Республика йортында ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Көн тәртибендә авыл территорияләрен үстерү, урак кампаниясен үткәрү һәм төбәкнең федераль министрлык белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре булды.
Башкортстан Башлыгы нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен авыл хуҗалыгы министрына һәм федераль аграр ведомство коллективына рәхмәт белдерде.
- Агросәнәгать комплексын үстерүгә без бик зур игътибар бүләбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Шул исәптән Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү аркасында соңгы елларда хуҗалыкларның техника паркын нык яңарттык. Моннан тыш, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча шактый гына средстволар җәлеп иттек.
Шулай ук Радий Хәбиров республикада урак кампаниясенең кызу чагы булуын һәм аграрийларның соңгы елларда чәчүлекләр структурасында, юнәлешнең яхшы үсеш потенциалын күреп, майлы культуралар өлешен арттыруга йөз тотуын хәбәр итте. Гомумән алганда, 2026 ел уңышына прогнозлар яхшы.
Русия авыл хуҗалыгы министры республика агросәнәгать комплексының динамик үсешен билгеләде.
Эш сәфәре кысаларында Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында – Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы урынбасары Салават Минислам улы Фәритов. Аңа Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.
БР Башлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча Л. ПЫЛАЕВА әзерләде.