

Уҗым арышын һәм бодаен урып-җыю тәмамланып килә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары барысы бергә бу эшне 98 процентка башкарган (11 августка Агросәнәгать комплексын үстерү идарәсе мәгълүматлары буенча). Күп кенә хуҗалыклар сабан культуралары урагына төшкән. Бу көнгә район аграрийлары 119 мең тонна бөртекле культура җыеп алган.
Бу елда, хәтта һава торышы көйсезлекләренә карамастан, уңыш узган ел күрсәткечләреннән югарырак. Мәсәлән, “Черкизово. Растениеводство” җәмгыятенең кош-корт өчен авыл хуҗалыгы культураларын үстерү белән шөгыльләнүче Стәрлетамак бүлекчәсендә басуларның берсендә уҗым бодаеның уңдырышлылыгы гектарыннан 63 центнер тәшкил иткән (бүлекчә буенча уртача уңдырышлылык – бер гектардан 58 ц). Бүлекчә управляющие Александр Александров әйтүенчә, бу бик яхшы күрсәткечләр. Әмма аннан алда зур һәм күп көч таләп итүче хезмәт башкарылган. Хуҗалык механизаторлар һәм белгечләр белән тулысынча комплектлаштырылган, ныклы производство базасына һәм игенчелек белән шөгыльләнү өчен кирәкле барлык техникага һәм җиһазларга ия.
Кош тизәге – файдалануга
Җирле аграрийлар төп басымны игенчелек культурасын күтәрүгә ясый, органик ашлама – тавык тизәген системалы рәвештә кертү мөһим эш булып тора. Бу сатып алынучы ашламаларда экономияләү генә түгел: хуҗалыкта исәпләүләренчә, җиргә кертү технологик нормаларын үтәгәндә, тавык тизәге сыйфатлы ашламага әйләнә, һәм аның нәтиҗәсе берничә ел дәвам итә.
- Бер гектар сөрүлек җиргә 10 тонна тавык тизәге кертәбез, - дип сөйләде управляющий, - шуңа өстәп, чәчкән вакытта һәм вегетация чорында һәр гектарга 150шәр килограмм аммиак селитрасы кертәбез. Шуңа да җирдә азотка кытлык күзәтелми, тамыр системасы да яхшы үсешә. Бездә “Скипетр” сортлы уҗым бодае барлыгы 1109 гектар чәчелгән, бүгенге көнгә (“Черкизово. Растениеводство” басуларында без үткән җомгада, 7 августта булдык) бөтен мәйданның 60 проценттан күбрәге җыеп алынды. Саламны кысмыйбыз, техника аны ваклый һәм басу буйлап тарата.
Кадрлар хәл итә
Урып-җыюда дүрт “Нью-Холланд” комбайны эшли. Бер көндә шундый бер машина 50 гектарга кадәр уҗым бодаен җыя ала. Нәтиҗә, әлбәттә, һава торышына һәм басуның рельефына да бәйле, әмма уракта катнашучы операторлар бик тырыша. Абыйлы-энеле Константин һәм Валерий Петровлар Федоровка районыннан. Азат Галин һәм Владислав Головлев – мондагы егетләр. Барысы да тырыш, ышанычлылар. “Ашлык урып-җыюда беренче сезон гына эшләмим, - дип уртаклашты Валерий. – Мәктәптә укыган чакта ук туган хуҗалыкта комбайнда ярдәмләшә идем. Биредә миңа җитәкчелекнең мөнәсәбәте ошый: техниканы әзерләгән чорда запас частьлар белән проблемалар юк, махсус кием белән тәэмин итәләр, кызу эш вакытында төшке һәм кичке ашларны туры басуга китерәләр, ә читтән килүчеләргә оешма вакытлыча яшәп тору өчен шәһәрдә уңайлы торак ала. Иң мөһиме – җиңел булмаган хезмәтебез өчен вакытында һәм лаеклы түлиләр”.
Комбайнчының сүзләренә хезмәттәшләре дә кушылды һәм “Нью-Холланд”ның кондиционеры, пневмоутыргычы, ашлык югалту датчигы булган, бик яхшы обзорлы заманча ашлык урып-җыю техникасы булуын өстәде. Өстәвенә, быел уңыш та бик шәп, шуңа күрә эшләве дә күңелле.
Комбайннардан игенне эшкәртү урынына ташып торучы “КамАЗ” водительләре дә эшне тоткарламый. Алар арасында – Усылы авылы егетләре Айнур Әмирханов, Артур Вахитов һәм зуррак тәҗрибәгә ия Азат Галиев.
Комбайннар уңышны җыеп алгач, басуга җир эшкәртү техникасы чыга. Ул көнне “Т-744” тракторында Фәнис Манаев (алмашы Сергей Федоров) басуны дисклый иде. Ул Бүреказган авылында яшәвен әйтте. Рощинский”да эшләгән, ә аңа кадәр – “Ашкадар” кошчылык фабрикасында. Әлеге участокта өченче сезон хезмәт куя. Иртә яз белән үзенең тракторында басуга чыга – башта җирне чәчүгә әзерли, соңыннан басу буйлап кыйммәтле органик ашлама – тавык тизәген тарата. Шуңа күрә тракторны гына түгел, бөтен тагылма җиһазларны да алдан ук әзерли. “Кызу эш вакытында техника сынатмаса, кыр сезонында төгәл эшләсә, хезмәт хакы да лаеклы булачак”, - дип елмая тәҗрибәле механизатор.
Техника да мөһим
Хак сүз. Ышанычлы, заманча техника кыр эшләрен уңышлы үткәрүдә чыннан да төп роль уйный. Ул барлык бурычларны вакытында үтәргә ярдәм итә, чыгымнарны киметә һәм уңышның сыйфатын яхшырта. Управляющий бүлекчәнең машиналар паркы – тракторлар, комбайннар, автомобильләр һәм производство җиһазларының өзлексез эшләве, аларны ремонтлау һәм хезмәтләндерү өчен җаваплы булган, алардан хәвефсез файдалануны һәм линиягә чыгуларын контрольләгән инженер-механик Дмитрий Тимофеевның хезмәтен югары бәяләде.
Җитәкчелек фикерен механизаторлар да уртаклаша. Мәсәлән, бу көнне үзенең куәтле “Кировец” тракторында пар җирләрен культивацияләгән Рәмил Янтурин да, техника никадәр азрак эшсез торса, шул кадәре күбрәк гектар эшкәртеләчәк, димәк, игенченең хезмәт хакы да югарырак булачак, дип исәпли. Төнгә бу техникада культивацияләүгә Әлфрит Әмирханов чыга.
Пайлар өчен борчылмагыз!
“Черкизово. Растениеводство” бүлекчәсе басулары буйлап узганда хәтта агрономия өлкәсендә белгеч булмаган кеше мәйданнарның пөхтәлегенә игътибар итә – чәчүлекләр тигез, чиста, басу читләрендә янгыннан иминлек максатларында полосалар булдырылган, ашлык урып-җыю техникасына кайчак төнгә калырга туры килгән урыннар да як-яклап сөрелгән. Эшләүче комбайннар янәшәсендә янгын сүндерү өчен сыешлык белән “МТЗ”да механизатор тора (бу көнне Рәмил Галиев кизү тора иде). Кыскасы, бүлекчә коллективы үз эше белән җитди шөгыльләнә, җиргә сакчыл карый һәм намуслы эшкәртә. Районның баш агрономы Виктор Бульц фикеренчә, яңа милекче килү белән үсемлекчелектә уңай үзгәрешләр билгеләнгән. Көздән барлык ташландык җирләр (башлыча җирле пайчылардан арендага алынган) чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, бу авыл хуҗалыгы җирләрен культуралаштыруда мөһим эш булып тора. Соңгы елларда беренче тапкыр биредә 2026 ел уңышына яхшы нигез салынган – мең гектардан ашу мәйданда уҗым бодае чәчелгән, 580 гектарны – сабан бодае, 700 гектарны көнбагыш били. Хуҗалык механизаторлар һәм белгечләр белән комплектлаштырылган, шулай булгач хуҗалыкта, көзге игеннәрне кебек үк, сабан культураларын урып-җыю да югары дәрәҗәдә үтәчәгенә һәм караулы пай җирләреннән уңыш лаеклы булачагына ныклы ышаныч бар.
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотолары.
Безнең белешмә
“Черкизово. Растениеводство” җәмгыятенең Стәрлетамак бүлекчәсе яңа предприятие түгел. 2022 елга кадәр ул “Башкирское зерно+” җәмгыятенә карады, аннан элегрәк “Ашкадар” кошчылык фабрикасы иде. Производство базасы Бүреказган авылына кергән урында урнаша. Бүлекчә җир эшкәртә, уҗым һәм сабан бодае, көнбагыш үстерә, пар җирләре бар. Чәчүлек җирләрнең гомуми мәйданы 2500 гектар тәшкил итә.