Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

ҺӘЙКӘЛЛӘРДӘ МӘҢГЕЛӘШТЕРЕЛГӘННӘР

Бөек Ватан сугышы елларында Туган илне саклап һәлак булганнар истәлегенә бөтен илдә меңләгән һәйкәл куелган. Бронза, гранит, мәрмәр монументларда, обелискаларда һәм мемориаль комплексларда халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы мәңгеләштерелгән.

Бөек Ватан сугышы елларында Туган илне саклап һәлак булганнар истәлегенә бөтен илдә меңләгән һәйкәл куелган. Бронза, гранит, мәрмәр монументларда, обелискаларда һәм мемориаль комплексларда халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы мәңгеләштерелгән.

Безнең районда да якташ яугирлар истәлеген мәңгеләштерү буенча актив эш алып барыла. Хәзерге көндә 77 һәйкәл исәпләнә. Соңгы елларда төрле программаларда катнашу нәтиҗәсендә аларның күбесе яңартылган. Җиңүнең 75 еллыгын билгеләү елында “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең “Тәгаен эшләр” проекты кысаларында 27 һәйкәл яңартылачак. Шуларның 12се 9 майга эшләнеп бетте. Якын көннәрдә калганнары да төзекләндереләчсәк. Аларны ремонтлауда Стәрлетамак районы, авыл биләмәләре хакимиятләре, ветераннар оешмалары, шулай ук авыл халкы кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Бүреказган авылында да һәлак булган якташ яугирләр хөрмәтенә куелган һәйкәл яңартылды. Элекке обелиск урынына монда гранит монумент (фотода) куелды. Сугыш елларында авылдан 270 кеше фронтка китә, 108е генә әйләнеп кайта. Тоташ композиция тәшкил иткән биш гранит плитәнең икесендә сугышта катнашучыларның исеме уеп язылган.

Авыл биләмәсе башлыгы Ф.Б.Солтанов сөйләвенә караганда, һәйкәлне яңарту эшләре 9 майга тәмамланган. Территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итә һәм якын көннәрдә

тәмамланачак. Һәйкәлгә илткән сукмакка, шулай ук алдындагы мәйданчыкка плитә салыначак. Монумент янында чәчкә түтәлләре булдырылган, зәңгәр чыршы, карагай, миләш, юкә үсентеләре утыртылган.Төзекләндерү эшендә мәдәният эшчәннәре, авыл хакимияте һәм авыл Советы депутатлары катнашты. Түтәлләрне һәм яшь үсентеләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре тәрбияли. Киләчәктә һәйкәл яны территориясен ихаталау һәм парк зонасы булдыру күздә тотыла.

Шулай итеп, бүгенге көнгә Бүреказган авыл биләмәсенең барлык дүрт яшәү пунктында да һәйкәлләрне төзекләндерү эше тәмамланды (моңа кадәр Талач, Садовка, Петропавловка авылларындагы һәйкәлләр яңартылды).

...Миллионлаган кешенең язмышын челпәрәмә китергән коточкыч сугыш вакыйгалары бездән ераклашкан саен, без алар алдындагы түләп бетермәслек бурычыбызны аңлыйбыз һәм киләчәк буыннарга җиткерергә тырышабыз.

Г.ТИМЕРБАЕВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: