Авыл тормышы
+14 °С
Облачно
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
21 Августа , 07:56

Техниканы һәм уңышны югалтмас өчен

Авыл хуҗалыгы техникасында янгыннарның төп сәбәбе булып транспорт чараларының узеллары һәм механизмнарының төзексезлеге (электр җиһазлары һәм ягулык системасының төзексезлеге) тора.

Авыл хуҗалыгы техникасыннан файдаланганда чыккан янгыннар Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренә шактый зур зыян сала. Аларда кыйммәтле машиналар һәм җиһазлар юкка чыга, үстерелүче авыл хуҗалыгы культураларына зыян килүгә, мәсәлән, ашлык басулары януга бәйле уңышны югалтулар барлыкка килә.
Авыл хуҗалыгы техникасында янгыннарның төп сәбәбе булып транспорт чараларының узеллары һәм механизмнарының төзексезлеге (электр җиһазлары һәм ягулык системасының төзексезлеге) тора.

Авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү өчен Стәрлетамак районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге механизаторлар өчен янгыннан иминлек кагыйдәләрен катгый үтәргә киңәш итә:
даими рәвештә техник хезмәтләндерү үткәрергә һәм төзексезлекләрне юк итәргә;
комбайнны, бигрәк тә җылына торган детальләр тирәләрен үсемлек калдыкларыннан вакытында чистартырга;
ягулык, май һәм гидравлик сыекчалар агуга юл куймаска;
файдаланганда һәм ремонтлаганда янгыннан иминлек кагыйдәләрен үтәргә;
комбайнның чыгару торбаларын төзек чаткы сүндергеч белән җиһазларга;
беренчел янгын сүндерү чаралары булуын һәм аларның төзеклеген тәэмин итәргә.
Янгын чыкканда яки бинада, техникада яну билгеләре (төтен, көек исе, һава температурасының күтәрелүе һ.б.) ачык-
ланганда барлык хезмәткәрләргә дә:
- бу хакта кичекмәстән телефон аша (112, 101) янгын сагына хәбәр итәргә (шуның белән бергә объектның адресын, янгын чыгу урынын, шулай ук фамилияңне әйтергә кирәк);
- кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү өчен кулдан килгән чараларны күрергә.

Ю. ФОМИН,
Стәрлетамак районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы урынбасары. 
Фото гәзит архивыннан.

Гадәттән тыш хәлләр

Мунча, абзар һәм производство корылмасы янган

Үткән атнада Стәрлетамак районында өч янгын булган: “Мариинка” бакчачылык ширкәтендә мунча янып киткән, Наумовкада бер кат файдаланылган майны эшкәртү җайланмасында ут чыккан, ә Загородный авылында абзар белән мунча янып юкка чыккан.
12 августта 15.00 сәгатьләрдә “Мариинка” бакчачылык ширкәтендә шлакблоктан төзелгән мунча янып киткән. Аны үзаллы сүндерергә маташкан участок хуҗасы зыян күргән. Тәүге мәгълүматлар буенча, аның эч туры пешкән, әмма ул тикшеренүдән һәм госпитализациядән баш тарткан. Янгын урынына 54 нче янгын сүндерү-коткару часте һәм Стәрлетамак шәһәре янгын сүндерү часте янгын сүндерүчеләре барган. 
13 августта 15.35 сәгатьтә Нау-мовка авылында “Эраконд” җәмгыяте предприятиесе территориясендә (арендатор – “Галимед” җәмгыяте) тирәннән чистарту буенча тышкы җайланмада бер кат файдаланылган май янып киткән. Янгын Яңа Васильевка авылы ирекле янгын сагы һәм 40 нчы янгын сүндерү-коткару часте көче белән сүндерелгән.
16 августта 03.00 сәгатьләрдә Загородный авылында ут ике объектны юкка чыгарган: Есенин урамында шлакблоктан абзар тулысынча янып беткән, ә күрше участокта агач мунча янган, шулай ук поликарбонаттан теплицага зыян килгән. Янгынны сүндерергә 54 нче янгын сүндерү-коткару часте, Стәрлетамак шәһәре янгын сүндерү часте һәм килешү буенча 19 нчы янгын сүндерү часте янгын сүндерүчеләре барган.
Янгыннар сәбәбе һәм зыян күләме ачыклана, янгыннан иминлек таләпләрен бозу ачыкланган, гаепле затлар билгеләнә.

Районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте мәгълүматы буенча.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас