Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ҺӘРВАКЫТ АЛГЫ СЫЗЫКТА БУЛДЫ

Озын сугыш еллары үткән әтием Сергей Прокопьевич Иванов турында сөйлисем килә. Ул, чыгышы буенча Услыбаш авылыннан, 1919 елда туган. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Бронемашина йөртүче-механикка хезмәт итәргә әз генә вакыт калгач, сугыш башлану турында коточкыч хәбәр килә. Фронтка 1941 елның октябрендә, безнең гаскәрләр өчен иң авыр вакытларда эләгә.

Озын сугыш еллары үткән әтием Сергей Прокопьевич Иванов турында сөйлисем килә. Ул, чыгышы буенча Услыбаш авылыннан, 1919 елда туган. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Бронемашина йөртүче-механикка хезмәт итәргә әз генә вакыт калгач, сугыш башлану турында коточкыч хәбәр килә. Фронтка 1941 елның октябрендә, безнең гаскәрләр өчен иң авыр вакытларда эләгә.

Әти илебез өчен бик авыр чор, сугыш турында искә алырга яратмый иде. Башыннан үткәннәрен бик теләмичә генә сөйли, ә сөйләсә күзләре яшьләнә иде. Исән калуын, Аллаһ үзен саклаганны ул бер могҗиза итеп саный иде.

Шулай да ул үзенең хатирәләре белән безнең белән бүлешә иде, һәм мин аның сөйләгәннәрен гомерлеккә исемдә калдырдым. Менә фронт тормышыннан бер эпизод. Аларның часте ерак Көнчыгыштан Калинин шәһәренә килә (хәзерге Тверь – ред.). Анда аны аерым разведка батальонына тәгаенлиләр. Бервакыт өч бронемашинаны, шул исәптән безнең әтине дә, “Спаск-Заулок” дигән зур авылга разведкага җибәрәләр. Кояш баткан, караңгы төшкән була, шунлыктан разведчиклар алда нәрсә икәнен дә аера алмый. Алда машиналар һәм кешеләрне күргәч, үзебезнекеләр дип уйлыйлар. Әти машинасын алар ягына бора. Шунда гына немецлар икәнен абайлап алалар. Ут ачарга туры килә. Ике немец транспортёрын юк итәләр. Әти ныгытмага кертергә ашыккан безнең машинаны да күреп алалар. Бәхеткә, өстәмә ярдәм килеп өлгерә. Шактый җимерелсә дә, әтигә машинасын коткарып калу насыйп була, аңарда күп мәртәбәләр разведкага бара әле ул.

Әти җәяүле разведкада да хезмәт иткән, Рогачёв, Дмитров шәһәрләрен һәм башка бик күп яшәү пунктларын азат итүдә катнашкан. Шул сугышларның берсе өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

1942 елның язында әти “Виллис” автомобилендә Воронеж кырындагы каты сугышларда катнашкан. Бер бомбага тотуларында пехота частенә эләккән, Сталинград янындагы алышларда катнашкан. Монда аңа атышлардан соң җимерелгән машина бирәләр, шуны хуҗаларча карап, ремонтлап ала. Тергезелгән техникасы белән аны авторотага алалар. Сугыш беткәнче, җиңүгә кадәр ул шофёр булып хезмәт итә.

Фашистларны Сталинград янында тар-мар иткәннән соң, әтиебез, Сергей Прокопьевич, Курск янындагы сугышларда, Харковь, Белоруссия, Прибалтиканы дошманнан азат итүдә катнаша. Җиңүне Германиядә каршылый, ләкин сугыш аның өчен Ерак Көнчыгышта, самурайлар белән көрәштә тәмамлана.

Шулай итеп, әтинең фронт юллары озын була. Сугыштагы батырлыклыры өчен аның медальләрдән тыш, “Кызыл Йолдыз”, “Бөек Ватан сугышы” орденнары, Мактау грамоталары, хәрби частьтән Рәхмәт хатлары да була.

Өйгә, авылына, әти 1946 елны, армиягә алынганнан соң сигез ел үткәч кайткан. Гомере буе бер колхозда эшли: хисапчы, партия оешмасы секретаре, колхоз рәисе, ферма мөдире була. Һәм һәрвакыт ул, коммунист, фронтовик алгы сызыкта булган, намуслы хезмәт иткән, уңышсызлыклар өчен нык борчылган.

Партия оешмасы секретаре булып эшләгәндә: “ Хәзер яшьләр белемле, яхшы белгечләр, алар эшләсеннәр, ә минем инде бу заман өчен белемем сайрак, миңа уңайсыз”, дигән. Һәм фермага мөдир булып күчә, икесен берьюлы – сөтчелек һәм дуңгызчылык фермаларын алып бара, тиз арада эшләрне җайга сала. Юкка гына аңа ”БАССРның атказанган терлекчесе” исемен бирмиләр! Ул - республиканың персональ пенсионеры.

Әти, әниебез Анна Васильевна белән безне, өч баланы тәрбияләп үстереп, лаеклы кешеләр итте. Абыебыз, Валентин, шулай ук хөрмәтле кеше булды, районның баш мал табибы булып эшләде (кызганычка каршы, хәзерге көндә безнең арада юк). Апам Елена, минем кебек үк, медицина өлкәсен сайлады. Мин район поликлиникасында 42 ел эшләдем, шуларның 25 елын өлкән шәфкать туташы булып. Без, балалар, әти-әниебез үрнәгендә тәрбияләндек, аларга һәрвакыт рәхмәтлебез һәм алар белән горурланабыз.

Балалары, оныклары, туруннары исеменнән

Алевтина ФИЛИППОВА.

Читайте нас: