Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

МӘҢГЕ ОНЫТЫЛМАС ОЧРАШУ

Миякә районының Канбәк авылында туган, гомере буе Салават шәһәрендә гомер иткән (2012 елда вафат булган) Мөҗип Рамазан улы Имамов 1943 елдан алып сугышның соңгы көннәренә чаклы фронтта була. Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Кенигсбергны, Берлинны яулап алуда катнаша. Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 2005 елда Мөҗип Имамовның “Сугышның мәрхәмәтсез йөзе” (Фронтовик язмалары) дигән китабы дөнья күрде. Ул аны Бөек Ватан сугышында һәлак булган, яраланып кайткан абыйлары, авылдашлары, фронтташ иптәшләренең якты истәлегенә багышлаган. Бүген сезгә шушы китаптагы язмалардан бер өзек тәкъдим итәбез.

Миякә районының Канбәк авылында туган, гомере буе Салават шәһәрендә гомер иткән (2012 елда вафат булган) Мөҗип Рамазан улы Имамов 1943 елдан алып сугышның соңгы көннәренә чаклы фронтта була. Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Кенигсбергны, Берлинны яулап алуда катнаша. Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 2005 елда Мөҗип Имамовның “Сугышның мәрхәмәтсез йөзе” (Фронтовик язмалары) дигән китабы дөнья күрде. Ул аны Бөек Ватан сугышында һәлак булган, яраланып кайткан абыйлары, авылдашлары, фронтташ иптәшләренең якты истәлегенә багышлаган. Бүген сезгә шушы китаптагы язмалардан бер өзек тәкъдим итәбез.

МӘҢГЕ ОНЫТЫЛМАС ОЧРАШУ

Илаһи, тора-бара безгә дә фронтка вакыт җитте. 1944 ел, май азаклары, июнь башлары (бригадабызның тупчылары айга якын фронтта иделәр инде) эшелоннарга төялешеп көнбатышка юл алабыз. Хәзер инде без уку бүлмәләре, күнегү полигоннарында гына түгел, ә чынбарлыкта, кулларыбызга корал тотып дошман белән күзгә-күз очрашырга илтә торган юлга чыккан идек.

Ничек булыр икән безнең бу сугыш, фронт, дошман дигән нәрсәләр белән очрашу. Куркып калмабызмы да, каушап китмәбезме икән дигән уйлар юк-юкта күңелгә керә, борчый, шкиләндерә дә иде.

Әмма миңа фронтка барып, аның белән очрашканчы, гомерем буе онытылмас, күңелемдә тирән кайгы, үкенечле сагыш хисләре калдырып, меңләгән сугыш юлларының берсендә берничә мизгелгә генә булса да Барый абзыйны күреп калу насыйп булды.

Ул көнне без, Орел товарлар станциясендә тукталып тора идек. Без туктаганнан соң күп тә үтмәде, безнең кырга – каршы якка юнәлгән, платформаларына полк минометлары төягән тагын бер эшелон килеп туктады. Моны күргәч минем башка ток суккандай булды – Барый абзый да шушындый калибрлы миномет белән сугыша бит. Бәлки, каян беләсең, нишләп булмасын, дигән уйлар яшен тизлегендә минем баштан үтеп киттеләр. Шундук сикереп төшеп абзыйны эзләп китәсем килде. Ихтимал, шулай эшләгән дә булыр идем, тик вагоннардан чыкмаска, хәзер кузгалабыз дигән боерык булды. Көтәбез! Безнең эшелон түгел, ә минометчикларныкы беренче булып кузгалып китте. Хәзер инде миңа төшеп эзләү түгел, аларны карап калудан башка чара юк иде.

Очратырмын кебек... Бу уй минем башка Тамбов урманнарыннан чыгып киткәндә үк каккан кадак булып кереп утырды. Фронтка якынлашканда инде ул чын ышанычка әйләнгән иде... Күзләремне чекрәйтеп, һәрбер үткән вагонны, солдатны, офицерны озатып карап калам. Менә эшелонның соңгы платформасы да якынаеп килә, анда бер генә кеше, арткы бортында иелә биребрәк утырган да, үз алдына нидер карап килә. Азакы платформа, азакы кеше, минем соңгы ышаныч, соңгы өмет. Үтеп бетте инде дигәндә, ул!.. җилкәсеннән таныдым. Барый абзы-ы-ы-й, дип кычкырып җибәреп, вагонымнан тәкмәчләп төшкәнемне дә сизми калдым. Ул да мине күреп: “Мөҗи-и-и-п туга-а-н!”, - дип урыныннан сикереп торды. Шпалларга абына-сөренә абзый артыннан йөгерәм, аңа якынаерга тырышам, кабаланам, ашыгам, нидер сөйлим, сорашам, җавап бирәм. Ачыграк итеп күреп каласым да килә үзен, 41 нче елдан бирле күрмәгән бит. Ә эшелон кызганнан кыза. Күрешеп сөйләшә дә алмадык инде. Моның шулай булганлыгыннан, аны үзгәртергә ни булса да эшли алмаганлыгым, көчсезлегем, рәнҗүемнән – күземдә яшь. Сыпырып алам, ә ул яңадан килеп тула... Бераздан абыйның сүзләре дә, тавышы да ишетелми башлый. Бара-бара ул үзе дә, эшелоны, платформалары белән ерак офыкка кереп югала.

Әле булса күз алдымда, платформасының уртасына баскан да, кулларын болгый-болгый миңа нидер сөйли, нәрсәдер күрсәтә, аңлатырга, әйтеп калдырырга тырыша, ә мин пилоткамны күкрәгемә кысканмын да, үз-үземне тыя алмыйча елый-елый аның артыннан карап калам...

Читайте нас: