Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫН ОНЫТМЫЙК!

Сугыш барган вакытта дөньяның асты өскә килә, язмышлар җимерелә. Һәм барыннан да бигрәк – балалар, хатын-кызлар, картлар интегә. Сугыш афәте һәрвакыт бәхетсезлек китерә. Кайсы гына стройда яшәгәндә дә, нинди генә патша идәрә итсә дә, сугыштан соң җимерелгән өйләр, хәрабәләр, җәберләнгән ятимнәр һәм тол хатыннар, улларын югалткан юанычсыз картлар кала.

Сугыш барган вакытта дөньяның асты өскә килә, язмышлар җимерелә. Һәм барыннан да бигрәк – балалар, хатын-кызлар, картлар интегә. Сугыш афәте һәрвакыт бәхетсезлек китерә. Кайсы гына стройда яшәгәндә дә, нинди генә патша идәрә итсә дә, сугыштан соң җимерелгән өйләр, хәрабәләр, җәберләнгән ятимнәр һәм тол хатыннар, улларын югалткан юанычсыз картлар кала.
Миллионнарның гомерен кыйган бу коточкыч, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң күп вакытлар үтте. Безнең илебез инде башка канкоешлар да үткәрде – әфган, ике чечен сугышы...Яңа ветераннар барлыкка килде...Вакыт үтү белән “сугыш чоры балаларын” сирәк искә алалар. Кулларына корал алып көрәшмәсәләр дә, бу вакыттагы малайлар һәм кызлар, сугышның әче газапларын үз җилкәләрендә татыган. Өстәвенә фронт сызыгы үткән, өйләрендә немец солдатлары һәм полицайлары яшәгәннәр дә булган. Андагы вәхшилекне, кан, үлем, бәла-кайгыларны күп күргән бала күзләре.
Тылдагылар да михнәтне күп күрә. Үлем кәгазе килгәч, хатыннарның өзгәләнеп елавын, сугыш яланыннан гарипләнеп кайткан фронтовикларны мәңге онытырлык түгел.Ә инде туганнарының берәрсе әсирлеккә төшкән, я хәбәрсез югалган булса, моннан да кыены юктыр, үзеңне дә шик астында тоясың...
Аларның балачагы булмый. Аны сугыш ала. Алар уйнап та туймыйлар, укып та бетерә алмыйлар. Үзләре өчен дә, фронттагылар өчен дә үзләрен аямый эшләргә туры килә аларга. Шәһәр балалары станоклар артына баса, ә колхозда кулдан килгәннең барысын да эшли алар: җирен дә сөрәләр, чәчәләр дә, утауга да йөриләр. Ачлыгына да түзәләр. Кайвакыт хәтта фронттагыдан да кыенрак була, солдатка сохари белән шулпа котелогы эләгеп тора. Җитмәсә, өс һәм аяк киемнәренә дә кытлык...
Хәзерге бәхетле балалар, эш көненең (трудодни) нәрсә икәнен һәм аңа нәрсә биргәннәре турында белмиләр дә. Карга һәм башка кошларның ояларыннан йомыркалар алып, көлгә күмеп ашаганны да аларга күз алдына китерүе кыен. Сугыш еллары балаларының әлеге яшьтәшләре алабута орлыгыннан пешерелгән күмәчнең, чөгендер түбенең, ат кузгалагы җыюның нәрсә икәнен дә белмиләр, әлбәттә. Яз көне, җир кардан ачылу белән, көздән калган бәрәңге җыюның да, аннан пешерелгән коймакның нинди тәмле булуын да белми алар.
Ул вакытта төп лозунг “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” була. Зурлар эшен үз җилкәләренә алган бу үсмерләрне жәлләп утырырга кешесе дә, вакыты да булмый, чөнки күбесенең әтиләре фронтта була. Колхоз эшеннән башка, аларга хуҗалыкта да, бәләкәй иркәләрен карарга да ярдәмләшергә кирәк була. Нәрсә булганын да аңлап җитмәгән нарасыйларга бигрәк кыен була.
Сугыш чоры балаларының язмышы авыр була: ятимлек, көч җитмәслек эш, кайгы-хәсрәт. Сугыш аларның йөрәкләре, җаннары аша үткән.
Ә хөкүмәт әлегә кадәр аларның хезмәтләрен тиешенчә бәяләми.
Пенсияләрен күпкә арттырырга,медицина хезмәтләрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Һәм, әлбәттә, хөрмәт, юбилейларда яхшы сүз.. Әлегә боларның берсе дә юк.
Сугыш балалары хәзерге көндә әзәйгәннән-әзәя бара. Әле безнең арада яшәгәндә, алар турында кайгыртасы иде. Соңга калдык, өлгермәдек дип үкенергә калмасын иде... Алар бит безнең әти-әниләребез, әбиләребез һәм бабайларыбыз. Ул кешеләр безнең бәхетле балачагыбызны тәэмин иттеләр, икътисадны булдырдылар, илебезне хәрабәләрдән торгыздылар. Һәм алар җитеш тормышка, бәхетле картлыкка, тирән хөрмәткә лаек.

К.КАСЬЯНОВ.

Читайте нас: