Авыл тормышы
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ИСТӘЛЕКНЕ КАДЕРЛӘП САКЛЫЙБЫЗ

Сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул. Һәр йортта Җиңү яулаган ата-бабаларыбыз, әби-әниләребез турында истәлек саклана, аларның тиңдәшсез батырлыгы һәм чыдамлыгы турында оныкларына сөйлиләр.

Сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул. Һәр йортта Җиңү яулаган ата-бабаларыбыз, әби-әниләребез турында истәлек саклана, аларның тиңдәшсез батырлыгы һәм чыдамлыгы турында оныкларына сөйлиләр.

Үземнең әтием, Бөек Ватан сугышында катнашкан Тукаев Әбдрәхим Абдулла улы турында сөйлисем килә. Ул 1913 елда Түбәнге Усылы авылында ишле крестьян гаиләсендә дөньяга килә, җиде бала арасында иң олысы була. Балачактан хезмәткә өйрәнеп үскән Әбдрәхим бик иртә колхозда эшли башлый. Колхозның тәүге шоферларыннан була - 1935 елда ук руль артына утыра. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач үзенең «газигында» фронтка китә. Үзенең сугышта күргәннәреннән сөйләгән аерым эпизодлар: «2 нче Белоруссия фронтында сугыштым. Орш янындагы алышларда беренче чыныгуны алдым. Дошман пулялары астында алдынгы сызыкка патроннар, миналар, снарядлар ташыдым. 45 ммлы пушканы тагып турыдан-туры ату өчен алып бара идем. Руль артында йөрергә генә түгел, миңа җимерелгән пушкал

яраланган төзәүчене дә, снаряд ташучыны да алыштырырга туры килде. Хәрби бурычларны үрнәкле башкарганым өчен “III дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләндем.

Бервакыт, әтием хәтерләвенчә, чираттагы тапкыр сугыш кирәк-яраклары алып килгәндә алдынгы сызыкта һөҗүмгә күчкәннәр, әмма алда сазлык булуын күреп калганнар. Аның иге-иге күренми. Дошман яхшырак урыннарны биләп алган да сугышчыларга алга барырга һич ирек бирми. Дошманның утлы ноктасын юк итәргә кирәк була. Үзем белән миномет һәм винтовкалар алдым да ике яугир белән сазлык буйлап алга үрмәли башладык. Тирә-якта снарядлар шартлый, сазлык өстендә пычрак күтәрелә. Бераздан аларның минометлары «телгә килә». Дошман өчен бу көтелмәгән хәл була. Утлы нокта юк ителә, сугышчылар алга омтыла. Моның өчен аларга солдатлар өчен иң кадерле «Батырлык өчен» медале тапшырыла. Арытабангы юлы Пруссия аша үтә. Кыю алыша - дошманнардан абыйлары Мостафа һәм Хәйрулла өчен үч ала.

Әтиебез 1946 елда деморбилизацияләнә. Сугыш тәмамлангач туган якларына кайтып, лаеклы ялга чыкканчы туган «Салават» колхозында водитель булып эшли. Гаиләсе аның ышанычлы тылы була. Әниебез Фәүзия Фәррах кызы белән 43 ел кулга-кул тотынышып, бәхетле гомер кичерәләр, өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Безне лаеклы кешеләр итеп тәрбияләделәр һәм барыбызга да югары белем алырга ярдәм иттеләр. Тукаев Әбдрәхим Абдулла улы 1989 елның 4 маенда безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Әтиебезнең батырлыгы, якты истәлеге безнең күңелләрдә яши, без аның белән чиксез горурланабыз.

Флүрә САТТАРОВА, кызы.

Читайте нас: