Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

СОЛДАТ ЮЛЫ

1911 елда Рязановка авылында Будаевларның ишле крестьян гаиләсендә уллары Сергей туа. Җирдә эшли, башкалар кебек ул да колхозга керә.

1911 елда Рязановка авылында Будаевларның ишле крестьян гаиләсендә уллары Сергей туа. Җирдә эшли, башкалар кебек ул да колхозга керә.

Сугыш башлангач Ватанны сакларга китә. Фронтка 1942 елда алына. Пехотада сугыша. Сергей Кириллович солдат юллары белән Доннан Эльбага кадәр үтә, анда Берлиннан 220 км көнбатыштарак безнең частьләр союздашлар-америкалылар белән очраша... Солдат юлы, бигрәк тә пехотада җиңел булмый: ачлык, салкынлык, пычрак, кан, яугир иптәшләренең һәлак булуы... Донда яралана һәм госпитальдә ята. Яралары төзәлгәч яңадан сугышка китә. Украинаны, Киевны, Житомирны азат итә, Курск дугасындагы сугышларда, Днепрны кичүдә катнаша. Солдат хәтерләвенчә, 7 ноябрьгә Киевны алу өчен барган сугышлар аеруча каты булган, "кызыл датага" өлгерергә кирәк була, чөнки Киевны алдык дип Югары Баш командующий И.В.Сталинга хәбәр итеп өлгергән булалар. Сугыш чоры карталарына караганда, Житомир астында безнең якка озын, калын кара ук куелган була, ягъни фашистлар инициативаны эләктереп калырга тели һәм танклар, эсэс мотопехотасы тарафыннан һөҗүм була. Фашист янә яңадан Днепрга килә, безнекеләрне артка куа, тик үзе дә сына... "Көз ахыры, кыш башы һәм туң җир өстендә кар ятуга карамастан, бик эссе иде,», – дип хәтерли С.К.Будаев (соңрак Бөек Ватан сугышы ветераны хикәятен Рязановка мәктәбе укучылары язып ала).

Хезмәтенең башлангыч чорында аңа корал сыйфатында авыр лом тоттыралар. Һәм менә, күз алдыгызга китерегез әле, тапталып беткән аяк киемендә, кирәк-яраклар салынган авыр капчыгын аскан солдатның кулында өстәвенә шундый "корал" да бар (Рим империясе чорыннан солдат 32 килограмм авырлыктагы йөк ташый, бу стандарт авырлык, кайчак артык та була). «Һөҗүмгә барганда, ял иткән урыннарның берсендә ломны торгызып калдырганмын. Лейтенант: «Рядовой Будаев! Коралың кайда? Йөгер, алып кил!», - ди җитди тавыш белән. Ярый әле бер авылдагы ниндидер бабайның сараенда җиңелрәк лом таптым",- дип искә ала ветеран. Яки менә башка очрак: "Украинада булды бу. Сугышларның берсендә солы басуында ятабыз, ачыктырды бит, эчне бора башлады, хәтта. Ятабыз, солыны каскага сугып ваклыйбыз... Бер мәлне немецларның БТРы килеп чыгып, безгә пулеметтан ата башламасынмы. ПТР (танкка каршы кораллар) яугирләре яралана. Командир миңа: "Син – беренче санлы танкка каршы корал, ә иптәшең - икенче!", - дип боера. БТР борылгач, мин аңа ут ачтым һәм ул янып китте. Аннан немецлар коела башлады. Безнең пулеметчылар аларны тар-мар итте. Бу сугыш өчен мин өченче дәрәҗә Дан ордены алдым".

Ә икенче сугышта Сергей Кириллович винтовкадан һәм гранатлар белән 12 дошман солдатын юк иткән, беренче булып окопка бәреп кергән һәм пулеметны алган.

Алга таба хәзер инде ефрейтор, бүлек командиры С.Будаев Икенче Белоруссия фронты составында сугыша. Польшаны азат итүдә катнаша. Гитлер ул вакытта генерал-губернаторлык артында (Германия оккупацияләгән Польша территориясе) Рейх җирләре башлануын аңлый. Мөмкин булган барлык эсэсчыларны, башкисәрләр дивизиясен фашистлар бирегә чакырып ала... 1944-45 елларда немецларның көче аз була, һәм алар кул астына эләккән бөтен кешеләрне – Югославиядән моңа кадәр Броз Тито партизаннары белән сугышкан карательләрне, әзербайҗаннарны һәм барлык русча сүгенгән дошманнарыбызны, ягъни сатлыкҗаннарны - моңарчы Брянск урманнарында партизаннар белән көрәшкән элеккеге совет кешеләрен үзләренә аудара. Шулай рус солдатлары поляк җирендә һәлак була. Бу хакта җырлар да бар. Хәтерегездәме: «В полях за Вислой сонной лежат в земле сырой Серёжка с Малой Бронной и Витька с Моховой», тагын берсе: «Где-то под Варшавой миной был сражен, замолчал коломенский бедняга патефон»…

Кызыл Армиянең Европага азатлык походында безнең күпме егетебез гомерләрен биргән! Шул ук Польшада 600 мең солдат исәпләнә, ә хәзер инде башка саннар - 680 мең. Хәер, югалтулар турындагы мәгълүматларның барлык сере әлегә кадәр чишелмәгән. Менә без дә фронтовиклар сөйләгәннәрне анализлауны, искә алуны дәвам итәбез.

Ә Сергей Кириллович болай дип сөйләгән: "Беренче Белоруссия командующие Георгий Жуков була. Берлинга бара. Анда бөтен техника да юнәлә. Икенче Белоруссия командующие – Константин Рокосовский, ә анда җинаятьчеләр, штрафниклар да сугышкан...".

Безнең ветераныбыз, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Германиягә кадәр барып җиткән. Аның Югары Баш командующий И.В.Сталиннан алган рәхмәт сүзләре күп, барлык медальләр комплекты бар, шул исәптән «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен».

Ә Берлинны каты көрәштә алалар. Фашистларның бөтен көче бирегә китерелә: вермахтның “Бөек Германия” элиталы формированиесе, гросс - адмирал Деництан (нацист Германиясенең хәрби-диңгез флоты баш командующие) Балтыйк диңгезе моряклары отрядлары. Ә дошманның күпме техникасы була! Хәтта гитлерюгендтан килгән егетләрне зениткаларга турыдан-туры төзәп атуга куялар, аларны коралландырдылар һәм сугышка ташлыйлар. Әйткәндәй, ветераннар хәтерләвенчә, алар, әле балалар, барыннан да куркынычрак булган, алар үлем турында уйламаган, ә сугыш уйнаганнар. Немецлар ул вакытта үсмерләрне һәм 65 яшькә кадәрге ир-атларны тоталь мобилизация буенча армиягә алган. Германия сугышта күптән җиңелсә дә, Гитлер соңгы моментка кадәр каршы торырга боера. Меңләгән яшүсмер һәм картлар фольксштурмга чакырыла (Өченче рейх ополчениесе). Картларга рейхсверның (Беренче Бөтендөнья сугышы чорындагы немец армиясенең) зәңгәр-соры формаларын кидерәләр, шул чордан складларда яткан озын винтовкалар һәм фаустпатроннар белән коралландыралар. Көндез дә, төнлә дә сугышлар барган. Берлинның үзәгенә таба омтылып, совет солдатлары танкларда өйләр аша үтеп, җимереклекләр арасындагы гитлерчыларны юк итеп, алга бара. Көрәш киеренке бара. Тик безнең гаскәрләребезнең һөҗүмгә омтылышын берни дә - тәрәзәдән аткан снайперлар да, пулеметлар да, контратакалар да тоткарлый алмый. Берлинны алалар!

Шәһәрнең шактый өлеше штурмга кадәр үк Британия-Америка авиациясе һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелә, алардан халык подвалларда һәм бомбоубежищеларда яшеренә. Тәрәзәләргә япма капланган. Урамнарда-әсир ителгән фрицларның соры-яшел колонналары. Рейхстагка штыклар, пычаклар белән уеп язылган, пулялар һәм кыйпылчыклар белән тишкәләнгән... Аның өстендә кызыл флаглар җилферди. Танылган Лидия Русланова җимерелгән Рейхстаг баскычларында «Катюша» һәм «Валенки» җырларын башкара...

Берлинны алганнан соң, ач халык – балалар, хатын-кызлар, картлар подваллардан чыга. Совет командованиесе кайнар ризык таратуны оештыра, бу күп кенә берлинлыларны ачлыктан коткара. Солдатлар сыер ите кушылган тары һәм карабодай боткасы, икмәк тарата. Халыкка су таратыла, яралыларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Кече сержант Будаев кулга алынган дошманыннан берни дә алмый. Сугышчының намусы мөмкинлек бирми. Өйгә ул 1946 елда кайта. Аның гаиләсендә өч улы һәм кызы туа. Сергей Кириллович туган «Родина» колхозында фермада эшләде. Батырлыклары, бүләкләре белән беркайчан да мактанмады, ә бит, мөмкин булмаганны тормышка ашырган кешедә алар күп иде. Әйе, мөмкин булмаганны, чөнки хәтта лейтенант та фронтта еш кына ике атна гына яши. Ә бу «Доннан Эльбага» кадәр җәяү барган солдат. Күпме пулялар һәм кыйпылчыклар аны теге дөньяга озатырга теләгән! Тик ул исән калган, бәлки, әнисенең догалары саклагандыр аны …

Шундый батыр уллары, ир-егетләре, хезмәтчәннәре, яугирләре булганда Русия какшамас. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!

К. КАСЬЯНОВ, тарихчы

Читайте нас: