Илебездә нинди генә бәйрәмнәр билгеләнми, әммә иң зуры - Бөек Ватан сугышында фашистик Германияне Җиңгән көн - 9 май бәйрәмедер, мөгаен. Халкыбыз канын һәм тирен түгеп, батырлык, чыдамлык күрсәтеп, Бөек Җиңүгә үзенең зур өлешен кертте. Сугыш күп гаиләләргә кайгы, күз яшьләре китерде. Бу утлы елларда үз өлешен керткән Миякә районы Ает авылында туып-үскән һәм бүгенге көндә Күчәрбай авылында яшәүче нәнәем - тыл ветераны Төхвәтуллина Миңнеәсма Мәҗит кызы турында сөйләп үтәсем килә.
Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь була, ул өч класс белем алырга гына өлгереп кала. Әтисе сугышка киткәч, әнисе, сеңлесе белән торып калалар. Башта ашханәдә эшчеләргә ашарга пешерүдә булыша. Әзрәк үскәч зур апалар белән беррәттән басуга эшкә чыга. Кыш айларында Белорет районы урманнарында агач кисәргә дә туры килә аңа. “Каты суыкларда чабаталар аякка ябешеп туңа торган иде, шуннан җылыга кереп аларны эретеп ала идек”, - дип сөйли нәнәем. Сугыш тәмамлана, әмма әтиләре инде кире әйләнеп кайтмый.
1952 елда Күчәрбай авылы егете Төхвәтуллин Абдулла Нәби улы белән өйләнешеп 9 бала үстерәләр. Икесе дә озак еллар буе колхозда эшләп хаклы ялга чыгналар. Кызганычка каршы, картәтиебез арабызда юк инде.
Бүгенге көндә нәнәебез авылда кызлары Гөлсем һәм Минзәлә тәрбиясендә яши. Аның 9 оныгы, 14 туруны бар. Кадерле кешебезгә 1 майда, Аллаһ боерса, 91 яшь тула. Арытаба да безне шатландырып, исән сау булып озын - озак яшәргә язсын аңа.
Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш һәм тыл ветераннарын онытмыйк. Илебез күге тыныч, аяз булсын.
Ләйсән Бүләккулова.