Авыл тормышы
+8 °С
Ясно
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
25 Сентября , 06:19

Хезмәте каты - җимеше татлы

Районда көнбагыш урагы куәтләнә

title
Виктор Степаненко
Виталий Алексеев
Василий Семенов
Вадим Вязовцев
Антон Казаков
Виктор Степаненко

Бүген республикада майлы культуралар урагының актив фазасы бара. Быел алар 742 мең гектар били – бу узган елдагыдан 16 процентка югарырак булган рекордлы күрсәткеч. Төп мәйданны көнбагыш били, ул 490 мең гектарга чәчелгән, рапска 126 мең гектар бүленгән. Иң зур мәйданнар Стәрлетамак, Куергазы, Федоровка һәм Дәүләкән районнарында.

Бу сезонда Стәрлетамак районы аграрийларының 47 мең гектардан майлы культуралар җыеп аласы бар. Чәчүлек мәйданнары структурасында төп урын көнбагышка бүленгән – 30,8 мең га. “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте кырчылары аны урып-җыюга беренче булып төште.

- Көнбагышны җыюга 15 сентябрьдә керештек. Аның чәчүлекләре 4 мең гектарга якын били. Аннан алда мөһим әзерлек эшләре үткәрелде. Басулар агродроннар ярдәмендә эшкәртелде – десикация үсемлекләрне тигез киптерергә һәм суктыруга әзерләргә мөмкинлек бирде. Мондый ысул вакытны һәм көчне экономияли, иң мөһиме – уңышның сыйфатын яхшырта, - дип сөйләде предприятиенең баш агрономы Сергей Иванов. – Бүген урак эшләре үз җае белән бара: техника сынатмый, кешеләр күңел биреп эшли. Уңдырышлылык яхшы, уртача еллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә.

Иванов хәбәр итүенчә, көнбагышны “Ростсельмаш”та җитештерелгән сигез “Акрос-585” ашлык урып-җыю комбайны суктыра:

- Аларны 2025 елда сатып алдык: өч комбайн үткән сезонда инде эшләде, калганнары – яңа. Алар искергән 550 нче модельгә алмашка килде. Куәтлерәк двигатель аркасында техниканың җитештерүчәнлеге югарырак һәм ягулык экономияләнә. Көнбагыш уру өчен тәгаенләнгән ургычлар аерым игътибарга лаек. Алар, сабакларын калдырып, көнбагышның башларын гына кисеп алырга мөмкинлек бирә. Бу исә машинаның узелларына йөкләнешне, суктырылган массаның дымлылыгын һәм чүплелеген киметә, шулай ук чәчүлекләрнең рәтләрен һәм юнәлешен исәпкә алмыйча эшләргә мөмкинлек бирә.

Хуҗалыкта җыем көннән-көн арта. Ә авыр хезмәттән курыкмаганнар алдынгылар рәтендә. Бүгенге көндә иң яхшы нәтиҗә яшь механизатор Антон Казаковта. Урак башланганнан бирле ул 3876 центнер майлы орлык суктырып алган (22 сентябрьгә. – Ред.). Антонга 33 яшь, хуҗалыкта ул өч ел гына эшли. Авыл һөнәрен сайларга тракторчы булып эшләүче әтисенең үрнәге ярдәм иткән.

Казаковтан комбайнчылар Вячеслав Дмитриев (көнбагыш урагы башланганнан бирле ул 3600 ц майлы орлык суктырган) һәм Вадим Вязоцев та (3400 ц)  калышмый. Дмитрий белән Сергей Корчажниковлар, Петр Кудрявцев, Егор Филимонов һәм Хәлил Габидуллинда да шулай ук яхшы күрсәткечләр.

Транспорт звеносы комбайннарның өзлексез эшен тәэмин итә. Тагылмалы биш “КамАЗ” басу белән ындыр табагы арасында туктаусыз йөреп тора. Техника бер минут та эшсез тормасын өчен водительләр Максим Ефимов, Александр Дмитриев, Василий һәм Алексей Семеновлар, Кирилл Савельев барын да эшли.

Җыеп алынган уңыш Подлесный авылындагы ындыр табагына китерелә, анда көнбагыш бөтен тиешле чистарту процедураларын үтә. Ындыр табагында эш чын мәгънәсендә туктаусыз, тәүлек әйләнәсенә кайный. Аны алтын приискындагы эш белән чагыштырырга була – шул ук тузан, шул ук киеренке ритм һәм нәтиҗәдә – алтын. Агроном-орлыкчы Наил Гайнуллин сөләвенчә, “кара алтын” тәүдә үлчәнә, сортировкага озатыла, аннан соң 6-7 проценттан артмаган дымлылыкка кадәр киптерелә һәм саклагычка озатыла. Табигать көйсезлекләре куркыныч түгел – куәтле киптерү җайланмасы белән орлык чистарту комплексы төгәл эшли, ә сатуга әзер уңышны иркен һәм ныклы саклагычлар кабул итә.

Гайнуллин ындыр табагы хезмәткәрләре турында бик күп яхшы сүз әйтте, аларны ышанычлы һәм сыналган кадрлар, үз эшен яхшы белгән кешеләр дип атады. Мәсәлән, операторлар Виталий Алексеев белән Геннадий Яковлев. Алар “МУЗ-16”да (универсаль ашлык чистарту машинасы) ашлыкны чистарту һәм сортларга аеру процессын контрольли. Ә аларның коллегалары – киптергеч операторлары Виктор Степаненко һәм Ранис Саттаров орлыкны дөрес киптерүне тәэмин итә, шул рәвешле аның сыйфаты саклана һәм озак саклау өчен шартлар тудырыла.

Майлы культуралар урак кампаниясенең кызган мәле һәм һава торышы аграрийларыбызга илтифат итәр, ә механизаторлар, водительләр, ындыр табагы хезмәтчәннәренең һәм уракка катнашлыгы булган һәркемнең фидакарь хезмәте җыеп алынган мул уңыш белән әйләнеп кайтыр дип ышанасы килә.

А. САРЫ.

Р. ЦУКУР фотолары.

Читайте нас