Авыл тормышы
+24 °С
Облачно
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
7 Августа , 06:27

Тырышлар гына максатка ирешә

Явнов исемендәге хуҗалыкта заманча ашлык чистарту комплексы төзелде һәм эшли башлады. БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәр Руслан Насыйров кыенлыклардан курыкмаучы, барлык ниятләрен тормышка ашыручы кешеләр рәтеннән.

Ринат Шахмаев

Явнов исемендәге хуҗалыкта заманча ашлык чистарту комплексы төзелде һәм эшли башлады

Берничә дистә гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган тәҗрибәле җитәкчеләр корылык, койма яңгырлар, табигатьнең башка катаклизмнары зарланып һәм кул кушырып утыру өчен сәбәп булмавын яхшы белә. Көндәлек мәшәкатьләр белән бергә алар перспективаның мөһим мәсьәләләрен хәл итә, техник паркны яңарта, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыручы яңа технологияләр кертә.

БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, зур булмаган, әмма киләчәккә өмет белән караган Явнов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Руслан Насыйров кыенлыклардан курыкмаучы, барлык ниятләрен тормышка ашыручы кешеләр рәтеннән. Билгеле булуынча, максатка омтылучы кеше һичшиксез аңа ирешә. Бүген иң төп бурыч – булган уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу. Әмма игенне үстерү генә аз, аны саклап калу өстендә дә эшләргә кирәк. Шул максаттан 2500 га чәчүлек мәйданнары булган хуҗалык җитәкчесе үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга – яңа заманча ашлык чистарту комплексы төзергә карар кылган.

Мондый объектның кирәклеген вакыт үзе таләп итә. Бит игенченең үз проблемалары бар. Аның төп максаты – ашлык үстерүдән максималь табыш алу. Табыш – үзкыйммәт һәм сату бәясе арасындагы аерма. Шуңа бәйле рәвештә, бер яктан, җитештерүгә чыгымнарны минимумга җиткерергә һәм ашлыкны саклап калырга, икенче яктан аны сатуга максималь бәя тәэмин итәргә кирәк. Уңышны җыеп алгач та сатарга була, әмма бу очракта ашлыкның бәясе һәрвакытта кулай булмый, дип фикер йөртә Насыйров. Үзендә саклауга калдырса, игенче бөртеклеләрнең күләмен һәм сыйфатын югалтачак. Элеваторга тапшырырга мөмкин, ул чагында шактый зур сумма түләргә туры киләчәк. Димәк үзеңдә заманча ашлык чистарту комплексы булу кирәк, ул ашлыкның товар бәясен күтәреп һәм аны орлык кондициясенә җиткереп, уңышны турыдан-туры ындыр табагында тиз һәм сыйфатлы эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.

- Бу идея күптән барлыкка килгән иде инде, - ди Руслан Тимергалиевич, - Безнең иске ЗАВның җитештерүчәнлеге түбән, төяү чокырына ашлык төялгән КамАЗ керә алмый. Ә кызу урак чорында ындыр табагына 300 тоннага кадәр яңа уңыш килә. Басудан килгән ашлыкны башка техникага күчерергә һәм шуннан гына өстәмә эшкәртүгә җибәрергә туры килә. Вакыт югала, ашлыкның сыйфаты зыян күрә, чөнки барлык манипуляцияләр ачык һавада уза. Хәзер берьюлы тагылмалы ике КамАЗ килеп иген бушата ала, чөнки яңа комплексның төяү чокыры 70 тоннага кадәр ашлык сыйдыра. Яңа төзелешнең җитештерүчәнлеге сәгатенә 100 тонна товарлыклы ашлык тәшкил итә, орлык – 20-30 тонна.

Заманча ашлык чистарту комплексын эшләтеп җибәрү мөһим вакыйга булып тора. Явнов исемендәге хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, җитештерүче – Уфа “АртМаш” җәмгыяте. Яңа U-100 комплексының (ашлык чистарту, транспортер, нория) югары дәрәҗәдә автоматлаштырылуы ашлыкны төяүдә һәм бушатуда кул хезмәтен минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Бер сменада яңа комплекс 1000 тоннага кадәр ашлык чистарта, шуңа күрә предприятиенең башка вак хуҗалыкларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге дә барлыкка килгән.

Ашлык чистарту комплексын төзү эше июнь уртасында башланган, барлык линияләрне монтажлау һәм көйләү өчен читтән биш кешедән торган белгечләр бригадасы чакырылган. Аларның эш сыйфаты һәм темпы белән заказ бирүче канәгать, вак-төяк эшләре калган, әмма иң мөһиме эшләнгән – яңа ашлык чистарту комплексы инде 2026 елгы бөртеклеләр уңышын кабул итә һәм эшкәртә. Биредә оператор булып авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Ринат Шахмаев эшли. Токта шулай ук ЗИЛ автомобилендә тәҗрибәле водитель Сергей Ефимов һәм аның ышанычлы алмашчысы Риф Шәфиев эшли.

Явнов исемендәге хуҗалык басу-кырларында кызу урак чоры дәвам итә. 31 июльгә уҗым бодае тулысынча җыеп алынган. Шул ук көнне кичкә ашлык җыю комбайннарын арпа басуына чыгару планлаштырылган иде. Аннары сабан бодаена, солыга чират җитә. Урак көнбагыш җыю белән тәмамланачак.

- Быел уңыш сөендерә, - ди Насыйров, - уҗым бодаен гектардан уртача 60 центнердан артык җыеп алдык. Аңлашыла ки, нәтиҗә күктән төшми, бик күп көч салабыз: нигездә элиталы һәм суперэлиталы сортлы бөртеклеләр (бодай, арпа) орлыгы кулланабыз, бу елда дүрт төр көнбагыш гибриды сатып алдык. Алар югары уңдырышлы, корылыкка чыдам һәм вегетация чоры кыска –  безнең җирлек өчен бу аеруча мөһим. Ашламаны экономияләмибез – бер гектарга тәэсир итүче матдәдә уртача 45 кг килеп чыга. Уҗымнарны тукландырган вакытта азотны бер гектарга кимендә 2 ц керттек. Гомумән, уҗымнарга аерым игътибар бүләбез: хәзер бездә 300 га чиста пар бар, аны шушы, һава шартларына бәйсез рәвештә тотрыклы уңыш бирүче культура өчен экшкәртәбез. Шул ук сәбәпле бу елда уҗым мәйданнарын 400 гектарга кадәр арттырырга карар иттек.

Явновлыларның техника паркы ел саен яңартыла. Бүгенге көндә хуҗалыкта барлык кирәкле заманча авыл хуҗалыгы машиналары һәм җир эшкәртү җиһазлары бар. Моның өчен үз акчаларын да кулланалар, “Росагролизинг” аша да. Быел 25 миллион сумга “К-739” тракторына тагыла торган яңа “Диас-8” дискаторы, шулай ук көнбагыш камыл калдыкларын ваклау өчен җиһаз, “Акрос-585” ашлык урып-җыю комбайны сатып алганнар. Киләчәктә “Amazone” фирмасының “Primera DMC” чәчү комплексын сатып алырга планлаштыралар. Явновлылар югары җитештерүчәнлекле, туфрак өчен энергия саклагыч, шул ук вакытта механизаторлар өчен уңайлы да булган техника сатып алырга тырышалар, мәсәлән, “Кировец” тракторлары кондиционерлар, “ГЛОНАСС” навигация системасы, механизаторларның эш шартларын шактый гына җиңеләйтүче автопилот белән җиһазландырылган. 

Бөртеклеләрне җыю белән беррәттән кырларда салам пресслау да бара, тирәннән йомшарткыч чәчү өчен туфракны эшкәртә. Бу операцияләрдә шулай ук хуҗалыкның тәҗрибәле һәм, дөресен генә әйткәндә, универсаль белгечләре – Илдус Шахмаев, Андрей Иванов, Равнат Тахтагулов һәм башкалар катнаша.

Заманча ашлык чистарту комплексын эшләтеп җибәрү – мөһим адым, бит мондый җайланмалар үстерелгән игеннең конкурентлыкка сәләтлелеген һәм югары сыйфатын, димәк, табышлылыгын һәм хуҗалыкның абруен тәэмин итә. Ләкин бездәге үзгәрүчән һава торышы белән киптергечсез боларның бер өлешен югалту куркынычы зур. Шуңа күрә Явнов исемендәге хуҗалык җитәкчесе гамәлгә ашырырга теләгән тагын бер масштаблы проект – ашлык киптерү җайланмасы төзү, ул чыннан да технологик чылбырны төгәллиячәк һәм уңышны саклаячак. Явновлыларга хас ныкышмалылык һәм киләчәккә омтылыш белән, билгеләнгән максатларга алар һичшиксез ирешәчәк.

Л. ПЫЛАЕВА.

Г. БИКМӘТОВ фотолары.  

 

Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:

- 2025 елда аграр фәнне һәм технологияләрне үстерүгә юнәлтелгән “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проектын гамәлгә ашыру башланды. Беренче нәтиҗәләр арасында – орлыклар белән тәэмин ителеш арту, генетика, биотехнологияләр, авыл хуҗалыгы машиналары төзү һәм башка өлкәләрдәге яңа перспектив проектлар. Республика, льготалы финанслау алып, Росагролизинг аша машиналар сатып алу буенча Русиянең топ-5 төбәге арасында позициясен тота. 2026 елгы урып-җыю кампаниясе кызу темпта бара: август башына 500 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, бу узган ел күрсәткечләреннән икеләтә артыграк.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас