Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Безнең Җиңү көне” җыр марафоны дәвам итә

"Җиңү көне" җыры татарча яңгырады (ВИДЕО)

“Безнең Җиңү көне” җыр марафоны дәвам итә. Башкортстанда җырланган җыр бездән соң Самара өлкәсендә яңгырады һәм Самара аны Татарстанга тапшырды. Композитор Давид Тухманов белән шагыйрь Владимир Харитонов язган бу легендар җырны Идел буе федераль округының бөтен төбәге дә үз милли телендә җырлап чыгачак.

Флешмоб кысаларында бу җырга клип Казан мәдәният һәм сәнгать институты, шулай ук Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең һәйкәле урнашкан Казан Кремле диварлары янында төшерелгән. Видеороликта РСФСРның РФ һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Венера Ганиева, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, “Голос. Дети” шоуында катнашучы Айгөл Вәлиуллина, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре, доцентлары һәм магистрлары катнашкан. Видеоны Татарстанда үзизоляця режмы керткәнче төшергәннәр.

“Бу акция төбәкләрне берләштерүче чара”, - дигән Казан мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева. Бу чара аларның Бөек Ватан сугышына керткән өлешләрен күрсәтә.

ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләгән Татарстан Кызыл армиянең тыл базасының иң ышанычлы терәге була. Республикага 70тән артык завод һәм фабрика эвакуацияләнә. Татарстанда 226 мең эвакуацияләнгән кеше үзенә почмак таба, шул исәптән республика үзенә 15 меңләп ятим баланы сыендыра. 50дән артык эвогоспиталь оештырыла, анда 334 мең яралы яугир дәвалана. 207 мең яугир яңадан фронтка озатыла. Татарстанның 100 мең кешесе орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 186 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Николай Георгиевич Столяров бу исемгә ике тапкыр лаек була. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенчесе туган якларына кире әйләнеп кайтмый. Аларның якты истәлекләре 28 томлык Хәтер китабында мәңгеләштерелгән.

Җыр марафонында Идел буе федераль округының 14 төбәге дә катнаша. Татарстан эстафетаны Нижегород өлкәсенә тапшырачак.

Җырларны социаль челтәрләрдә #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хештегы буенча табып тыңларга була.

Автор : Әсәдуллина Эльвира
  • Читайте нас: