Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ФАШИЗМГА БАШ ИМӘГӘН

Безнең Рязановкада изге күңелле кеше яшәде, аның исеме Анохин Иван Филимонович иде. Ул 1918 елда туган, яшьлеге нәкъ сугыш елларына туры килгән. 1939 елда армиядә хезмәт итәргә киткәндә туган якларыннан озакка аерылып торырын, алда каты сынаулар көткәнен уйламаган да... Кичергәннәре турында соңрак язачак ул, һәм бу язмалар киләчәк буын өчен сакланыр. Сугыш та сындыралмаган бу кеше турындагы шул язмалар минем мәкаләмә нигез булды.

Безнең Рязановкада изге күңелле кеше яшәде, аның исеме Анохин Иван Филимонович иде. Ул 1918 елда туган, яшьлеге нәкъ сугыш елларына туры килгән. 1939 елда армиядә хезмәт итәргә киткәндә туган якларыннан озакка аерылып торырын, алда каты сынаулар көткәнен уйламаган да... Кичергәннәре турында соңрак язачак ул, һәм бу язмалар киләчәк буын өчен сакланыр. Сугыш та сындыралмаган бу кеше турындагы шул язмалар минем мәкаләмә нигез булды.

Иван пехота-укчылар гаскәрендә хезмәт итә, сугышчан һөнәре – снайпер. Үзе хәтерләвенчә, аларны фронтка яшерен генә озатканнар, эшелоннарны төнлә куганнар. Хәрби хәрәкәтләр барган урынга барып җиткәч җыр һәм бию ансамбленә алганнар. Иван бар эшкә дә оста була, шул исәптән гармунда да уйный, кашыкчы да була. Әмма артист булмый, якташы Япрынцевны ташлыйсы килми аның.

“1942 елның июнендә һөҗүмгә күчтек. Шунда ук контузия алдым, аяк-кулларым яраланды. Аңыма килсәм, бер ялгызым ятам. Битем янган. Янәшәмдә бер кеше дә юк. Гаскәрләр чигенгән. Барысы да мине үлгән дип исәпләгән”, - дип яза Иван Филимонович.

Ул мина шартлаганнан контузия ала. Санитарлар аның яныннан үлгән дип үтеп китә. Шундый хәлләр еш була, солдатларны карап бетерә алмыйлар. Барысын да алып та бармыйлар. Немецлар исә безнең үлгәнен дә, яралыларын да караган, исәннәрен концлагерьга озатканнар.

“Аңыма килдем дә акрын гына шуыша башладым. Авыл күренде, аңа барып җитәргә көтүче, аның бәләкәй улы ярдәм итте. Алар мине үзләрендә калдырды, минем хәлем бик начар иде. Минем битемне юдылар, балык мае буядылар да бинтлап куйдылар. Бу авылда немецлар иде. Алар минем турыда ишетеп, өйгә килде. Минем кем булуымны сораша башладылар (янган булгач мине очучы дип уйладылар). Хәрби частька барырга куштылар. Анда миннән сорау алдылар һәм Курск өлкәсендәге лагерьга озаттылар. Анда әсирләр шактый күп иде. Көче булганнарны эшкә чыгаралар, көчсезләр ятып кала. Барыбызны да төркемнәргә бүлделәр. Лагерь чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган. Әрчелмәгән бәрәңге салынган похлебка бирәләр, кайвакыт авызга известка килеп эләгә...”

Анда Иван комиссарны үлемнән коткара, аның чәчен кырып ала, комиссарлар гади сугышчылардан чәчләре булуы белән аерылып торган.

Фронтовик язмаларының саран юллары ул чакта яшь кешенең барлык кичергәнәрен биреп бетерә алмый. Безнең авылдашыбызның 13 лагерьда булуы күп нәрсә турында сөйли.

“Мин булган соңгы лагерь Лодзь (Польша) шәһәрендә иде. Бирегә рус гаскәрләре килеп, бомбага тотты. Берничә снаряд лагерьга төшеп ярылды. Күпләр үлеп калды. 600 кеше торып калды. Шәһәрне бомбага тоткач немецлар чигенде. Безне азат иттеләр, җыенырга һәм һәм әйберләребезне алырга куштылар. Минем капчыктан башка (башкаларның да) бер әйберем дә юк иде. Аннары урман буйлап алып киттеләр”.

Арытабан Иван Филимонович бәләкәй генә авылга баруларын һәм хуҗалары ташлап киткән зур йортка урнашуларын сөйли. Аннары алар иптәшләре белән яңадан фашистларга эләгә.

Яфаланган һәм хәлдән тайган кешеләр каршылык күрсәткәннәрдер, мөгаен, Иван Филимонович язуынча, күбесе һәлак булган.

“...Ат сараена куып керттеләр, ә безне, 10 кешене - сарайга. Һәр җирдә этләре белән сакчылар йөри иде. Ничектер төнлә берәү бер тактаның кыйшайган икәнен күрде. Без бу тактаны алып ташлап, берәмләп тышка чыга башладык. Этләр өргәнен ишеттек, шулай да безнең арттан куучы булмады. Без бу авылдан киттек. Урман аша китәргә уйладык, карасак, өй тора, якынрак килсәк, бер поляк атларын чыгарып булаша. “Эй, егет!”, – дип дәштек. Ул бик курыкты: “Сез кемнәр? Руслармы?” Без әйе, руслар дип җавап бирдек. Поляк безне өенә алып керде, ашатты, эчертте һәм печәнлектә урын тәкъдим итте. Иртән кычкыра бу: “Руслар! Руслар!”. Без бик курыктык, безне саттылар дип уйладык. Ә чынлыкта бу рус танклары иде. Шуннан безне танкларга утырттылар һәм без көн буе бардык, бер станциядә безнең кем һәм кайдан икәнне сораштылар”.

Күп совет әсирләренең тарихы әлеге көндә дә ачыкланмаган, язылмаган. Күп документлар элеккечә сер булып кала. Без әлегә кадәр күпме солдатның лагерьлар һәм озату пунктлары аша үткәнен белмибез. Шулай ук озак вакытлар буе әсирлектә булганнарга шикчел һәм мыскыллы караш яшәп килде. Монда И.В.Сталинның “Бездә әсирләр юк, сатлыкҗаннар гына бар! ”дигән игелексез сүзләренең дә роле бар. Ә бит күп әсирләр намуслы кешеләр, патриотлар булганнар. Кемдер яраланып, кемдер контузия алып, аңын югалткан хәлдә әсирлеккә төшкәннәр, кемнеңдер сугыш кирәк-яраклары һәм хәтта коралы да булмаган. 1941-1942 елларның авыр чорларында еш кына күршеңнең “винтовкасы бушаганын”, ягъни кайчан үлгәнен көтәргә җибәргәннәр. Һәм еш кына ату коралы булмаган. СССРда трофей коралы белән дә проблемалар килеп чыга, менә, мәсәлән, чолганышта булганда дошман автоматын яисә карабинын кулга төшердең, ди, үзебезнекеләргә чыктың исә, приказ: “Бөтен трофей коралын тапшырырга!” Ә бит Беренче Бөтендөнья сугышында трофей коралы белән хәтта дивизияләрне тәэмин иткәннәр, шулай маршал Василевский хәтерләвенчә, аларның дивизиясе австриянең “Манлихер” винтовкалары һәм ”Шварцлозе” пулемётлары белән атышкан.

Әсирләр язмышында СССРның “Кызыл хач” хезмәтеннән баш тартуы да үзенең ролен уйнаган. Кем бу хөкүмәтнеке булмаган оешма белән теләктәшлек иткән (инглизлар, французлар, америкалылар, поляклар, югославлар) немец лагерьларында безнекеләргә караганда яхшырак шартларда булган. Өйләреннән хатлар, посылкалар алганнар. Һәм хәтта фашистлар да аларны безнекеләргә караганда яхшырак ашаткан, киендергән. Безнекеләр газап чигүчеләрдән булган!

Минем героемның барыбер бәхете булган, дияргә була. Лагерьлардан соң, ул яңадан фронтка эләгә. Запастагы гвардия танк батальонында хезмәт итә. “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнә. Өйгә 1945 елның 11 ноябрендә кайта. Һәм ул искә алуынча, дошман лагерьларыннан бик ябыгып, бетеренеп кайта, ә өйдәгеләр аның кайдалыгын, ни булганын да белмәгән була.

Сугыштан соң Иван Филимоновичның өч кызы һәм бер улы туа. Барысы да талантлы, матурлар. Һәм ул үзе дә шаян, ихлас күңелле, фашизм да сындыра алмаган кеше булып, туган авылында намуслы гомер итте. Урыны оҗмахта булсын!

(Мәктәп музее материаллары кулланылды).

К.КАСЬЯНОВ.

Читайте нас: