Авыл тормышы
+6 °С
Ясно
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
28 Августа , 09:36

Урып-җыялар һәм чәчәләр

Хәзерге вакытта авыл эшчәннәре кыр эшләрен барлык юнәлешләр буенча алып бара һәм киләсе ел уңышына нигез сала

Григорий Заплахов
Александр Павлов
Григорий Заплахов

Район басуларында без 21 августта булдык. “Рощинский” җәмгыяте “Усылы” бүлекчәсенең баш агрономы Радик Әскаров сөйләвенчә, бу вакытка алар инде уҗым бодае һәм сабан арпасын урып-җыюны тәмамлаган. Хәзер комбайннар бодай (5000 гектарга якын) һәм рапс (1800 га) басуларында эшли. Эшкә барлыгы 16 берәмлек ашлык урып-җыю техникасы җәлеп ителгән – дүрт “Т-500” (“Ростсельмаш”) һәм “Акрос-585” комбайннары. Тәҗрибәле механизаторлар Илдус Яппаров, Раил Мусакаев җаваплы эшли, яшьләр – Альфред Юлдашев, Эрик Заплахов та алардан калышмый. Марат Маннанов, Ринат Сәйфетдинов, Рим Гыйззәтуллин һәм дистәләгән урак кампаниясендә катнашкан башка егетләр уңышныларда ындыр табагына өзлексез ташып тора.

Басу бушап калгач, җир эшкәртү агрегатлары эшкә тотына. Бүген тирәннән йомшарткычлар белән агрегатлаштырылган куәтле тракторларда Римир Гыйззәтуллин, Рөстәм Мәкъсүтов, Рәшид Сәедов, Ирек Михайлов эшли.
Бу вакытта Александр Федоровның “Ягуар” һәм Фидан Даутовның “РСМ” азык урып-җыю комбайннары мал азыгы культурасының соңгы гектарларын төгәлли – елның салкын чорында люцерна сенажы сыерлар рационына бик яхшы витаминлы өстәлмә булачак. Быел люцерна уңышы  әйбәт – гектарыннан кимендә 100 центнер. Машиналарның әрҗәләре тиз тула, һәм алар кыйммәтле азык салына торган урынга ашыга (хәзерге вакытта сенажны Усылы фермасы янында курганга салалар).
Люцерна басуында эш кайный иде. Йөк ташу автомобильләре кипшегән үләнне җыеп алып ваклаучы комбайннар яныннан әледән-әле китеп тора. “КамАЗ” водительләренең берсе белән сөйләшә алдык. Андрей Захаров чит автотранспорт предприятиесеннән. Кыр эшләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын, заманча куәтле техника кулланылуын билгеләп, ул “Рощинский”да эшләү турында үз фикерен белдерде: “Бөтен шартлар да тудырылган: эшкә алып киләләр-илтеп куялар, ашаталар, ял итү өчен урыннар бар, хезмәт хакы вакытында түләнә. Ник эшләмәскә?”

Әйткәндәй, басу янына без нәкъ төшке аш вакытына килеп җиттек. Ашханә хезмәткәре Наталья Крючкова механизаторларга кайнар беренче һәм икенче ашларны бик җитез салып бирә иде. Бар ризык та итле, туклыклы, икмәк күпме кирәк булса, шулкадәр. Төшке һәм кичке ашларга хуш исле чәй янына камыр ашы да китерәләр. Гали Нигъмәтуллинның “УАЗ-фермер” машинасы бүген берничә басуны йөреп чыгарга, 37 кешене ашатырга тиеш иде. Калган басуларга икенче машина киткән. Тамак ялгап алгач, кыр эшләрендә катнашучылар янә мөһим һәм барыбызга да кирәкле эшкә тотына.

Август уртасы – көзге чәчү өчен нәкъ вакыт. Без 116 гектар мәйданлы басуда булдык һәм “Рощинский” игенчеләренең вакытны ычкындырмавына инандык – ике чәчү агрегаты “Губернатор Дона” сортлы уҗым бодаен җитез чәчә иде. Эш рапс җыеп алынган чәчүле пар буенча алып барыла. Стратегик әһәмиятле бөртекле культурага 2000 гектардан артык мәйдан бүленгән. Механизаторлар Григорий Заплахов һәм Анатолий Красавицкий басуда яңа кешеләр түгел. Аларның “Amazone Primera DMC” чәчкечләре тагылган “Джон Дир” маркалы тракторлары сынатмый, бит барысы да белә: 2027 ел икмәк уңышы бу чорда башкарылган эш сыйфатыннан тора.
Александр Павлов орлык һәм минераль ашлама (аммиак селитрасы) китерә. Аның йөк төялгән тагылмалы “КамАЗ”ы басу читендә тора һәм чәчкеч килеп туктау белән крановщик Сергей Белецкий ярдәмчесе Григорий белән эшкә керешә –  орлык һәм ашламалы зур капчыклар бик тиз бушый.

- Уҗым бодае салкыннар башланганчы куакланырга һәм яхшы тамыр системасы формалаштырырга тиеш, - дип аңлата агроном. - Шуңа күрә көзге чәчүнең срок-
ларын үтәү мөһим. Көзге культураларны иртә чәчү үсемлекләрнең буйга китү һәм салкыннарга, корткычларга һәм авыруларга бирешүчән булу куркынычын тудыра. Соңга калу да әйбәт түгел: үсемлекләр ныгып өлгермәячәк, ә зәгыйфь тамырлар нормаль туклануны тәэмин итә алмаячак. Иртә яз белән, һава шартлары начар булган хәлдә, уҗымнар хәтта һәлак булырга мөмкин. 

Барысы да гади кебек, әмма төгәл даталарны беркем дә әйтә алмый. Агрономга шактый зур хезмәт тәҗрибәсе һәм крестьяннарга хас интуиция ярдәмгә килә. “Бүлекчә басуларында җирнең артык дымлы булуы күзәтелми, биредә яңгырлар ул кадәре еш булмады, - дип дәвам итте Әскаров. – Шул сәбәпле чәчү комплекслары артыннан туфракны тыгызлау-
чы агрегатны чыгарабыз. Механизатор Сергей Афанасьев “Valtra” тракторында каток белән оста идарә итә, аның алымы 12 метрга җитә, ике чәчкеч артыннан өлгерә.
Аграрийлар фаразларга яратмый, чөнки авыл хуҗалыгында күп нәрсә һава торышына бәйле. Шуңа карамастан, Усылы бүлекчәсе коллективы уракны оптималь срокта һәм көзге чәчүне күп дигәндә ике атнада тәмамлау өчен барын да эшли.
Игенчеләргә яхшы һава торышы телибез, билгеләнгәннәрнең барысы да чынга ашсын!

Л. ПЫЛАЕВА.
Р. ЦУКУР фотолары. 

Саннарда
Агросәнәгать комплексын үстерү идарәсе мәгълүматлары буенча, район басуларында урак кампаниясе экваторны үткән – 26 августка игенчеләр бөртекле һәм бөртекле-
кузаклы культуралар биләгән мәйданарның 64 процентын, ягъни 43 мең гектарын җыеп алган. Бу датага ашлыкның тулай җыемы 161 мең тонна тәшкил иткән, уртача уңдырышлылык – бер гектардан 37,8 центнер.
Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас