Безнең авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары юк инде. Услыбаштан 159 кеше сугышка китә, алардан 63е әйләнеп кайта, ә 96 яугир мәңгелеккә яу кырында башын сала. Әмма алар турында истәлек яши, музей экспонатларыннан якташларыбыз турында күп нәрсә белергә була.
Музей үзешчән генә булса да, ул безгә тарихыбызның батырлык битләрен, авыл халкының көнкүреше һәм мәдәниятын күзаллау мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, музейда Хәрби дан почмагы бар, анда сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре һәм хатлары саклана. Экспонатлар арасында планшет бар, үткәннәр турында әһәмиятле мәгълүматлар булган борынгы әйберләрне җыю шуннан башланып китте дә инде. Планшет К.З.Андреевныкы булган.
Ксенофонт Захарович 1906 елда безнең авылда туган. Башлангыч мәктәптә 3 класс белем алып, шоферга укып чыга. Өйләнә, хатыны Хаврония белән өч бала тәрбияләп үстерә.
1936 елда “Маевка” колхозында (Әле “Авангард” җәмгыяте) беренче машиналар барлыкка килә. Ксенофонт Андреев һава торышы нинди булуга карамастан, ГАЗ-АА (полуторка) йөк машинасы руле артында була. Шушы колхоз машинасында аны 1941 елда фронтка алалар. 1942 елның гыйнварында 819 автобатальонда хәрби присяга кабул итә.
Ленинград камауда калган чорда аны зур җир белән тоташтырган бер генә юл була. “Гомер юлы” буйлап ленинградлыларны ач үлемнән коткару өчен җибәрелгәннәр арасында Ксенофонт Андреев та була. Ул снарядлар, азык-төлек, товарлар йөртә.
“Бер тәүлектә водитель ике рейс ясарга тиеш иде, әмма яугир-шоферларның күбесе моның белән генә чикләнми. Арыган, йончыган солдатлар юлда йоклап китмәс өчен кабина стенасына котелок элә дә, ул шалтырап башка бәрелеп бара иде. Язга табан боз эреп су калка, тәгәрмәч астында боз сыгыла башлый, әмма хәрәкәт итү тукталмый. Бер-бер хәл булса сикереп төшү өчен кабина ишеген япмый идек. Боз астына төшеп киткән очраклар да булгалады...”, дип сөйли соңрак ветеран улына.
Ленинград камавын өзгәч Андреев “Багратион” Витебск операциясендә катнаша.
1944 елда Белоруссиядә зур күләмле һөҗүм итү операциясе башлана. Ул чакта Витебск өлкәсенең Бешенкович районы Жигалы авылында ут астында калып, гомерен аямыйча Ксенофонт Андреев машинасында РСБ (бомбардировкалаучы самолет радиостанциясен) күчерә һәм фронтны өзеклексез элемтә белән тәэмин итә.
Аның хатирәләреннән: “Радиостанцияне күчергәндә бомба яудыра башладылар. Әле тегендә, әле монда снарядлар төшеп ярыла, саныйм – 18гә җитте. Ничек исән калганмындыр да, ничек барып җиткәнмендер?!”
Бу батырлыгы өчен 1944 елның 1 октябрендә Ксенофонт Захарович Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
К.Андреев совет Поляр аръягында немец-фашист илбасарларын тар-мар итүдә катнаша. Берлинга җиткәч тә аның өчен сугыш тәмамланмый: аларның батальонын Япония белән сугышка озаталар. 1945 елның сентябрендә гвардия ефрейторы Андреев Ксенофонт японнарга каршы көрәштә фронт хәрби бурычларын яхшы үтәгәне өчен Сталиннан Рәхмәт хаты ала. Ветеранның наградалары арасында шулай ук “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре дә була.
Ксенофонт 1945 елның көзендә туган якларына әйләнеп кайта. Туган колхозында шофер булып эшли, аннары авыруы сәбәпле, келәт мөдире була. Әйткәндәй, аның улы Серафим да шофер була.
Ксенофонт Захарович 1965 елда вафат була. Әмма данлы якташыбыз турында истәлек безнең күңелләрдә яши.
О.ПАТРАЕВА,
Услыбаш авылы китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.