Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

КОТКАРЫЛГАН ДӨНЬЯ ОНЫТМЫЙ...

Җиңү көне... Русиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаиләләр юк, һәм аларның һәркайсының үз ярасы, бу ачы көннәр турындагы истәлеге бар. Шуңа да бездә Җиңү көненә карата башка мөнәсәбәт, без, бүгенге тыныч тормышны бүләк иткән һәркемгә хөрмәт күрсәтергә тырышабыз.

Җиңү көне... Русиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаиләләр юк, һәм аларның һәркайсының үз ярасы, бу ачы көннәр турындагы истәлеге бар. Шуңа да бездә Җиңү көненә карата башка мөнәсәбәт, без, бүгенге тыныч тормышны бүләк иткән һәркемгә хөрмәт күрсәтергә тырышабыз.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм авылларда хәтер һәм дан урыннарына – обелискларга һәм мемориал комплексларга, Стәрлетамак җирендә туып-үскән Геройлар бюстына чәчәкләр салудан башланды. Эпидемиягә каршы режимга бәйле чаралар гади булмаган форматта – барлык саклану чараларын кулланып үтте һәм катнашучылар саны да чикле булды.

9 майның кояшлы иртәсендә Рощинский авылындагы Хәтер стеласы янына район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, урындагы җәмәгатьчелек вәкилләре веноклар салды. Кызганычка каршы, бу матур чараның иң мөһим катнашучылары – кадерле ветераннарыбыз гына анда була алмады. Әмма, бу импровизацияләнгән митингта әйтелгәнчә, Җиңү көне – һәркемнең күңелендә, ә Мәңгелек ут йөрәгендә яши. Ветераннар алдында баш иябез һәм һәлак булганнарга дан җырлыйбыз, без аларны онытмыйбыз һәм алар белән горурланабыз.

- Безнең районнан сугышка 13 меңнән артык кеше киткән, - диде ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов Яңа Отрадовка авылында чәчәкләр салу тантанасында, - аларның яртысыннан күбрәге яу кырыннан әйләнеп кайтмый, Ватан өчен башын сала. Аларның ниләр күргәнен күз алдына да китерүе авыр. Туган илгә Җиңү белән кайтканнар һәм мәңгегә яшь булып калган яугирләр истәлеген саклау һәм аларны буыннан-буынга күчерү – безнең изге бурычыбыз.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә Николаевка авылы мәктәбенә - Советлар Союзы Герое Петр Алексеевич Ушаков, ә Золотоношка авылы мәктәбенә Советлар Союзы Герое Яков Тарасович Ткаченко исеме бирелде.

Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.
Читайте нас: