы! “Нива”да башладым, аннары “Дон-1500”, “Полесье”да эшләдем. Әле Герасимов барлыкка килгән җитешсезлекләр турында операторга хәбәр итүче махсус датчиклар белән җиһазландырылган заманча уңайлы ашлык җыю машинасы “Акрос-595”тә хезмәт куя. Кабинасы климат-контрольле тавыш изоляциясе, аудиосистема һәм оператор өчен уңайлы кресло белән җиһазландырылган. “Быел уңыш әйбәт, бункер ашлык белән 20-30 минутта тула, ә бушату 2-3 минутта башкарыла, - дип уртаклаша Александр Сергеевич. – Бу басуда кичә кич суктыра башладык, бүген көн ахырына төгәллибез. Техникабыз яхшы, минем комбайн кырда бишенче сезон эшли – бер тапкыр да җитди сынатмады. Аңлашыла ки, техниканы карап тотабыз, уракта киеренке эшкә җентекләп әзерлибез, әмма иң мөһиме, әлбәттә, һава торышы. Әле эссе – урып-җыю өчен нәкъ шундый һава торышы кирәк тә. Алдагы көннәрдә явым-төшем вәгъдә итәләр, шуңа күрә кабаланабыз”.

Игенчеләр коллективында Герасимовларның фамилиясе билгеле: Александрның улы Эдуард та бу хуҗалыкта күп еллар эшли һәм, әтисе кебек үк, комбайнда эшләүдә һәрвакыт үрнәк күрсәтә. Иген басуындагы алдынгылар арасында Александрның энесе Иван да бар. Бүген өч Герасимов та бер кырда – алар алдында гади һәм шул ук вакытта бик мөһим бурыч тора, чөнки игенчеләр коллективының уңышы һәм иминлеге уракта катнашучыларның һәркайсының бу сезонда ничек эшләвенә бәйле.

Алтын иген кыры геройлары арасында агроном механизаторларны да санап чыкты: Илнур Нургалиев, Рафаил Ишморатов, Сергей Марченко, Василий Калинин, Илдус Яппаров. Аларның күбесе кырда иртә яздан – туфрак әзерләүдә, аннары минераль ашламалар кулланып чәчү эшләрендә катнашкан, чәчүлекләрне караган, ә бүген үстерелгән уңышны фидакарьләрчә җыя.

Барлык юнәлешләр буенча

Кырда яшьләрнең дә эшләве шатлыклы. Кагыйдә буларак, алар гаилә традицияләрен дәвам итә – аларның бабалары һәм әтиләре дә җирдә тир түккән. Мәсәлән, Ринат Галиев һәм Эрик Заплахов күптән түгел генә авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесын тәмамлаган, хәзер алар, смена биремнәрен намуслы үтәп, куәтле машиналар белән мөстәкыйль идарә итә. Альфред Юлдашев армиягә чаклы хуҗалыкта механизатор булып эшләгән, хезмәттән соң да бирегә кайткан. Яшь, тырыш һәм җаваплы хезмәтчәннәргә механизаторлар Виктор Патраев, Рамил Мусакаев, Евгений Заплахов, Александр Фроловны кертергә була.

Бүген аграрийлар өчен үтә кызу чор – эш барлык юнәлешләр буенча алып барыла. Хуҗалыкта урып-җыю белән беррәттән салам пресслау да бара. Җирле терлекчеләр бу тупас азыкны 12 мең рулон күләмендә булыр дип көтә. Хәзерге вакытта РБ-15 һәм КЛААС пресс-җыйгычлары тагылган МТЗ-82 тракторларында Алексей Петров, Сергей Белецкий һәм Василий Михайлов эшли. Сергей Афанасьев һәм Газинур Мөхәррәмов рулоннарны терлекләр кышлый торган урынга ташый: уртак көч белән Усылы фермасына 4500 рулон салам озатылган да инде.

Игеннәрне урып-җыю башланды гына, ә аграрийлар инде иртәгесе көн турында уйлый: киләсе уңыш өчен җир эшкәртүгә техника йөз процентка әзер. Механизаторлар агымдагы эшләрдән азат ителү белән бу мөһим эш тә башланачак. Аны “Кировец” тракторында Анатолий Красавицкий һәм “Джон Дир” да Григорий Заплахов башкарачак.

Төшке аш - вакытында

Ул көнне безнең белән аралашкан механизаторлар һәм водительләр билгеләвенчә, “Рощинский”да кырда уңышлы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган – техниканы ремонтлау һәм әзерләү чорында запас частьләр белән проблемалар оператив рәвештә хәл ителә, эшчәннәрне хуҗалык транспортында эш урынына һәм сменадан соң өйгә илтеп кую оештырылган, ә кайнар төшке аш һәм кичке аш турыдан-туры басуга китерелә. Мөһим стимуллаштыручы шарт буларак, барысы да лаеклы һәм вакытында бирелүче хезмәт хакын билгели.

Ындыр табагында

Кызу урак кампаниясе чорында эш басу-кырларда гына түгел, ә ындыр табакларында да кайный, анда эшләүчеләрнең бар көче ашлык эшкәртүгә: чистарту, киптерү, сортларга аеруга юнәлтелгән. Ә бу шулай ук көн саен тырышлык таләп итүче зур эш. Кырларда урып-җыю тизлеге һәм ашлыкның сыйфаты ындыр табагындагы барлык җайланмаларның өзлексез эшләвенә бәйле.

Чуртанда ындыр табагы хуҗасы Зөлфия Максютова. Аның командасы тәҗрибәле һәм үз эшен белүче кешеләрдән тора. Барысы да Гөлнара Агафонова җитәкләгән үлчәүдән башлана. Ул басудан ашлык белән килгән һәр машинаны үлчи, мәгълүматларны махсус журналга кертә. Ашлыкны элеваторга җибәргәндә яки сатканда да шул ук үлчәү һәм исәпкә алу процедурасы үтәлә. Гөлнара Римировна яз көне, кыр эшләре башланып, машиналар складлардан агрегатларга орлык һәм минераль ашламалар ташыганнан алып, көзгә кадәр, бөтен уңышны кырлардан җыеп алганчы үз постында.

ЗАВ операторлары Леонид Кирилов һәм Петр Герасимов, шулай ук киптерү җайланмасының өзеклексез эшләве (арытаба транспортлау яки саклауга урнаштыру алдыннан ашлык билгеле бер дымлылыкка җиткерелергә тиеш) өчен җаваплы Анатолий Антоновның да эше мөһим.

Бүген ындыр табагында куәтле төягечтән башка булмый. Машина авыр хезмәтне сизелерлек җиңеләйтә, уңышны эшкәртүне тизләтә, ашлык югалтуны киметә. Альберт Юлдашев JSВ төягечендә виртуоз эшли: ашлыкны транспортка төяү, көрәк белән әйләндерү һәм буртларга өюне оста башкара. Төнлә бу машинада Айрат Бүребаев эшли. Кырдан ашлык күпләп килгән чорда тагын бер төягеч ярдәмгә килә, аның белән Фидаил Тукаев шулай ук оста идарә итә. Ындыр табагында эшләүче Валентина Хәсәнова шундый мөһим объект территориясендәге чисталык һәм тәртип өчен җаваплы. Быел өлкәннәргә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Евгений Павлов булыша. Егет колледжга укырга керергә җыенуы турында сөйләде, киләчәктә ул үзен авыл хуҗалыгы белгече итеп күрә.

Хуҗалыклардан алынган көндәлек сводкаларга караганда, “Рощинский” җәмгыяте районда тулаем ашлык суктыру буенча алдынгылар рәтендә – 29 июльгә 26 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Һәр җирдә аграрийлар дучар булган кыенлыкларга карамастан, әлеге хуҗалык эшчәннәре быелгы урып-җыюга билгеләнгән күрсәткечләргә һичшиксез ирешергә ниятли.

Л. ПЫЛАЕВА.

Г. БИКМӘТОВ фотолары.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас