Әбием Явнова Мария Константиновнаның безнең арадан киткәненә 2020 елның 4 маенда 15 ел була. Минем өчен ул бик якын һәм кадерле кеше. Шушы еллар дәвамында аның якты образы, эшләре, кылган гамәлләре минем уемда һәм йөрәгемдә. Белеме дүрт класс кына булуга карамастан, ул мине үзенчә тәрбияләде, әкиятләр сөйләде, хәрефләр танырга өйрәтте. Әбием минем хәтеремдә бик изге, уйлап эш итүче, хәстәрлекле һәм акыллы булып калды. Аның русча сөйләме ачык һәм тәэсирле иде. Бик урынлы итеп мәкальләр һәм әйтемнәр куллана иде, алар күп нәрсәгә өйрәттеләр. Ә күпме халык җырлары белә иде ул! Һәм ул аларны җанлы итеп, төрле тавышлар белән башкара иде.
Мария Константиновна кешеләр яратты, һәм алар да аңа тартылды. Кайбер авыруларны догалар белән дәвалап, күпләргә ярдәм итте ул. Эшчән, тормыш чыныгуы алган әбием бервакытта да эшсез утырмый иде. Аның башыннан үткәннәрне тыңлау – үзенә бер рәхәтлек бирә иде.
Һәм хәзер, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан әбиемнең җиңел булмаган язмышыннан бер авыр битен искә алмыйча булмый.
Әбием 1924 елның 25 августында Рязановка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Сугышка кадәр үк колхозда эшли башлый. Башка яшүсмер кызлар белән бергә көлтә бәйләргә йөриләр, кул белән печән һәм иген чабалар, ирләр белән беррәттән җир сөрәләр һәм ат белән тырматалар.
Сугыш вакытында тылда эшче куллар җитешми. Күп эшләрне башлыча хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм хәтта өлкән яшьтәгеләр башкара. Өстәвенә, һәрбер авылдан яшь кызларны (16-17 яшьлек) төрле эшләргә җибәрәләр. Колхозга күрсәтмә җибәрәләр: кызларны торф эшкәртүгә һәм урман хәзерләүгә җибәрергә. Һәрбер гаиләдән кем дә булса бу исемлеккә эләгә иде. Алар гаиләсеннән башта аны, аннан соң ике яшькә кече сеңлесе Аннаны эшкә озаталар. Кызларын әллә нинди билгесез җирләргә җибәргән әниләрнең әче кичерешләрен күз алдына китерүе дә кыен. Әбиемнең хатирәләреннән: “Авылда ыгы-зыгы, тавыш, елаш. Шәһәрдән кешеләр киләләр иде дә, кем торф эшенә барырга тиеш, тиз генә җыйналырга кушалар. Ат арбаларына утыртып алып та китәләр иде. Туганнары, балалар авыл читенә кадәр озата бара. Алда ниләр буласын беркем дә белми иде...”.
Таушалып беткән ярлы киемнәр кигән, өйдән алган коры-сары азык белән бу яшь кызларны поезд бөтен ил буйлап сазлыклы урыннарга алып бара, анда алар җәен - чебен-черкидән, ә кыш көне зәһәр салкыннардан интеккән. Минем әбием Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәренә тәгаенләнә.
Илгә ягулык кирәк. Тыл эшчәннәре торфны кул белән чыгара. 50-100 кешелек баракларда йоклыйлар. Алар бер зур һәм киң мич белән җылытылган. Эш көне иртәнге 6 да башланып, 14 әр сәгатькә сузылган. Норманы арттырып үтәгәннәргә өстәмә рәвештә сабын яисә тукыма кисәге биргәннәр, аны күрше авылларда күмәчкә яисә бәрәңгегә алыштырырга мөмкин булган.
Торфны ничек чыгарганнар? Билдән, кайвакыт күкрәктән күл яки сазлыкка чумып, куллары белән машина тураклаган торф кисәкләрен алып, аларны киптерү өчен конвейерга салганнар. Махсус резин киемдә йөргәннәр. Киемнәре чыланган, эш ахырына салкын аларның сөякләренә кадәр үткән.
Смена тәмамлангач кичке ашны ашап йокларга ятканнар. Киемнәрен берьюлы барысы да киптергәнлектән урын җитмәгән, күпчелек очракта ул юеш булган. Баракта киемнәреннән тынчыган резин исе аңкып торган. Ашарга аз була, шуңа да яшьләрнең бертуктаусыз ашыйсылары килеп аптырата. Кулларына нәрсә эләгә шуны ашыйлар. Хәтта гудрон да ашаганнар, эчәкләре ябышып, эчләре авыртуга чыдый алмаган чаклары да булган. Төрле үлән тамырлары, җиләк, гөмбә белән тукланганнар.
Авыр физик эш белән йончыган кешеләр һәрвакыт өйләре, якыннары турында уйлаган. Тизрәк туган якларына кайтырга теләгәннәр. Ачлыктан интексәләр дә, яшереп, туганнарына күчтәнәч җыйганнар. Торфтан эштән кайткан картәнием сеңлесенә - галош, калганнарга сабын, берничә метр тукыма һәм бераз шикәр алып кайткан. Гаилә дә авылдагы башкалар кебек авыр яшәгән. Кешеләр көнне төнгә ялгап эшләгән, яшьләр исә кичләрен күңел ачарга да вакыт тапкан. Хатын-кызлар эшкә барганда һәм кайтканда җырлый торган булган, шулай алар күңелләрен бушаткан. Картәнием атна буе мич башында яткан, чөнки урамга чыгарга хәле булмаган. Әнисе аңа умач уып аш ашаткан, аны ул аз-азлап кына ашаган, чөнки ике ел эчендә яшь организм мондый азык ашауны бөтенләй оныткан. Әмма озак ятарга ярамаган. Ябыгудан һәм авырулардан бераз арынгач та, аны тракторчылар бригадиры итеп тәгаенлиләр.
Сугыштан соң картәнием урындагы егет, шулай ук колхозда эшләгән Явнов Сергей Сергеевичка кияүгә чыга. Беренче егете сугышта һәлак була. Картәтием белән 5 бала тәрбияләп үстерләр. Тагын бер кызлары балачакта вафат була. Озак еллар Мария Константиновна башта - лавкада, аннары магазинда сатучы була. Бу җиңел булмый: елның теләсә кайсы мәлендә ат белән товарны үзенә алып кайтырга, авыр капчыклар күтәрергә, көн озынына аяк өсте торырга туры килә.
Аның намуслы хезмәте турында бүләкләре сөйли. Берничә ел рәттән ул донор була. Мохтаҗларга ярдәм итәргә яраткан. Баласы бишәү булганлыктан 50 яшендә пенсиягә чыга. Сәламәтлеге нык була, хуҗалык тота, балаларына аякка басарга булыша (ире 52 яшендә вафат була), оныкларын үстерешә. Гомеренең соңгы көннәренәчә зиһене ачык, хәтере яхшы, күңеле изге булды. Кеше үлгәндә дә матур булып калырга тиеш дигән сүзләре хәтердә.
Гомер бер мизгелдә үтеп тә китте. Бары тик хатирәләр һәм гаилә ядкарьләре калды. Картәнием барлык документларны, үзенең һәм балаларының бүләкләрен гаилә шкатулкасында кадерләп саклый иде. Әле алар минем алда. Аның иң зур бүләге – “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы” медале, нишләптер ул аның турында әйтергә кыенсына торган иде. Икенче медале аңа үләр алдыннан, 2005 елның 3 маенда бирелде. Русия Федерациясе Президентының 2004 ел 28 февральдән Указы белән ул “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы” ” юбилей медале белән бүләкләнде.
Картәнием һәм аның чордашларының якты истәлегенә. шигырь тәкъдим итәм. Кеше гомере бер мизгел генә.
Анастасия ЦВЕТКОВА.
Рязановка авылы.