Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА
28 гыйнвар 2020, 18:35

“БЕЗ - ҖИҢҮ ВАРИСЛАРЫ”

“Җиңү салюты” халык иҗаты республика фестивале дәвам итә, анда балалар һәм яшьләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, үзешчән сәнгать коллективлары, һәвәскәр сәнгать һәм иҗатның барлык жанрларын башкаручылар катнаша. Ул 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына арналган Бөтенрусия фестивале кысаларында үтә.

“Җиңү салюты” халык иҗаты республика фестивале дәвам итә, анда балалар һәм яшьләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, үзешчән сәнгать коллективлары, һәвәскәр сәнгать һәм иҗатның барлык жанрларын башкаручылар катнаша. Ул 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына арналган Бөтенрусия фестивале кысаларында үтә.

25-26 гыйнварда фестивальнең 2 нче этабын Стәрлетамак шәһәре кабул итте. Үзләренең театрлаштырылган концерт программасын һәм тематик күргәзмәләрен шәһәр мәдәният сараенда Стәрлетамак төбәгенең җиде муниципалитетыннан, шул исәптән безнең районнан да иҗади коллективлар һәм солистлар тәкъдим итте.

Тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына Стәрлетамак районының иң яхшы иҗади коллективлары тәкъдим иткән театрлаштырылган тематик концерт “Без – Җиңү варислары” дип аталды. Программаның һәр номеры югары тойгылар белән башкарылды, ә видео һәм яктылык бизәлеше сәхнәдән агылган патриотик энергияне тагын да арттырды. Үзләренең әби-бабайлары роленә кергән артистлар, аларның башларыннан кичкәнне, сугыш авырлыкларын зур осталык белән тамашачыларга җиткерергә тырышты.

Зал мәктәп укучылары, яшьләр һәм олылар белән шыгрым тулы иде. Тамашачылар чыгышларны дулкынланып карады, залдагы тынлыкны еш кына кул чабулар һәм “браво!” тавышлары өзде, бу инде программаның никадәр мавыктыргыч икәнен күрсәтте. “Зоряний свит” украин җыры халык ансамбле ( җитәкчесе Башкортстанның атказанган мәдәният эшмәкәре Зинаида Карюгина) башкаруында күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәткән җыр; “Айседора” үрнәкле хореография ансамбле башкаруында “Ә таңнар монда тыныч” биюе; “Наумовка кашыкчылары” халык уен кораллары үрнәкле ансамбле (җитәкчесе Юлия Дьяконова) башкаруында сугыш җырларына попурри һәм башкаларны тамашачылар көчле алкышларга күмде, чыгышлар барышында үз иле һәм халкы белән горурлану, патриотизм тойгылары кичерде.

Программа “Үлемсез полк” постановкасы белән тәмамланды, алар сәхнәгә чыккач залдагылар аягүрә басып, якты тормыш өчен башларын салганнарны бер минут тын калып искә алды.

Фестиваль эстафетасы, “Җиңү” штандарты һәм “Мәңгелек ут” символы белән капсула Яңавыл районына тапшырылды.

Халык иҗаты фестиваленең гала-концерты Җиңү көне алдыннан Уфада үтәчәк. Анда республиканың иң яхшы дип танылган концерт номерлары сайлап алыначак. Жюри составына халык иҗаты, кулланма сәнгать һәм кул эшләренең әйдәүче белгечләре, республиканың атказанган һәм халык сәнгать осталары керәчәк.

Л, ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: