Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Миңнегали Шәйморатов истәлегенә автопробег

29 майда Кырмыскалы районының Шәйморат авылыннан Изварино чик буе пунктына (Украина, Луганск Халык Республикасы) кадәр автопробег старт алды. Акция легендар 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов истәлегенә багышланган.

29 майда Кырмыскалы районының Шәйморат авылыннан Изварино чик буе пунктына (Украина, Луганск Халык Республикасы) кадәр автопробег старт алды. Акция легендар 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов истәлегенә багышланган.

Чараның төп максаты – Миңнегали Шәйморатов мемориалына урнаштырыр өчен легендар кавдивизия байраклары копияләрен, Луганск өлкәсендә һәлак булган солдатларның исемнәре язылган табличкаларны бирү, мемориал янындагы аллеяга утыртыр өчен кедр агачлары үсентеләре алып бару.

Автопробегта катнашучылар, 62нче кавалерия полкы эскадрон командиры, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Советлар Союзы Герое Георгий Платоновка керделәр. Георгий Платонов – Башкорт кавалерия дивизиясенең бердәнбер тере калган Герое. Аңа 97 яшь, ул Саратов өлкәсенең Хвалынск шәһәрендә яши.

Автопробегта катнашучылар Георгий Федоровичка генерал Шәйморатовка Русия Герое исемен бирү турында сөйләделәр.

"Ниһаять, бирделәр, без моны барыбыз да озак көттек", - диде Советлар Союзы Герое.

Георгий Федоровичның исеме 112 нче башкорт (16 нчы гвардия Чернигов) кавалерия дивизиясе геройларының исемнәре белән бергә Башкортстан Республикасы Милли музеенда һәм 112 нче (16 нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда урнаштырылган мемориаль такталарда алтын хәрефләр белән язылган.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/Mi-negali-Sh-ymoratov-ist-legen-avtoprobeg-Saratov-lk-send-298355/
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: