Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Легендар генерал Шәйморатов турында аз билгеле алты факт

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Президент Владимир Путин немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыгы өчен якташыбызга Русия Герое исемен бирде. Генерал һәм аның көрәштәшләре нәрсә белән данлыклы һәм ни өчен бүләкләү шулай озакка сузылды? Моңа бәйле без берничә кызыклы мәгълүмат белдек.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Президент Владимир Путин немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыгы өчен якташыбызга Русия Герое исемен бирде. Генерал һәм аның көрәштәшләре нәрсә белән данлыклы һәм ни өчен бүләкләү шулай озакка сузылды? Моңа бәйле без берничә кызыклы мәгълүмат белдек.

Мәктәпне тәмамлый алмый, әмма берничә чит телне өйрәнә

Миңнегали Шәйморатов 1899 елның 15 августында Башкортстанның Кырмыскалы районы Биштәкә авылында туа. Хәзер бу авыл Шәйморат исемен йөртә. Гаилә бик фәкыйрь яши. Дүрт баланы ашату өчен булачак генералның әтисе Минһаҗетдин Идел, Кама һәм Агыйделдә бурлак булган, ә әнисе Нәҗибә йортта хуҗалык эшләрен алып барган.

Миңнегалигә ун яшь булганда, әнисе вафат була һәм тормыш тагы да авырая. Ашарга сатып алырга акча эшләү өчен, балалар бай күршеләренә батрак булып урнаша. Малай бик зирәк була, укырга ярата, тик авыл мәктәбенә йөрергә вакыты булмый, шуңа күрә башлангыч белемне вакытында ала алмый.

Белемгә омтылыш көчле була. Шуңа күрә гомере буе Шәйморатов нәрсәгә дә булса өйрәнә. Бигрәк тә аңа чит телләр җиңел бирелә. Константин Симонов очеркында язганча, Шәйморатов инглиз, кытай, татар, уйгур һәм казах телләрен яхшы белгән, француз телен аңлаган һәм, мөгаен, шуңа күрәдер «Хөкүмәтнең махсус бурычлары белән ярты дөньяны йөреп чыккан».

Семен Буденный көмеш кылыч бүләк иткән

16 яшендә Шәйморатов Уфага күчеп китә —монда эш табу җиңелрәк була. Әтисенең танышлары ярдәмендә ул «Урал» пароходына йөк төяүче матрос булып урнаша. Ул анда өч ел эшли. Гражданнар сугышы кызган чорда, Уфаны Колчак гаскәрләреннән азат иткәннән соң, Миңнегали үз теләге белән Кызыл Армия сафларына керә. Ул, балачактан ат яраткан кеше буларак, Блюхер отрядында атлы разведка составында сугыша, Петроград янында Юденич һәм

Деникин гаскәрләренә каршы көрәшә, Польша фронтында сугыша, Ростов һәм Кырымны азат итүдә катнаша.

Командалык булдыклы егетне күреп ала һәм кавалерия мәктәбенә укырга җибәрә. Чыгарылыш имтиханнарында ул граната

ыргыту, трамплиннан суга сикерү һәм ат өстендә кылыч болгап чабу буенча призлы урыннар яулый. Моның өчен аны кызыл шароварлар, яшел сукнодан гимнастерка һәм буденовка белән бүләклиләр. Соңрак, кавалерия полкында хезмәт иткәндә, Шәйморатов төрле бандаларны юк итүдә катнаша. Махсус бер операциядән соң, Семен Буденный Шәйморатовка мактаулы революцион корал – исемле көмеш кылыч тапшыра. Бу кылыч якташыбызның соңгы көненә кадәр үзе белән була.

Кремльне саклый

1925 елда Миңнегали Шәйморатовны Мәскәүгә күчерәләр, ул анда берләшкән хәрби мәктәпне җитәкли, ә аннан соң Кремльне саклау буенча полк командиры була.

Биш елдан соң ул М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиягә махсус факультетка укырга керә. Аны тәмамлагач, якташыбыз Кызыл Армиянең Разведка идарәсенең 2нче бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе итеп күчерелә, аннан соң Төркиягә хәрби атташе һәм Кытайга хәрби киңәшче итеп җибәрелә. 1938 елның гыйнварында аңа полковник званиесе бирелә. Командировкадан кайткач аңа аерым Кремль полкы тапшырыла.

Дивизия Геройлар буенча рекордсмен була

1941 ел ахырында бөтен ил буенча урындагы халык арасыннан хәрби формированиеләр төзелә башлый. Башкорт кавалерия дивизиясе чын-чыннан буш урында оештырыла – бөтен округтан Дим станциясенә дивизиягә керергә теләгән кешеләр туплана. Аларның күбесе армия сафларында хезмәт итмәгән, күпләр белемсез һәм беркайчан да корал тотмаган була. Әмма нәкъ менә шушы дивизиягә бөтен Кызыл Армиядә «геройларның герое» булып танылырга насыйп була.

Әлегә Миңнегали Шәйморатов сугышчыларны шәхсән үзе атарга, урында ориентирлашырга өйрәтә һәм физик әзерлек өчен ун чакрымга чаңгы узышларына җибәрә. 1942 елның мартына дивизиягә биш меңгә якын кеше җыела. 1942 елның 22 мартында Республика Югары Советы Президиумы рәисе Рәхим Ибраһимов 112нче кавалерия дивизиясенә Кызыл Байрак тапшыра. Байракны кабул иткәндә, Миңнегали Шәйморатов аны Берлинга кадәр алып барып җиткерергә ант бирә.

Дивизия 2 июльдә Елец шәһәреннән ерак түгел тәүге тапкыр сугышка керә. Саны буенча дивизия 6 чакрым озынлыктагы полосада

ышанычлы оборона тота ала, ә аңа 12 чакрымны сакларга туры килә, 1942 елның 10 ноябрендә Шәйморатовка генерал-майор званиесе бирелә.

«Салават токымнары чигенә белми», – ди генерал Шәйморатов, үз көрәшчеләрен һөҗүмгә күтәргәндә. Башкорт атлылары аерым чәм белән сугыша, фашистлар аларга моның өчен нәфрәт белән карый. Бөек Ватан сугышы елларында Шәйморатов дивизиясе Доннан Эльбага кадәр җәмгысы 4000 чакрымнан артык юл үтә. Югары Башкомандующий боерыкларында ул, сугышларда күрсәткән аерым батырлыклары өчен, 15 тапкыр билгеләп үтелә. Дивизиянең 3860 сугышчысы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, шуларның 78е — Советлар Союзы Герое, ә бишесе Дан орденының тулы кавалеры була. Кызыл Армиянең бер генә соединениесендә дә бу кадәр геройлар булмый.

Биш ел хәбәрсез югалган дип санала

1943 елның февралендә дивизия алдында немецларның тирән тылында урнашкан Ворошиловград шәһәренә (хәзер Украина территориясендәге Луганск) рейд ясау бурычы куела. Рейдны уңышлы үткәреп, дивизия гитлерчылар камавында кала. Шәйморатов дивизия байрагын коткарып калган төркем белән бергә чигенсә, исән дә кала алыр иде. Әмма ул соңгы көрәшне һәм үлемне үзенең төп көчләре белән бергә кабул итүне хуп күрә.

Майор Кадыйров аның үлемен болай сурәтләгән: «Аны утызлап солдат һәм офицер камап алган иде. Фашистларга каршы кылыч белән сугышкан генерал аттан егылды. Аның аты тиз генә безнең яннан чабып үтте... Икенче фараз буенча, Шәйморатовның кулы яралана. Санитар аны бәйләгәндә, икенче пуля генералның башына тия. Өченче фараз буенча, аны әсирлеккә алалар һәм сугыш кырында ук җәзалыйлар».

Һәлак булган командирның гәүдәсен сугыш кырыннан алып чыга алмаганнар. 1948 елга кадәр генерал хәбәрсез югалган, дип санала. Аның җәсәден эзләү өчен махсус тикшеренү үткәрергә кирәк була. Шәйморатовның гәүдәсен Луганск янындагы хәрби часть территориясендә яңадан җирлиләр.

Күп кенә сугышчылар һәлак булуга карамастан, аларның изге эшен дәвам итүчеләр дивизия байрагын да, полкларның сугышчан байракларын да саклап кала һәм аларны, генерал вәгъдә иткәнчә, Берлинга кадәр алып барып җиткерә.

Сталин чорыннан ук Герой исемен бирергә тырыштылар

Башкортстан властьлары Шәйморатовка 1948 елдан башлап үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирүләрен сораган. Башта хәрби башлыкларның берсе каршы чыга, аннары илдә «шәхес культы» белән көрәшәләр һәм генерал, Сталин яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләрнең берсе буларак, игътибардан читкә тибелә. 1958 елда Советлар Союзы Маршалы Семен Буденный шәхсән үзе представление яза.

— Мин Шәйморатовны сәләтле хәрби җитәкче һәм совет патриоты булган көчле ихтыярлы кеше итеп беләм. Немец-фашист илбасарларына каршы авыр көрәш көннәрендә ул үзен оста оештыручы һәм кавалерия соединениесе командиры итеп танытты, күп тапкырлар шәхси батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтте,— дип яза ул.

Яңа тарихта да омтылышлар булды — аерым алганда Мортаза Рәхимов хакимияте дә бу эш белән тыгыз шөгыльләнде. Эш шунда, кагыйдәләргә ярашлы, үлем шартлары төгәл билгеләнергә тиеш, ә алар юк.

Мәсьәлә 2020 елның март ахырында гына, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үтенече буенча хәл ителде.

— Бүген — Русия Президенты тарихи гаделлекне тергезгән көн. Мин, чыннан да, бу хакта хыялландым. Русия Президенты берничә буын башкортстанлыларның омтылышын хуплады. Һәм сирәк искәрмә ясау турында карар кабул итте. Миңнегали Шәйморатов бүген Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Русия Герое йолдызы белән бүләкләнде, — дип язды Радий Хәбиров үзенең блогында.

Читайте нас: