Бу кешенең тормышын дәфтәр битенә генә сыйдыруы авыр, шуңа күрә аның хакындагы язмам озын һәм ул төрле яшьтәгеләр өчен фәһемле булыр дип уйлыйм.
Минем язмам Василий Васильевич Шишков турында. Ул Преображеновка авылында туган һәм 20 нче гасырны тулысынча диярлек – 1908-1995 елларда шунда яшәгән. Ул иң элек үзенең чагу, батыр тормышы белән билгеле. Шулай ук аның “1914-1987 елларда Преображеновка авыл Советы һәм “Сталь” колхозы тарихы” китабы бар. Кулдан язылган текст бары өч экземплярда басылган һәм нигездә хрестоматия буларак кулланыла. Әмма анда бик күп тарихи вакыйгалар тасвирланган. Элекке чор картинасын тергезү өчен мин дә аларны кулландым.
Менә В.В.Шишковның герман гаскәрләре Русиягә һөҗүм иткәч, империалистик сугыш башлануы турындагы беренче балачак хатирәләре: “Төнлә тәрәзә кактылар, һәм сотский Кононов Андрей һәм десятник Андрей Борисов безнең әтигә: әйдә, тизрәк җыен, хәрби начальник чакыра – сугыш башланган, диделәр. Әти бар балаларны да уятты (без бишәү идек: өлкәненә 16нчы яшь, ә иң кечесенә – 3), барыбызны да үпте, хушлашты да китте. Ул вакытта әниебез дә үлгән иде инде. Балалар бабалары, 75 яшьлек Иван Никитович белән калды.
Әти ике елдан әйләнеп кайтты. Әмма тыныч тормыш озакка бармады. Әле генә кызыллар, әле генә аклар килә, крестьяннарның бар нәрсәсен – “сугыш кирәк яракларына” дип алып китеп тордылар. Халык паника хәлендә яши, бигрәк тә, үзенең атын бирергә теләмәгән өчен Тихон Сухоруковны атканнан соң. Каршы торучы яклар арасында кинәт кораллы һәм пулемет сугышы кабынып китә...
1918 елның 10 августында урындагы нәфрәтле байлар Митрофан Павлович Чулинны үтерә. Көндез авылга килеп кергән атлы белочехлар активистларны эзли башлый. Кайбер кешеләр арышка күмелеп качып өлгерә, калганнарын эләктереп, Стәрлетамакка төрмәгә алып китәләр. Могҗиза белән генә исән калган Егор Макарович соңыннан сөйләве буенча, элек Орловский хуторында яшәгән Мартын Егорович Пудовкин анда сакчы булган һәм тоткыннар качсын өчен камераларның биген ачкан.
Халыкның борчылуы уңышның начар булуы белән тагы да арта – бу исә чәчү вакытында орлык җитмәү, (былтыргы чәчүлекне боз явып юкка чыгара), басуларның чүп үләне белән каплануы, туфракны саран эшкәртү нәтиҗәсе. Кырда эшләргә кеше юк – авылда ир-атлар калмаган диярлек, чигенгән Колчак гаскәре соңгы атларны тартып ала...
Хуҗалыкта хайваннарны саклап калу өчен крестьяннар аларны кеше йөрми торган урыннарга яшерә. Әти белән Вася да төнлә чүп үләннәре белән капланган далага барырга була. Якында юл булмаган урынны сайлыйлар, ике атны алып китәләр, шулай аларны коткарып калырбыз дип уйлыйлар. Иртән әти Васяны кайнаган су алырга өйгә кайтарып җибәрә, сәламәтлеге буенча аңа табиб чишмә суын эчүне тыйган була. Кире әйләнеп килгән улы әтисен кыйналган килеш таба, аның янында атлары булмый инде. Әллә каян аклар килеп чыкты һәм аларны алып китте, ди өлкән Шишков.
Болар, Преображеновкада йортка кергән Колчак армиясе кешеләре була. Авылның көнбатыш ягыннан алар, төнлә каты сугыш булыр дип уйлап, саклык линиясе төзи башлый. Әмма Кызыл армия тиз басып ала башлагач, аклар авылдан чыгып китә һәм Стәрлетамакка таба чигенә. Базларда, идән асларында качып яткан авыл халкы үзләренең таланган өйләренә кайта башлый. Тынлык. Май кояшы елмая. Аклар да, кызыллар да юк...
Шулай, 12 яше дә тулмаган Вася ике сугышны күрә. Озакламый тормыш җиңеләер кебек. Әмма моның белән генә халыкның иза чигүе тәмамланмый – тиф эпидемиясе башлана. Көненә 2-3 кеше, ә кайчакта гаиләләре белән үләләр. Авылга янә бер, тагын да куркынычрак авыру – холера килә. Бу йогышлы чир Шишковлар гаиләсен дә урап узмый. 48 яшьлек әтисе, Василий Иванович, тифтан вафат була. Балалар ятим кала, ачлык-ялангачлыкны да күрә алар.
Русия тарихын өйрәнүчеләр яхшы белә, 1921 нче ачлык елында күп кешеләр туган җирләрен ташлап, ил буйлап хәер сорарга чыгып китә. Ырынбур ягыннан бер кисәк икмәккә алыштырырга кешеләр кием-салып күтәреп килә. Авыл кешеләре кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Күп кенә шарлыклылар һәм ратчинскийлылар безнең якта кала, төпләнә һәм ул аларның икенче туган ягына әверелә.
Ә ул заманда... зират кырында өч зур чокыр казылган була, анда авыл халкы ачлыктан һәм авырып үлгәннәрне өя. Шулай бервакыт, ата-ана көнендә авыл әбиләре бер чокырга
күз салырга була. Аның төбендә берсенең селкенүен күреп котлары оча. Баскыч алып килеп чокырга төшерәләр һәм аннан пычранып, ябыгып беткән кызны чыгаралар. Аны авылда яшәүче Фёдор Степанович Шишков үзенә ала. Нюра терелгәч (коткарылган кызның исеме шулай була), үзенең туган ягына кайтып китә.
Алдагы елны ашлык уңа, халык иркен тын алып куя Василий олылар белән беррәттән эшли: башта төрле эшләр башкара, 18 яше тулгач “Крестьянин” колхозында тимерче булып эшли башлый.
Аннары армиядә хезмәт итә, яңадан башта “Кызыл Октябрь” дип, аннары “Сталь” дип аталган колхозда хезмәт сала.
Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” (урыннарда коллективлаштыру һәм кирәгеннән артык эшләр дә башкару турында) мәкаләсеннән соң кайбер хуҗалыклар колхоздан чыгарга ниятли. Дөрес, соңыннан яңадан әйләнеп кайталар.
Авылга укыган белгечләр кирәк була, Василий тормыш авырлыкларына карамастан, урындагы чиркәү мәктәбендә укып чыга, армиядән соң агрономия техникумына укырга керә. Сәләтле, ныкышмалы егетне шунда ук абайлап алалар һәм күп тә үтми Стәрлетамак тәҗрибә хуҗалыгына агротехник итеп тәгаенлиләр.
Василий олы мәхәббәтен дә очрата. Акыллы, тыйнак, хуҗалыкчыл кыз Татьяна аның барлык арытабангы тормышында тугры тормыш иптәше һәм көрәштәше була. Алар өч ул тәрбияләп үстерәләр, “Сугыш!” дигән куркыныч сүз яңгыраганда дүртенче балаларын көткән булалар.
Василий Шишков фронтка китә. Аны ротаның замполиты итеп билгелиләр. Сугыш азагына ул элемтә батальоны парторгы була. Тыныч вакытта укучылар белән Преображеновка авылы мәктәбендә очрашуларда укучыларга фронттагы көндәлек тормыш, фашистлар белән алыш турында еш сөйли. Мәктәп музеенда аның бер хатирәсе сакланган: “1945 елның гыйнвар башында безнең гаскәрләр ярым камаудан чыкты һәм оборона яулады. Ашыгыч рәвештә урынны өйрәнеп, рубежларны яуларга һәм һөҗүмгә күчәргә кирәк иде. Ике кеше алга чыктык: мин, батальон командиры урынбасары һәм снайпер Дятлов. Тирә-якны караштырдык, ике буш дот таптык. Батальон элекке сызыкка урнашты һәм һөҗүмгә әзерләнде. Политбүлек офицерлары рация алып килде, аның буенча фашистларга: каршылык күрсәтү файдасыз, бирелегез, дип тәкъдим итте. 15 минут чамасы вакыт үтүгә дошман минометлары һәм артиллерия ут ачты. Алыш кызу булды, ләкин озакка бармады. Немецлар чигенергә мәҗбүр булды. Василий Шишков өенә бары тик 1946 елда кайта. Кайту белән башы белән яраткан эшенә «чума”. Ул «Сталь” колхозы агрономы һәм парторгы була, ә 1960 елда аны колхоз идарәсе рәисе итеп сайлыйлар. Иртүк торып атын җигә дә караңгы төшкәнче хуҗалык буйлап йөри. Аның инициативасы белән бакчачылык бригадасы булдырыла, урман посадкасы утыртыла. Шул ук елны сугыштан соңгы беренче зур төзелеш - 150 баш бозауга кирпечтән абзар салына. Рәис гади колхозчыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яши, йортларын ремонтларга һәм яңасын салырга бар яклап ярдәм күрсәтә. Армиядә хезмәт итеп кайтып авылда калган яшьләргә колхоз бушлай ике центнер ашлык һәм 50 сум акча бирә. Бу ярдәмнең яшьләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч уятканын әйтеп торуның кирәге бармы икән, күп кенә егет һәм кызлар гаилә корып, туган колхозларында эшләргә кала.
Мин Преображеновка авылы мәктәбенә эшкә килгәндә Василий Васильевич колхоз рәисе иде. Миңа аның белән агитация эше белән кыр бригадаларында яки идарәдә аның колхозчыларга авыл хуҗалыгы һәм халыкара хәлләр турында лекцияләр укыганда еш очрашырга туры килде. Ул һәрчак яхшы кәефтә, матур итеп киенгән, бигрәк тә аның ачык йөзле булуы үзенә җәлеп итә иде – үтәдән-үтә карый торган изгелекле караш. Әмма аның бу кыяфәте ялкаулар белән сөйләшкәндә кырыс һәм таләпчәнгә әверелә иде. Гомумән, бу кеше әдәпле, ихтирамлы булды, кешеләргә җәза бирүгә караганда, аларны тәрбияләүне өстен күрә иде.
Бервакыт бер шофёр эчеп рульдә кайтырга була. Рәискә очрамас өчен урау юллардан кайта. Әмма хуҗадан котыла алмый. Рәис исә аны тиргәми, ә әтиләрчә: «Дөрес эшләмисең, тормышыңны рюмкадан башларга ярамый...» ди. Ул вакытта яшьләр эчмәгән дә диярлек. Клубка йөргәннәр, концертлар куйганнар, кичке мәктәптә укыганнар - эчмичә дә үзләренә шөгыль тапканнар.
Авыл хуҗалыгын үстерү, авыл халкы өчен бу кеше бик күп файдалы эшләр башкара. Лаеклы ялга чыккач та В.В. Шишков идарәгә эшкә чакырсалар, баш тартмый. Урындагы мәктәптә үткән чараларда көтелгән кунак була.
9 майда безнең халык Җиңүнең 75 еллыгын билгеләячәк. Авылның үзәк урамыннан «Үлемсез полк» үтәчәк, алар арасында бар гомерен әлеге буын яхшы яшәсен өчен багышлаган, риваятькә әверелгән кеше Шишков Василий Васильевич та булачак. Ул һәрвакыт безгә үрнәк булып калачак.
М. ЛОМОНОСОВА, Преображеновка авылы