Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

"Җиңү көне" акциясе старт ала

Бүген, 25 апрельдә, Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җиңү көне" дигән масштаблы акция старт ала.

Бүген, 25 апрельдә, Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җиңү көне" дигән масштаблы акция старт алачак.

Акция Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан башлап җибәрелгән һәм төбәкләрдә яшәүчеләргә берләшеп, Русиядә иң танылган җырларның берсен бергә башкарырга ярдәм итәчәк.

Округ төбәкләре эстафетаны бер-берсенә тапшырачак, танылган «Җиңү көне» җырын туган телдә башкарачаклар. Композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов бу җырда халык батырлыгының бөеклеген дә, югалтуларын да, тынычлык өчен гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерә алганнар. Сүз уңаенда, җыр өчен бу ел да юбилей елы — беренче тапкыр ул нәкъ 45 ел элек яңгыраган.

Идел буе федераль округы төбәкләрендә иҗат коллективларының чыгышлары февральдә-март башында, коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә, Русия Федерациясендә югары әзерлек режимы таралганчы язылган.

Төбәкләрнең иҗат коллективлары җырлары урындагы телеканалларда 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. Акциягә көн саен яңа төбәк кушылачак. Җырларны социаль челтәрләрдә #песнипобедепфо #нашденьпобеды хештеглары белән табарга мөмкин.

Республикабызга эстафетаны Удмуртия тапшырачак. Беренче тапкыр «Җиңү көне» җыры башкорт телендә яңгыраячак. Тәрҗемә авторы - язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Ситдыйкова.

Легендар җырны халык хорында катнашучылар: Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның Милли симфоник оркестры директоры Артур Назиуллин, республиканыңның халык артисткасы, М.ңКәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рушана Бабич, БСТ телеканалын алып баручы Фаягөл Дәүләтьярова һәм популяр музыкант Заһир Зәйнетдин башкарачаклар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: