Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА
29 гыйнвар 2020, 11:20

ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА АРНАЛГАН ПАРАД ИҢ ЯХШЫСЫ БУЛАЧАК

Русия Президенты Владимир Путин тантаналарның иң югары дәрәҗәдә оештырылачагын белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин тантаналарның иң югары дәрәҗәдә оештырылачагын белдерде.

9 май көнне Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Русия Президенты Владимир Путин тантаналарның иң югары дәрәҗәдә оештырылачагын берничә тапкыр ассызыклады.

Ил башкаласында үтәчәк тантанага чит ил лидерлары да чакырылган. Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков бүген журналистлар белән очрашу вакытында дәүләт башлыкларына чакырулар күптән җибәрелгәнлеген белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Без кемнәрдәндер әле җавап алмадык, ә кемнәрнеңдер килүе инде билгеле. Без әлегә катнашучыларның тулысынча расланган исемлеген бастырып чыгарырга ашыкмыйбыз. Күпмедер вакыт көтәбез", - диде матбугат секретаре.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: